Вакыйгалар хроникасы


Президентка рәхмәт хаты

Татарстан Президенты Минтимер Шаймиевкә Россия-Германия дуслыгы Лигасы Советы рәисе Андрей Румянцевтан хат килде.

Мәгълүм ки, 1995 елда Татарстан ветераннары ТР Президенты кушуы буенча Берлинга ватандашларыбыз Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә металлдан коеп ясалган плитәне алып килделәр һәм Плетцензее мемориалына тапшырдылар. Германия хакимияте белән сөйләшүләр алып бару һәм язышу нәтиҗәсендә Россия-Германия Лигасының һәм "Россия халыкларының Берлиндагы дуслары" берләшмәсенең актив катнашында шушы истәлек тактасы Берлинның Штауфенберг урамындагы Фашизмга каршылык хәрәкәте мемориалы экспозициясендә урнаштырылды. 2002 елның октябрь аенда мемориалда экспозицияне рәсми ачуда республика Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлие-ва җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашты. Анда Татарстан Республикасыннан һәм Берлин сенатыннан чәчәкләр салынды.

Россия-Германия Лигасы Советы рәисе Андрей Румянцев хәбәр итүенчә, узган вакыт эчендә Берлин тикшеренүчеләре доктор Иоганнес Тухель җитәкчелегендә архивтан әһәмиятле документ - "Рейхның хәрби куәтен какшаткан өчен" 1944 елның 12 февралендә ватандашларыбызны җәзалап үтерү турында империя трибуналы хөкеме карарыннан өземтә табып алдылар. Татар төркеме әгъзалары шул нигездә Каршылык хәрәкәтендә катнашучылар дип табылды. Берлин матбугатында Хорст Херманның "Каршылык хәрәкәтендә татарлар" дигән мәкаләсе басылып чыкты.

Мемориалда Муса Җәлил һәм Гайнан Курмашев төркеме турында электрон мәгълүматлар базасы булдырылды. Безнең ватандашлар һәлак булган урында Муса Җәлилгә, Абдулла Алишка һәм төркемнең башка әгъзаларына багышланган стенд ачылды. Экспозицияне әзерләүдә һәм электрон версиянең барлык этапларында Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү Дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Абдулхан Әхтәмҗан катнашты. Россия-Германия дуслыгы Лигасы Советы Татарстан вәкилләренә рәхмәт белдерә һәм "Россия халыкларының Берлиндагы дуслары" берләшмәсе белән алга таба хезмәттәшлек итүгә, аерым алганда, Германиядә Россия мәдәнияте көннәрен үткәрүгә, шулай ук Берлинда Татарстан Республикасын тәкъдирләүгә өметләнә.


Татарстан Президенты матбугат үзәге, 3 декабрь 2002 ел.