Вакыйгалар хроникасы


М.Шәимиев теннис турнирында җиңүчеләрне котлады

Франциядә халыкара теннис турнирында Россиянең милли командасы беренче тапкыр Дэвис Кубогын отты.

РФ Президенты Владимир Путин спорт казанышлары өчен Россия теннисчыларына рәхмәт белдерде. Бу - бөтен Россия спортының зур җиңүе, диде дәүләт башлыгы. В.Путин ирләр командалары арасында рәсми булмаган дөнья чемпионаты финалында катнашкан барлык спортчыларга, тренерларга рәхмәт әйтте һәм шул уңайдан Россиянең барлык спорт сөючеләрен тәбрик итте.

Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Россиянең Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищевка, шулай ук атаклы теннисчылар Евгений Кафельников, Марат Сафин һәм Михаил Южныйга "Дэвис Кубогы" халыкара турнирында җиңүләре уңаеннан котлау җибәрде.

Россия җыелма командасы теннис буенча беренче тапкыр команда чемпионатын отты, теннис җыелма командалары өчен иң абруйлы бүләкне яулады. Танылган көндәшләр белән уенда сез күрсәткән гаять зур осталыкка бөтен дөнья сокланды. Без шушы җиңүне нык дулкынланып көттек һәм теләдек, бүген горурлык хисе кичерүебез өчен сезгә рәхмәтлебез, диелә котлауда. Минтимер Шаймиев спортчыларга иминлек һәм спортта яңа биеклекләр яулауны теләде.


"Ватаным Татарстан", 4 декабрь, 2002 ел