Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ИКОМОС экспертлары белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, хәзерге вакытта Зөя утрау-шәһәрлеген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү буенча дәвам иттерелә торган эш кысаларында, һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар мәсьәләләре буенча ICOMOS (ИКОМОС) экспертлары - Сьюзен Деньер (Бөекбритания) һәм Алкивиадес Препис (Греция) белән очрашты.

Зөя утрау-шәһәрлеге Бөтендөнья мирас комитетына 2012 нче елда катнаш мәдәни һәм табигый комплекс буларак номинацияләнгән һәм техник яктан уңай бәяләнгән иде. Әмма ИКОМОС халыкара экспертлары белән номинация критерийлары буенча өстәмә консультацияләр уздыру кирәклеге турында белгечләр тәкъдимнәренә игътибар итү хәл ителә, һәм досье камилләштерү өчен кайтарыла.

ИКОМОС экспертлары Россия чакыруы буенча, 6 нчы августта консультатив миссия белән Казанга килделәр, ә кичә көне буе Зөя утрау-шәһәрлегендә булдылар, утрауның мәдәни-тарихи һәйкәлләрен карадылар, “Яңарыш” фонды ярдәме белән алып барыла торган реставрация һәм яңадан торгызу эшләре белән таныштылар. Бүген иртән ЮНЕСКО кафедрасында ИКОМОС экспертларының, Россия һәм Татарстан белгечләре белән Зөя утрау-шәһәрлеге һәйкәлләренең универсаль кыйммәте турында фикер алышу булды.

“Без ЮНЕСКОга бик рәхмәтле, быел Катарда Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Без үзебез өчен бик файдалы юл үттек - бу төп нәтиҗә. Чөнки беренче гаризадан, теләктән башлап, бу бик катлаулы юл. Беренчедән, тиешенчә белемле булырга, халыкара эксперт оешмаларының барлык таләпләрен белергә кирәк. Бу дөрес таләпләр, аларны аңларга, аларга җавап бирергә кирәк, дип саныйм. Иң мөһиме - аларның киләчәктә сакланышын тәэмин итү. Аларга тотынганбыз икән, без аларны сакларга тиеш. ЮНЕСКО таләпләрен белеп, номинацияләр әзерләү буенча Россиядәге иң яхшы белгечләр, мөгаен, бездәдер. ЮНЕСКО һәм башка институтлардан тәҗрибә алып, без бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәчәкбез. Дөнья-күләм кыйммәтләр хакына хезмәттәшлек итәргә кирәк”, - дип белдерде очрашу башланганда Минтимер Шәймиев.

Ул кунакларга кыскача республиканың үсеше, бүген башкарылган һәм гамәлгә ашырыла торган программалар, шул исәптән тарихи мирасны саклау буенча һәм “Яңарыш” фонды эшчәнлеге турында сөйләде.

“Сезнең килүегез, сезнең кисәтүләрегез безнең өчен файдалы. Бу безгә, чынлап та, бик кирәк. Безнең өчен шунысы мөһим: Болгарда бик зур эш эшләнде, әмма без Зөя утрау-шәһәрлегенә дә бәя бирелүенә юллар табылуын телибез. Шуңа күрә бездә ике шәһәр өчен бер фонд булдырылды. Безнең өчен бу баланс бик мөһим. Бу - безнең җәмгыятьне тотрыклыландыручы фактор”, - дип йомгаклады ТР Дәүләт Киңәшчесе.

“Без бирегә Россия Федерациясе, сезнең чакыру буенча, Бөтендөнья мирас комитетына ИКОМОСтан үз фикерләребезне һәм тәкъдимнәребезне бирү өчен килдек. Мин ИКОМОСта инде 12 ел эшлим, һәм шушы елларда булган күп кенә үзгәрешләрне күрдем, шул исәптән ИКОМОС, Бөтендөнья мирас комитеты һәм катнашучы дәүләтләр арасында җайга салына башлаган яңа хезмәттәшлекне дә. Без биредә Зөя утрау-шәһәрлегендәге хәлне аңлар өчен, досьены уңышлы булсын өчен, үз тәкъдимнәребезне бирергә килдек”, - дип ассызыклады үзенең чыгышында Сьюзен Деньер.

“Мин Россиядә беренче тапкыр түгел, тик Казанга беренче килүем. Мине сезнең башкалада заманча биналар һәм тарихи корылмаларның кушылмасы гаҗәпләндерде. Һәм болар барысы да милли колорит белән бергә алып барыла. Минем өчен шулай ук монда ике диннең бергә дус яшәве аеруча мөһим. Безнең илдә, Грециядә, бездә генә түгел, Балканда да, мәсәлән Косовода, шундый проблемалар бар. Мин анда булдым, элек тату яшәгән кешеләрнең бер-берсе белән сугышып, тарихи һәйкәлләрне җимерүен күрдем. Шуңа күрә мин сездәге һәйкәлләр сакланышы буенча алып барыла торган сәясәткә аеруча шат. Тарихи мирас безгә иң элек үз-үзебезне һәм бер-беребезне аңларга ярдәм итә”, - дип белдерде Алкивиадес Препис.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ТРның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе рәисе Шамил Гафаров, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТРның Яшел Үзән муниципаль райны башлыгы Александр Тыгин, КФУның Тарих институты директоры Рамил Хәйретдинов, Шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев, Зөя музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин һәм башка рәсми затлар катнашты.


ТР Президенты матбугат хезмәте