Вакыйгалар хроникасы


Михаил Казаковка - Беренче премия

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев Муса Җәлил исемендәге Казан дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган яшь артист Михаил Казаковның чираттагы уңышка ирешүе уңаеннан СССРның халык артисты Ирина Архиповадан һәм СССРның халык артисты Владислав Пьявкодан котлау телеграммасы алды. Мәгълүм булганча, М.Казаков әле күптән түгел генә Пекинда үткәрелгән опера җырчыларының II конкурсында Беренче премиягә лаек булды. Җырчының әлеге уңышына - (шулай ук элеккеләренә дә - ул М.И.Глинка исемендәге Халыкара вокалчылар конкурсында Гран-при һәм П.И.Чайковский исемендәге Халыкара конкурста Беренче премияне алды) аның остазы, күренекле җырчы, Татарстан Республикасы сәнгатенең танылган вәкиле Галина Ластовка зур өлеш кертте, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат үзәге.

"Форсаттан файдаланып, Татарстан Республикасында мәдәният һәм сәнгатьне үстерү турында Сезнең шәхсән кайгыртуыгызга тагын бер кат рәхмәт белдерергә һәм республика, Татарстан халкы файдасына авыр һәм күпкырлы эшчәнлегегездә уңышлар теләргә рөхсәт итегез", - диелә әлеге телеграммада.


"Татар-информ", 9 декабрь, 2002 ел.