Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан котлаулар өчен рәхмәт белдерә

Кадерле дуслар!

Үз исемемнән һәм Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды исеменнән, Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан күпсанлы ихлас котлауларыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәм.

Бергәләп тырышсак, бу тиңсез, уникаль тарихи истәлегебезне киләчәк буыннар өчен саклап калырбыз дип ышанам.

Игътибарыгыз һәм игелекле мөнәсәбәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәт.

Минтимер Шәймиев