Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәте вәкилләре һәм башкалар катнашты.  

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына раслауга Алексей Песошин кандидатурасын ТР Премьер-министры вазифасына тәкъдим итте.

Сүзен ул моңа кадәр ТР Премьер-министр вазифасын башкарган Илдар Халиковка рәхмәт белдерүдән башлады. “Илдар Халиков 7 ел дәвамында Хакимият белән җитәкчелек итте һәм парламент, районнар һәм шәһәр хакимиятләре белән тыгыз эшләде. Федераль структуралар белән дә эшләде һәм үз теләге белән хуҗалык итү өлкәсенә күчте”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов 2014 елдан Алексей Песошинның ТР Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасында булуын искәртте.  "Ул гражданнарның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә законлы хокукларын яклады, гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка җитди мәсьәләләрне җитәкләде. Күп комиссияләрне алып барды. ТР Хөкүмәтендә Алексей Песошин үзен нәтиҗәле һәм грамоталы җитәкче, төпле хуҗалык алып баручы һәм профессионал буларак күрсәтте”, - дип билгеләде ул.

ТР Президенты ассызыклаганча, бүген Хөкүмәт - нәтиҗәле административ команда. Дәүләт хакимиятенең бөтен тармаклары арасында тәртипле багланышлар көйләнгән, федераль хакимият белән мөнәсәбәтләр дә көйләнгән. Сәнәгать предприятиеләре, алдынгы финанс һәм бизнес-структуралар җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләр көчле. Стратегия - 2030 гамәлгә ашыруда җитди бурычлар бар.   

“Алексей Песошин зур юл узды, бизнес өлкәсендә, предприятие җитәкчесе булып эшләде, район дәрәҗәсендә, Казан шәһәре башкарма комитетында җитәкчелек итте, 2014 елдан –ТР Хөкүмәтендә. Аны хуплавыгызны сорыйм”, - диде Татарстан Президенты.

Алексей Песошин ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Бик күп юнәлешләр буенча зур бурычлар куела һәм икътисадның, һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен үстерү өчен бик җитди эш башкару таләп ителә. Нәкъ шулай эшләү генә Татарстанны иң алдынгы төбәкләрнең берсе итәчәк. Әле күптән түгел генә бу залда республиканың башкарма хакимият органнары эшчәнлеге хисабын тыңладык. Безнең барыбыз да нинди шартларда һәм нинди таләпләр белән очрашканыбызны яхшы белә”, - дип билгеләде ул.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кандидатка карата аерым фикер белдерде. Татарстан Конституциясе  нигезендә, Татарстан Хөкүмәте һәм Министрлар Кабинеты башкарма хакимият булып тора, дип искә алды ул. “Республика зур һәм гади түгел, - диде Минтимер Шәймиев, - беренче адымнарыгыздан ук, Хөкүмәт рәисе Президент ярдәме белән Хөкүмәтнең барлык әгъзаларының һәм муниципаль хакимиятнең абруен тиешле дәрәҗәгә  күтәрә алсын иде. Бу - бик мөһим. Һәркем үз чемоданын тиешенчә күтәреп барырга тиеш. Минем теләгем шундый”, - диде ул.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексей Песошинга уңышлар теләде. “Без ТР Премьер-министры итеп раслаган кеше, бер минут та вакытын әрәм итмичә, барлык юнәлешләр буенча эшне дәвам итәргә әзер”, - дип белдерде ул.

Депутатлар Президентның тәкъдимен хупладылар. Шулай итеп, Дәүләт Советы утырышында Алексей Песошинны ТР Премьер-министры итеп раслау турында карар кабул ителде.

 


ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча.