Вакыйгалар хроникасы


Казан белән танышу

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин Казанның Бауман урамында җәяү йөргәндә, журналистларның сорауларына җавап биреп, иң яңа тарихта шәхеснең роле турында фикерләрен белдерделәр.

- Борис Ельцин булмаса, илдә мондый үзгәрешләр булмас иде, диде Минтимер Шәймиев. Ул чагында күп кеше җәмгыятьне үзгәртеп кору зарурлыгын төшенә иде, ләкин моңа бары тик ул гына кыюлык итте. Үзгәрешләрне аның гражданлык һәм шәхси гамәлләре аркасында башкарырга мөмкин булды. Вакыт үзенекен әйтер әле. Мин бүгенге көн турында әйтергә тиешмен. Борис Николаевич үзенең дәвамчысын озак эзләде, һәм аның моны хәзерге Президент Владимир Путин файдасына хәл итүе үзен аклады, кешеләр моны демократик җәмгыять төзү буенча башланган зур эшнең дәвамы дип кабул итте. Без шактый катлаулы юл уздык, һәм шушы кыска вакыт эчендә әлеге юнәлештә зур юл үттек, дип саныйм.

- 90 нчы еллар башында безнең җәмгыятьтә 180 градуска борылыш булды, дип дәвам итте Борис Ельцин. Илнең демократиягә, базар икътисадына, сүз ирегенә чыдаган лидерлары күп булмады. Республика Президенты Минтимер Шәймиев аркасында үзгәртеп кору еллары Татарстанда андый-мондый күңелсез хәлләргә юл куймыйча узылды. Бүген Татарстан үсә, ныгый, алга таба бара һәм мин, республикада булып, аның белән яңадан танышам кебек тоелды.

Борис Ельцин яңартыла торган Бауман урамына яхшы бәя бирде. Мин – профессиональ төзүче, һәрвакытта да җәяүлеләр йөри торган зоналар булдыру тарафдары идем. Бу эшне мин Свердловскида башладым. Монда, Казанда, эшләнгән эш һәрьяктан да гүзәл: кешеләр өчен дә, аларның ялы һәм аралашуы өчен дә.

Минтимер Шәймиев һәм Борис Ельцин Богоявление соборы манарасында булдылар һәм Федор Шаляпин һәйкәлен, җәяүлеләр урамының башка архитектура истәлекләрен карадылар, хәтта узып баручы кешеләр белән фоторәсемгә дә төштеләр.

Борис Ельцин шулай ук Казан университетында булды, аны төзү тарихы белән танышты, истәлек китабында шундый язма калдырды: “Казан университеты – һичшиксез, Татарстан һәм Россиянең горурлыгы. МДУдан соң икенче университет буларак, ул дөньяның күренекле күп галимнәрен зур фәнгә чыгарды. Рәхмәт Н.И.Лобачевскийга. Рәхмәт Сезгә хәтер өчен. Актлар залында Александр I портретының эленеп торуын теләр идем, университетка 1804 елда аның Указы буенча нигез салынды. Татарстанны һәм Россияне тергезүдә сезгә уңышлар телим. Борис Ельцин”.

Шул ук көнне Минтимер Шәймиев һәм Борис Ельцин Казан ипподромында булды. Анда юртак токымлы атлар сыналды. 1600 метрлы арада Россиянең беренче Президенты призына Фарватер кушаматлы айгыр лаек булды (Әлмәт районының “Нефтяник” ЧҖШ, җайдак М.Маслов), Татарстан Президенты призын Гадалка кушаматлы бия алды (“Казанский” ПКЗ, җайдак Н.Цыганова).

Шәһәрдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинны Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, башка рәсми кешеләр озатып йөрде.


"Татар-информ", 17 декабрь, 2002 ел.