Вакыйгалар хроникасы


Яһүдләр тынычлык һәм тотулыкны кадерли

Яһүдләр тынычлык һәм тотулыкны кадерли 4 декабрьдә Ханук бәйрәменең бишенче көнен бәйрәм иткәндә БДБнең Яһүд мәхәлләләре федерациясе президенты, "Израиль, Россия һәм БДБ" Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Леви Леваев җитәкчелегендәге "Израиль-Мәскәү" делегациясе Казанның иудей мәхәлләсенең почетлы кунагы булды. Шул ук көнне Л.Леваевны Кремльдәге резиденциясендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте. Кунакны, шулай ук республикада һәм аннан читтә яшәүче барлык яһүдләрне Ханук бәйрәме белән тәбрик итеп, М.Шәймиев аларга тынычлык һәм иминлек теләде. Ул шулай ук бүген шактый катлаулы заман кичерүче изге Израиль җиренә дә инде күп көтелгән тынычлык һәм татулыкның һичшиксез киләчәгенә эчкерсез өмет белдерде.

Моннан 7 ел элек, Россиядә беренче булып, яһүдләр мәхәлләсенә синагога кайтарып бирелде. Казанда яһүдләр мәктәбе һәм балалар бакчасы уңышлы эшләп килә. Якын киләчәктә мәхәлләнең үз мәдәни үзәге, мохтаҗлар өчен түләүсез ресторан барлыкка килер. Казан Кремлендә очрашу вакытында Яһуд мәхәлләләре федерациясе президенты Леви Леваев шәһәрдә шушы учреждениеләрне төзергә әзер булуын белдерде.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәй-дуллин, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре советы рәисе Ринат Нәбиев, Казан хакимияте башлыгы Камил Исха-ков, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, Казанның иудей мәхәлләсе рәисе Александр Вельдер катнашты.


"Ватаным Татарстан", 6 декабрь, 2002 ел