Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Татарстанда уңышлы эшләве өчен Сабри Тунч Ангылыга рәхмәт белдерде

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты, ул Татарстанда үзенең эшчәнлеген тәмамлый һәм Әнкарә шәһәренә, Төркия Тышкы эшләр министрлыгына эшкә кайта.

Сабри Тунч Ангылы - 1996 елда Төркиянең Казанда генераль консуллыгы ачылышыннан башлап, тугызынчы генераль консулы иде.

Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, Казанда Төркиянең генераль консуллыгын булдыру - ул Төркия Республикасы ягыннан Татарстанга карата игътибар, хөрмәт һәм кызыксыну. “Без моны югары бәялибез, безнең мөнәсәбәтләрнең актив үсеше безгә ошый”, - диде ул.

Татарстанда эзлекле һәм уңышлы эшләве өчен Минтимер Шәймиев Сабри Тунч Ангылыга рәхмәт белдерде һәм аңа киләчәктәге дипломатик эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Сабри Тунч Ангылы белдергәнчә, Россия белән Төркия арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашуда Татарстан Республикасы һәм аның җитәкчелеге зур роль уйный. Ул Минтимер Шәймиевкә аның эшчәнлегенә ярдәме өчен, татар һәм төрек халыклары арасында мәдәни багланышларны актив үстерүдә катнашканы өчен рәхмәт белдерде.


ТР Президенты матбугат хезмәте