Вакыйгалар хроникасы


Белем һәм талант югары бәяләнде

24 декабрьдә Казан Кремлендә иң яхшы аспирантлар, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары 2001-2002 уку елы йомгаклары буенча махсус дәүләт стипендияләре белән бүләкләнде.

Студентлар әлеге стипендияне Президент стипендиясе дип яный, чөнки аны тантаналы төстә республика Президенты апшыра бит. Гадәттә бу залда иң лаеклыларга хөрмәт :үрсәтелә, биредә дәүләт премияләре һәм бүләкләр тапшырыла, диде Президент М.Шәймиев, яшьләрне тормыш перспективалары белән рухландырып. Кем икәнлегегезне һәм башкалардан ничек аерылып торуыгызны сез үзегез аңламыйсыз әле, диде ул.

Чынлап та, әлеге очрашуга эләгү өчен бик зур тырышлык уярга кирәк - 150 мең студент арасыннан нибары 60 кеше генә мондый бәхеткә иреште.

Әлбәттә, очрашуда студентлар һәм аспирантлар үз проблемалары һәм, беренче чиратта, стипендияләр турында сөйләде. Кремльдә тапшырылган стипендия (аспирантлар өчен ) мең сум, югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары эчен 7,2 мең һәм 3,6 мең сум) аларга дәреслекләр сатып алуда һәм фәнни эшләрендә ярдәм итәчәк. Әмма студентлар һәм аспирантларның гади стипендияләре шәһәр транспортында йөрүгә дә көч-хәл белән генә җитә. Стипендияләр белән федераль бюджет эш йөртү сәбәпле, Татарстанда талантлы яшьләргә ярдәм итүнең башка формасын эзләү турында карар ителде.

Очрашуда Елена Симакова, Адел Дарякин, Евгения Нуриева, Гөлназ Гарипова, Роман Маркизов күтәргән мәсьәләләр эрасында студентлар тулай тораклары җитмәү, югары уку йортларының уку базасын ныгыту, телевидение һәм радиода студентлар тормышына һәм югары уку йортлары проблемаларга багышланган тапшыруларны булдыру һ.б. бар иде. Фән һәм тәҗрибә берлеген ныгыту сөйләшүнең аерым темасы булып әверелде. Аспирант Алексей Гарипов Туполев исемендәге КДТУ һәм Казан вертолет берләшмәсе базасында мондый фәнни-җитештерү мәйданчыгын булдыруны мисал итеп китерде. Ул әлеге тәҗрибә турында Бөекбританиядә үткән фәнни конференциядә дә сөйләгән. Бу теманы Минтимер Шәймиев бик хуплады. Аның фикереңчә, студентларны эш белән һәм керемнәр белән тәэмин итү, булачак эшләренә әзерләү проблемасы кичектергесез хәл кылуны таләп итә.

Чит илләрдәге хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмашу зарурлыгы турында Стокгольмда Нобель атналыгында катнашкан, әле яңа гына педагогия фәннәре кандидаты булган Эмилия Бәйрәмова сөйләде. ТРның яшь галимнәр һәм белгечләр иҗтимагый оешмасы советы рәисе Рамил Хәйретдинов яшь галимнәр проблемалары турында сөйләде.

Сөйләшүнең төп темасы, әлбәттә инде, сайлап алынган белгечлекне үзләштерү булды. Яшьләр хәзер ларекларда сәүдә итеп тормыш алып бару турында хыялланмый инде.

Фикер алышуда югары уку йортлары ректорлары - үзенең 200 еллык юбилеена әзерләнүче Казан дәүләт университеты ректоры Мәгьзүм Сәлахов, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, Казан финанс-икътисад институты ректоры Наил Хәйруллин, фән һәм югары мәктәп буенча ТР Президенты киңәшчесе, Казан дәүләт технология университеты ректоры Сергей Дьяконов һәм башкалар катнашты. Очрашу ахырында ТР Президенты Татарстан Республикасында яшь галимнәргә һәм яшьләрнең фәнни-тикшеренү коллективларына ярдәм итү буенча өстәмә чаралар турындагы Указ проектын игълан итте.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, министрлыклар җитәкчеләре, студентлар оешмалары лидерлары катнашты.


"Ватаным Татарстан", 25 декабрь, 2002 ел