Вакыйгалар хроникасы


М.Шәимиев: Төбәкләрнең хокукларын тупас бозу

Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы статусы турындагы федераль законга беренче укылышта Дәүләт Думасы кабул иткән төзәтмәләрне М. Шәймиев закон чыгарудагы башбаштаклык дип саный.

Аның сүзләренә караганда, РФ Төп Законы нигезендә Федераль Җыелыш югары палатаны төзү тәртибенә кагылышлы законнарны гына кабул итәргә вәкаләтле, ә аның бу вәкаләтләре РФ Конституциясенең 102 статьясында төгәл бәян ителгән. Шуның белән бергә, ул шуны күрсәтеп узды: Федерация Советында төбәк вәкилләренең хокукларын алдан билгеләп кую - Федерация субъектлары буларак, төбәкләрнең хокукларын тупас бозу.

"Гамәлдәге закон нормаларын аз гына үзгәртү дә шакка-тарлык хокукый башбаштаклык булып тора һәм ул субъектларның хокукларын чикләүгә юнәлдерелгән. Шушы төзәтмәләр ахыргача кабул ителсә, без үз вәкилләребезне чакыртып алачакбыз: аларның анда булуының кирәге калмый, чөнки бу вәкилләрнең республика мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлекләре булмаячак", - дип ас-сызыклады М.Шәймиев. Аның әйтүенчә, ул әлеге төзәтмәләрне турыдан-туры Федерация Советы әгъзаларының тәкъдим иткән булуына шикләнми. М.Шәймиев уйлавынча, алар, "кыска вакыт эчендә үзләренең нәрсә эшләргә тиешлеген онытып, үзләрен Федерация Советына җибәргән субъектлардан азрак бәйле булырга телиләр, шулай итеп, үзләрен үзләре формалаштырырга ниятләнәләр. Икенче яктан, мәгълүм бер сәяси көчләрнең, палата әгъзасын субъект мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлегеннән мәхрүм итеп, федераль башкарма хакимияткә ту-лысынча бәйле итәргә маташуы бу. Федератив дәүләт булган Россиядә федерация нигезләренә кизәнү бу", - диде М.Шәймиев.

Аның фикеренчә, Дәүләт Думасында законга хокукый яктан яраксыз төзәтмәләр тәкъдим итүгә каршы катгый чыгыш ясаган һәм уң, һәм сул конструктив көчләрнең позициясе игътибарга лаек.

Шул ук вакытта Татарстан җитәкчесе Дәүләт Думасында үзләрен урталыкта торучы дип санаучы көчләрнең позициясен кызгану хисе белдерде. Беренче чиратта, сүз "Бердәмлек" фракциясе турында бара. М.Шәймиев фикеренчә, ул үзенең шундый гамәле белән сайлаучылар алдында йөзен югалта.


"Интерфакс", 6 декабрь 2002 г.