Вакыйгалар хроникасы


Россиядә беренче һәм бердәнбер

11 декабрьдә Түбән Камада нефть эшкәртү заводының база комплексын эшләтеп җибәрүгә багышланган тантана булды. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - юл төзелеше һәм транспорт министры Владимир Швецов, архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов, Түбән Кама шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы Илсур Метшин, Түбән Кама "Нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин һәм башкалар катнашты.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең "Нефтехим" биләмәләренең бер почмагында бетон таш салып: "Монда завод булыр", - дип белдергәненә биш ел вакыт узып та киткән. Кичә нәкъ шул ук урында нефть эшкәртү заводын төзүчеләргә һәйкәл басып тора иде инде: сыеклык тутырыла торган чанны чагылдырган металл стела өстендә көнбагыш башы. Әйе, уртадагы кара бөртекләре - кара алтын, җир маен, ә бер-берсенә беркеп яткан сары таҗлары бердәмлек һәм байлыкны гәүдәләндергән көнбагыш тәлгәше Түбән Кама нефть эшкәртү заводының брэндына, үзебезчә әйтсәк, тамгасына әйләнде. База комплексының хәрәкәткә китерелгән дүрт корылмасы (һәрберсен аерым завод дип әйтергә ярый) уртасында узган митингта моңа -бердәмлеккә һәм байлыкка аеруча басым ясалды. Чагыштырмача кыска вакытта завод кадәр завод корып куйган эшчеләр - төзүчеләр, монтажлаучылар, нефтьчеләр, нефть химиясе хезмәткәрләрен Минтимер Шәрипович бөек җиңү белән котлаганнан соң, Менделеевның сүзләрен искә төшерде: "Промышленниклар берләшеп, дүрт тиенне биш сумга әйләндерү өчен эшләргә тиешләр", - дигән икән бөек рус химигы.

Ил икътисады тугыз баллы шторм кичергән чорда Татарстан Республикасында - чал Чулман буенда шушы теләкне тормышка ашырдылар.

- Үз нефть эшкәртү заводыбызны кору берничә буын нефтьчеләр һәм нефть химиячеләрененең хыялы иде. Бүген шул хыялыбызга ирештек, - диде "Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" ачык акционерлык җәмгыяте башкарма дирекциясе директоры Хәмзә Баһманов, митингта чыгыш ясап.

Түбән Кама «Нефтехим» предприятиесенең беренче генераль директоры Николай Лемаевның татарстанлыпарга васыять итеп калдырган бер фикере бар иде: "Нефть эшкәртү производтвосыннан башка республиканың нефть химиясе комплексын тәмамланган производство дип әйтеп булмый", - дигән иде ул. Менә хәзер ул түгәрәкләнде. Татарстан, нефть эшкәртү заводын төзеп, республика икътисадының төп тармагында — нефть һәм нефть химиясе тармагында җитмәгән буынны булдырды һәм әлеге өзеклекне ялгады.

Кайсы яктан гына карасаң да, батырлык дип бәяләнерлек һәм гасыр төзелеше дип атарлык бу корылма - меңнәрчә якташларыбызның хезмәт җимеше. Түбән Каманың Халык иҗаты йортында үткән тантанада аларның иң тырыш, иң уңган, иң зирәкләренә бүләкләр тапшырылды.

Берсеннән-берсе фидакарьрәк, тәвәккәлрәк әлеге егетләргә эш урыны гына түгел, үз сәләтләрен ачу мәйданы да булды ул НПЗ төзелеше.

Кызганыч, бүгенге Россиядә Герой исемен сугыш кырындагыларга гына бирәләр. Әгәр тыныч тормыштагы хезмәт батырларына тәгаенләнсә, бу бүләкне НПЗ төзүдә катнашкан меңнән артык останың һичьюгында бер дистәсенә бүген үк тапшырырга мөмкин булыр иде.

Безнең өчен шунысы шатлыклы, әлеге тантанадан ук заводның икенче, өченче этабын - нефтьне тирән эшкәртү комплексын кору башлана. Бу - "Татнефть"нең, димәк, республиканың стратегик бурычы.

Биш ел элек заводның беренче ташын салганда Минтимер Шәрипович: "Бу тәвәккәл проектыбыз уңышка дучар", -дигән иде. Менә биш елдан соң Президент шушы тантанада кабат канатлы фикерен яңгыратты: "Яңа завод республиканы чәчәк атуга китерер".


"Ватаным Татарстан", 12 декабрь, 2002 ел.