Вакыйгалар хроникасы


Казан Кремле яңара

Казан Кремле Татарстан башкаласының 1000 еллыгын бәйрәм итүгә кадәр тулысымча төзекләндерелергө, яңартылырга һәм күркәмләндерелергә тиеш. Әмма моның өчен әле байтак эшлисе бар. 6 декабрьдә Татарстан Президенты М.Шәймиев үткәргән эшлекле киңәшмә нәкъ менә шул проблемага - Казан Кремлен реконструкцияләүгә багышланды.

Объектив фикер йөрткәндә, Казан Кремлен реконструкцияләү әйбәт темплар белән бара, дип искәртте Татарстан җитәкчесе. Бу кадәр эшләнер дип күз алдына да китерү кыен иде хәтта. Бүгенге көндә җир һәм коммуникация эшләре бик зур күләмдә башкарылды - әлеге проблемалар гасырлар буена җыелып килде. Благовещение соборын реставрацияләү дә - бу эшне Казан вертолет заводы алып бара - әйбәт темплар белән бара. Республика нефтьчеләре ярдәмендә Кол Шәриф мәчете төзелде (ул билгеләнгән срокка әзер булачак), шулай ук элеккеге губернатор сарае реставрацияләнде, кабул итүләр корпусы торгызылды, башка эшләр алып барыла. Болар белән параллель рәвештә Кремль стенасы буйлап туристлык маршруты торгызы-ла, ул бик күп экспонатлар белән танышу мөмкинлеге бирәчәк. Үзенең архитектурасы буенча иң матур биналарның берсендә - анда Дәүләтчелек музее урнаштырылачак - тышкы эшләр төгәлләнде. Казан Кремле территориясен төзекләндерү өчен тагын бик күп эшлисе бар, һәм иң элек Казанга нигез салучылар, Кремльне төзүчеләр хөрмәтенә салынган һәйкәлләрне торгызасы бар әле, дип исәпли Президент.

Минтимер Шәймиев киңәшмәдә соңгы вакытларда бик күп дискуссияләр тудырган Казанны яклап шәһит булганнарга һәйкәл проектына да тукталып үтте. Әлеге һәйкәлнең проектын - аның макеты алдагы көнне Кремль стенасы янында пәйда булды, аны "Казан Кремле" музей-тыюлы-гының баш рәссамы Нияз Хаҗиәхмәтов эшләде - Президент, тулаем алганда, отышлы дип бәяләде. Әмма шундук һәйкәлнең төсенә карата үз тәкъдимнәрен дә кертте (тоннарын йомшарту һәм язуларны ядрәдән нигезгә күчерү). Фәлсәфи мәңгелек сүзләр (проект нигезендә, ядрә эченә Коръәннең "Бәкара" сүрәсендәге 154 нче аятеннән - "Ал-лаһ юлында үтерелгәннәргә "мәетләр" димәгез. Чынлыкта алар тередер. Ләкин сез моны аңламыйсыз гына", - дигән сүзләрне язу күздә тотылган иде) җимергеч ядрә эченә языла алмый.

Республика җитәкчесе фи-керенчә, әлеге һәйкәлне эшләп бетерү һәм урнаштыру белән беррәттән, Казанны алганда һәлак булган хәрбиләр- нең тугандаш каберлегенә храм-һәйкәл торгызу да зарур. Бу бүгенге көндә Благовещение соборын һәм шулай ук Кол Шәриф мәчетен торгызуда да үтәлеп килүче үзара дөрес бәйләнешне саклау мөмкинлеге бирер иде.

Киңәшмәдә шулай ук элеккеге Юнкерлар училищесы бинасын -киләчәктә анда картиналар галереясен һәм Геоло-гия-минералогия музеен ачу планлаштырыла - реставрацияләү проблемасы тикшерелде. Мәгълүм булганча, ТР Сынлы сәнгать музее экспонатларының 90 проценттан артыграгы һәм бик кыйммәтле минералогия экспонатлары хәзерге вакытта запасникларда саклана. Шуңа күрә дә Юнкерлар училищесының яңартылган бинасы зарыгып көтелгән музей үзәгенә әвереләчәк. Беренче катта күргәзмә залы ачылачак, икенче һәм өченче катларда рәссамнарның - рус һәм татар милли сынлы сәнгате вәкилләренең эшләре урнаштырылачак. Бинаның икенче канатындагы барлык өч катны да Геология-минералогия музее алып торачак, аның экспозициясе табигать, Татарстан һәм якын-тирәдәге төбәкләр тарихы турында җентекләп сөйләячәк. Биредә үк лекция залы да ачылачак.

Шулай ук башка биналар да төзекләндереләчәк. Әйтик, элеккеге Манеж бинасында, рестраврацияләнгәннән соң, ТР Милли китапханәсенең уку залы, ә элеккеге Тугандашлар корпусында фән эшлеклеләре өчен китапханә ачылачак.

Киңәшмәдә катнашкан Түбән Кама шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Илсур Метшин, Түбән Кама "Нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусы-гин, Казанның 1000 еллыгына багышланган проектларны тормышка ашыручы республиканың кайбер шәһәрләре, предприятиеләре инициативасына кушылып, Татарстан башкаласының 1000 еллыгына түбәнкама-лылардан бүләк сыйфатында элеккеге Юнкерлар училищесын үзләре реконструкцияләргә ниятләнүләрен җиткерде.

Җыеп кына әйткәндә, башкарыласы эшләр байтак әле. Әмма Минтимер Шәймиев уңышка ирешүгә ышана. Бергәләшеп эшләгәндә, безнең барысы да бик әйбәт килеп чыгачак, иң мөһиме - бер-беребезгә ярдәм итешеп эшләү, диде ул.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төзелеш, архитектура һәм торак-комму-наль хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Илдус Вахитов, республиканың әйдәп баручы архитекторлары, подрядчылар, төзүчеләр, иҗат берлекләре вәкилләре, музей директорлары һәм башкалар катнашты.


"Ватаным Татарстан", 9 декабрь, 2002 ел