Вакыйгалар хроникасы


Футболда иң көчлеләр җиңә

10 декабрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Украинаның "Шахтер" футбол клубы президенты Ринат Әхмәтовны кабул итте.

Очрашу тәмамланганнан соң, анда катнашучылар искәртеп узганча, сүз спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турында гына түгел, ә бәлки икътисадта, мәдәнияттә үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу турында да барган. Чөнки Ринат Әхмәтов, "Шахтер" футбол клубына җитәкчелек итү белән беррәттән, Татарстан җитәкчесе әйтүенчә, табигать бүләк иткән таланты ярдәмендә Украинада гына түгел, ә бәлки аннан читтә дә танылган эшмәкәрләрнең берсе булып тора. Һичшиксез, әлеге очрашу спорт хезмәттәшлеге белән генә төгәлләнмәячәк, чөнки Ринат Әхмәтовның компаниясе металл белән дә шөгыльләнә бит. Ә Татарстанда, мәгълүм булганча, машина төзелеше нык үсештә, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Алга таба хезмәттәшлек Украина, шулай ук Россия һәм Татарстан мәнфәгатьләрендә дә үстереләчәк.

Бүгенге көндә Донбасста үзләренең тарихи Ватаны белән элемтәләрне ныгытуга әзер булган бик күп татарларның яшәве дә үзара файдалы хезмәттәшлекнең нигезе булып әверелергә мөмкин. Аерым алганда, спорт командаларының уңышка ирешүе дә аларга бәйле - талантлы яшьләргә ярдәм итәргә сәләтле шундый кешеләр күбрәк булса иде, дип искәртте Татарстан Президенты.

"Шахтер" футбол клубы президенты Татарстанның "Рубин" футбол командасына УЕФА Кубогына путевка яулауны һәм, гомумән, үз алдына максималь бурычларны гына куюны теләде. Ә инде Европа кубогында "Рубин" белән "Шахтер" очраша калса, кем көчле - шул җиңсен, диде ул.

Казан Кремлендә очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков катнашты.


"Ватаным Татарстан", 11 декабрь, 2002 ел.