Вакыйгалар хроникасы


Казанда Сабир Әхтәмов белән хушлаштылар

Бүген Менжинский МСда Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны соңгы юлга озату буенча граждан панихидасы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Казан каласы мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарнының (инвалидларының) республика иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук туганнары, аны хөрмәт итүчеләр катнашты.

“Бүген безнең өчен авыр көн. Ул легендар юл узган каһарман, республикабыз өчен генә түгел, тулаем илебез үрнәк булып тора, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Кукмара районы авылыннан булган гади кеше сугышка эләгеп, дошманга каршы көрәштә батырлык күрсәткән, Кораллы көчләр сафларында хезмәт иткән. Һәм 1991 елда ватанына - Казанга кайтып төпләнде ул, башкаларга үрнәк булырлык актив позициядә торып эшләде... Сабир Әхтәм улы инде безнең арабызда юк, ләкин ул безнең йөрәкләрдә калачак. Аның үрнәгендә без яшьләрне тәрбияләячәкбез. Сабир абый, хуш, авыр туфрагың җиңел булсын”, - дип сүзен төгәлләде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгышында: “Арабыздан Сабир ага Әхтәмов китеп барды, һәм аның тормыш юлы илебезгә, милләтебезгә хезмәт итүнең якты бер үрнәге булды. Рәхмәт эшләгән эшләреңә, урының да җәннәттә булсын, - дип теләде һәм шушы кайгыны уртаклашып килгән милләттәшләргә, халкыбызга, җәмәгатьчелеккә рәхмәт белдерде. - Мәрхүмнең тирән кайгысын уртаклашам. Геройлар китә, ә алар турындагы хәтер безнең белән кала, кешелеккә хезмәт итә. Геройларыбыз турындагы истәлек-хатирәләрне сакларга кирәк” , - диде М.Шәймиев.

Аннан соң сүз алган Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов: “Дәүләт өчен күп нәрсә эшләгән гадәти, әмма бер дигән кешене - Сабир Әхтәмовны соңгы юлга озатырга килдек. Нинди тормыш юлы узган күркәм кеше ул!” - дип дулкынланып сөйләде, аның турында хәтер яңартып тору заруриятенә басым ясады.

ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгышында, бүген Татарстан Республикасы, ТР буенча ЭЭМ, ветераннар зур югалту кичерә, диде. “Сабир Әхтәмов тулы бер чор гәүдәләнеше булды, һәм без язмышыбызга шундый кеше белән янәшә булуыбызга, аралаша алуыбызга рәхмәтле. Тере легенда булуына карамастан, ул бик гади кеше булды, беркайчан берни сорамады... Авыр туфрагы җиңел булсын”, - диде министр.

Хушлашу мәрасименең тантаналы өлеше тәмам бугач, зур гына колонна тынлы оркестр башкарган матәм маршы көенә Карл Маркс урамы буйлап Казанның Ирек мәйданына атлады.

Исегезгә төшерәбез, Сабир Әхтәмов 20 июль кцнне 88 яшендә вафат булды. Бүген Сабир Әхтәмов Татарстан Республикасы Кукмара районының Манзарас авылында җирләнәчәк.


"Татар-информ" МА