Вакыйгалар хроникасы


Казанда шахмат буенча Россия чемпионаты суперфиналы ачылды

Бүген Казан ратушасында шахмат буенча ирләр арасында Россиянең 67 чемпионатының һәм хатын-кызлар арасында Россиянең 64 чемпионатының суперфиналлары ачылышы узды. Ярышлар 27 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр “Казан Кремле” территориясендә урнашкан “Хәзинә” музей-саклаулыгында булачак.

Тантаналы ачылышның дәрәҗәле кунаклары - ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, шахмат буенча дөньяның уникенче чемпионы, халыкара гроссмейстер, СССРның атказанган спорт остасы Анатолий Карпов, Халыкара шахмат федерациясе (Фиде) президенты Кирсан Илюмжинов, Россия шахмат федерациясе (РШФ) президенты Андрей Филатов иде.

Беренче булып кунакларны Минтимер Шәймиев сәламләде. Ул Россия шахмат федерациясенә Россия чемпионатының суперфиналларын уздыруга Татарстанга ышаныч күрсәтелгән өчен рәхмәт белдерде. “Аңардан барысы да ота. Шахматта, гомумән, оттыру юк. Бу - гасырлар зирәклеге”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев искә төшергәнчә, 120 ел элек Казанда Россиядә бишенче шахмат клубы ачылган. Бу клубта яшь Шаляпин шахмат уйнарга яраткан. 1912 елда Казанга дөньяның булачак чемпионы Александр Алехин килгән. Атаклы шахматчы Рәшит Нәҗметдиновның бик яхшы уены Татарстанның бай шахмат тарихында якты истәлек булып тора.

Андрей Филатов үз чиратында Казанда уникаль турнирны уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Минтимер Шәймиевнең 51 ел инде шахмат уйнавын билеләде. “Сезнең шахматка булган мәхәббәтегез аркасында болар барысы да мөмкин булды”, - дип ассызыклады ул.

Кирсан Илюмжинов шулай ук Минтимер Шәймиевнең шахмат яратуын искә алды. “Сезнең уңышларыгыз турында беләм. Сез әле ФИДЕ президентының өлкән киңәшчесе дә. Без хәзер ФИДЕ дә төрле исемнәр кертәбез. Минем уйлавымча, Халыкара шахмат федерациясенең мактаулы гроссмейстеры исемен алуга Сез беренче чиратта”, - дип белдерде ул.

Кунакларны шулай ук Елена һәм Геннадий Тимченколарның хәйрия фонды генераль директоры Мария Морозова котлады.

Турнир кысаларында шахмат буенча хатын-кызлар җыелма командасы - 2014 елгы Бөтендөнья шахмат олимпиадасы җиңүчесен бүләкләү булды.

Суперфиналда 20 спортчы катнашачак. Алар арасында Россиянең җиде тапкыр чемпионы Петр Свидлер һәм Татарстанның атаклы шахматчысы, Россиянең күп тапкырлар чемпионы Алисә Гәлләмова бар.

Турнирның приз фонды 7 млн. сум тәшкил итә (5 млн. сум - ирләр, 2 млн. сум -хатын-кызлар).

Кичә Казан камера оркестры “La Primavera” катнашында концерт программасы белән тәмамланды.


“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте