Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: ”Үз-үзеңә ышанып, яңача эшләргә кирәк”

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Казан илкүләм тикшеренү технология университеты бинасында урнашкан 55 нче сайлау участогында V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирүдә катнашты. Тавыш биргәннән соң, Минтимер Шәймиевкә, шулай ук барлык сайлауларда катнашучыларга бирелгән кебек, “Мин тавыш бирдем” беләзеге тапшырылды.

Минтимер Шәймиев, тавыш биргәннән соң, журналистлар белән сөйләште: “Мин игътибар белән күзәттем, мөмкинлегем буенча агитация чараларында да катнаштым.Миңа сайлау алды чоры ошады, чөнки хакимият органнары җитәкчеләре, депутатлыкка кандидатлар һәм төрле партия вәкилләре халык белән очрашты. Күзгә-күз очрашып сөйләшү, ил эчендә һәм аннан читтәге вәзгыятьне аңлату урынлы булды, дип уйлыйм. Халыкның нинди кыенлыклар белән очрашуын, нинди проблемалар барлыгын белү бик мөһим. Әмма иң әһәмиятлесе, минем моңа шикләнүләрем юк - сайлаулар уңышлы узачак. Халык тарафыннан сайланган партияләргә, сайлау алды кампаниясенә кадәр биргән вәгъдәләрен чынга ашыру өчен күп эшләргә туры киләчәк. Татарстан зур фәнни, сәнәгать, интеллектуаль һәм агросәнәгать потенциалына ия. Барыннан да элек үз-үзеңә ышанып, яңача эшләргә кирәк. Менә шул позициядән эш алып бару зарур. Безнең илебез бик зур һәм бай, без аның иминлеген тәэмин итәргә тиешбез”.


ТР Президенты матбугат хезмәте