Вакыйгалар хроникасы


Сакчыллык - көн таләбе

"Казан яриинкәсе"ндә "Энергияне сак тоту буенча максатчыл программаны тормышка ашыру мәсьәләләре" дип аталган төбәкара симпозиум эшли башлады. Шуның кысасында төрле төбәкләрнең 110 компаниясе һәй Татарстанның 57 предприятиесе катнашында "Энергетика. Ресурсларны сак тоту" дигән күргәзмә дә үзенең ишекләрен ачты.

Безнең республикада энергияне һәм ресурсларны бәрәкәтле файдалану мәсьәләсе аеруча мөһим дәүләти эш итеп карала. Шуңа күрә дә әлеге чараларның уңышлы үтүенә ТР Президенты Минтимер Шәйми-ев үзе фатиха бирә. Күргәзмәнең максатын Минтимер Шәри-пович кыскача гына итеп болай аңлатты:

- Үзегез күреп торасыз: энергиягә һәм энергия ресурсларына бәяләр артканнан-арта бара. Аларны сак тоту мәсьәләсе иң мөһим мәсьәлә булып тора. Юл башын үттек инде без. Хәтта оештыру эшләрен үткәреп тә мул гына уңыш җыеп алдык. Хәзер исә катлаулырак эш - яңа технологияләр һәм камилрәк җиһазлар куллану бәрабәренә энергия ресурсларын бәрәкәтлерәк файдалану бурычы тора. Менә шуңа нинди яңалыклар белән килүебезне күрсәтергә тиеш бу күргәзмә. Программаның срогы билгеләнгән булса да, вакытлар белән чикләнгән чара түгел ул. Хәзер без базар икътисады шартларында эшлибез? Энергияне сак тоту - ул безнең тәкъдиребез.

Күргәзмәдә иң зур мәйданны биләгән "Татэнерго" акционерлык җәмгыятен бу юнәлештә эшне башлап йөрүче дисәң дә ярыйдыр. Һәрхәлдә, аның авыз тутырып әйтердәй уңышлары күп. Җәмгыятьнең баш инженеры Юрий Щелоков әйтүенчә, узган ел гына шушы программа буенча үткәрелгән чаралар 290 млн сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек биргән. Катлаулы фән казанышлары белән беррәттән, биредәге гади генә рациональ чаралар да игътибарга лаек. дерелде.

"Казан җылылык челтәре" предприятиесе кулланган торбаларны полимербетон һәм пе-нополиуретан белән тышлау -шуларның берсе. Җир астыннан узучы торбаларга шундый "тун" кидергәч, җылылык югалту ике тапкырга кимегән икән. Пар казаннарын пьюралайт сумаласы белән сылау да елына 3,5 млн сум табыш биргән. Ә инде казаннарда экономайзер урнаштыру ягулыкны 12 процентка азрак ягарга мөмкинлек биргән. Гомумән, әлеге акционерлык җәмгыятендә ягулыкны сак файдаланырга өйрәнеп, узган 9 айда гына да 64 млн сум акчаны янга калдырганнар. Шуны да әйтик: "Татэнерго" берләшмәсе, бу юнәлештә ирешкән уңышлары өчен ТР Хөкүмәтенең Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Ө аның генераль директоры Илшат Фәрдиевкә рәхмәт бел- дерелде.

"Татнефть" акционерлык җәмгыятенең дә мактаулы эшләре байтак. Энергияне сак тоту программасы буенча даими эш алып барып, нефтьчеләр энергия ресурсларын куллануны 4,9 процентка киметә алган. Шундый абруйлы акционерлык җәмгыяте өчен аның әҗере дә әйбәт, әлбәттә. Нефть белән бергә чыккан газны файдага тотуны гына алыйк. Элек бернинди нәтиҗәсезгә янып торган газ хәзер электр станциясендә генератор әйләндерә. Куәте 1,1 мегаватт булган электр станцияләре "Прикамнефть", "Ба-улынефть" идарәләре биләмәләрендә электр уты бирә инде.

Республика җитәкчеләре, күргәзмә белән танышып чыккач, ТР Министрлар Кабинеты утырышында катнаштылар. Аны Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов алып барды.

"Татарстанда 2000-2005 елларда энергияне сак тоту про-граммасьГның үтәлеше турында ТР икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Фәрит Туктаров сөйләде.

Эшли белгән җирдә һәрвакыт уңышка ирешергә мөмкин. Әйтик, Биектау районындагы "Урак һәм Чүкеч" күмәк хуҗалыгы һәр тармакта җитештерүне арттыра бару белән бергә, электр утын бәрәкәтле файдаланып, аны елына 11 процентка кимрәк куллануга ирешкән. Менә шулай энергияне сак тотуга игътибарлы мөнәсәбәт чыгымнарны киметә дә инде.

Утырышта чыгыш ясап, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры - вице-премьер Марат Әхмәтов, уңышлар белән беррәттән, борчылырлык хәлләр булуын да белдерде. Инде ничә ел авыл хуҗалыгы продукциясе бик арзан бәядән сатыла. Ә ягулык-майлау материалларының бәясе артканнан-арта бара. Әйтик, 90 нчы еллар башында 1 тонна иткә 24 тонна солярка сатып алырга мөмкин булса, хәзер шул ук иткә 3 тонна гына ягулык бирәләр. Ничек эшләргә кирәк авыл халкына? Бу бәла бөтен Россиядәге крестьянны борчый.

Утырышта йомгаклау чыгы-Шош ТР Министрлар Кабинеты карыындагы энергияне сак тоту технологияләре үзәге җитәкчесе Евгений Мартынов ясады. Үзәк башлыгы биредә яңгырамаган тагын бер проблеманы күтәреп чыкты. Ул да булса -ресурсларны сак тоту максатында калдык-постыктан файда күрү мәсьәләсе. Кәгазь, чүпрәк-чапрак, пластмасса, пыяла һәм агач калдыкларын куллану бермә-бер отыш бирүе күптән исбатланган инде. Тик аларны җыю оештырылмаган. Республикада макулатураны кая куярга белмиләр. Чаллы картон фабрикасы үзенә чималны Ар-хангельскидан кайтарта. Эшме инде бу?

"Хөкүмәтнең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаучыларның тәкъдимнәре һәм фикерләре утырыш карарында урын алачак", - дип белдерде Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге чараларда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөх-әммәтшин, ТР Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары катнашты.


"Ватаным Татарстан", 6 декабрь, 2002 ел