Вакыйгалар хроникасы


Ирина Бокова һәм Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә булдылар

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәрчегендә булдылар.

Зөя Елга вокзалына килгән мәртәбәле кунаклар арасында Россиянең ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова, Гарәбстан төбәк бөтендөнья мирасы үзәге директоры Мунир Бушенаки, РФ Комиссиясенең ЮНЕСКО эшләре буенча җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Д.С.Лихачев исемендәге Россия мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшеренү институты директоры Павел Юдин һ.б. затлар бар иде. Алар ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Зөя тарих-архитектура һәм сәнгать музей саклаулыгы директоры Артем Силкин, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий озатуында “Татар бистәсе” археологик казылмалар урынында булдылар. Биредә Россия өчен уникаль Агач археологиясе музеен ачу планлаштырыла.

Аннары кунаклар Троицк һәм Сергиевский чиркәүләрендә, “Всех скорбящих Радость” һәм Успенский соборында булдылар, Зөя музеенда утрау-шәһәрчек турында “сөйләүче” экспонатлар белән таныштылар. ЮНЕСКО генераль директоры музейның мәртәбәле кунаклары китабына изге теләкләр язып калдырды.

Ирина Бокова сүзләренә караганда, Татарстан белән Россиянең мәдәни төрлелеген дәлилләүче Болгар һәм Зөядә күргәннәреннән матур хис-кичерешләр калган. Ул, кичә тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Болгар шәһәрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү турындагы сертификат тапшырылуын искәртте. “Сертификат Республика көненә бүләк”, - диде Бокова һәм Татарстанда яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Зөя православие дине өчен тарихи урын, дип билгеләп үтте ЮНЕСКО директоры. Аның фикеренә караганда, утрау-шәһәрчектә урнашкан чиркәүләр аларны төзүчеләрнең осталыгына һәм талантына дәлил. Зөя утрау-шәһәрчегенең ЮНЕСКОның якынча исемлегенә кертелүен, искәртте Ирина Бокова. “Без Зөяне мәдәни-тарихи һәйкәл буларак үстерүне дәвам итәбез, моның өчен зур потенциал бар”, - диде ул.

“Безне җиңел юл көтә дия алмыйбыз, эшләүне һәм өйрәнүне дәвам итәбез, - диде Минтимер Шәймиев. - ЮНЕСКО экспертлары биредәге аерым чиркәүләргә һәм соборларга, аерым алганда, Троицк чиркәвенә һәм Успенский соборына игътибар итте.

Болгар тарих-археология комплексы турында сөйләгәндә, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керткәнче, галимнәр һәм экспертлар катнашында, зур эш башкарылды, дип билгеләп үтте Дәүләт Киңәшчесе. “Без Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүеннән канәгать. Бу зур шатлык”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.


“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте




Шулай ук кара