Вакыйгалар хроникасы


Раштуа алдыннан очрашу

5 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 7 гыйнварда бәйрәм ителәчәк Раштуа көне уңаеннан Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий җитәкчелегендә Рус Православие чиркәвенең Казан епархиясе вәкилләрен кабул итте.

Республика җитәкчесе Татарстанда яшәүче православие дине әһелләрен һәм православие динен тотучы һәркемне христианлыкның иң зур бәйрәмнәренең берсе белән котлап, аларга тынычлык, татулык һәм иминлек теләде. Якынлашып килүче Раштуа көне уңаеннан татарстанлыларны Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий да котлады. Ул, һәр кеше, үз мөмкинлекләренә карап, дин тотучы һәркемнең күңелендәге илаһи мәхәббәт белән үзенең янәшәсендәгеләрне җылыту өчен омтылырга тиеш, чөнки әйләнә-тирәбез элеккечә үк мәхәббәткә, ярдәмгә мохтаҗ, дип искәртте.

М.Шәймиев, теге яки бу дини конфессиягә керүенә бәйсез рәвештә, дин тотучыларның эчке ихтыяҗын чагылдыручы җәмгыятьнең рухи яктан яңаруының зур әһәмияткә ия булуын искәртеп, әлеге мөһим тенденция республикада алга таба дә дәвам иттереләчәк, дип ассызыклады. Раштуа бәйрәме алдыннан традициягә әйләнгән Президент резиденциясендә очрашу әлеге өлкәдәге кайбер проблемалар буенча фикер алышуга да сәбәп булды. Дини яңарыш процессында җәмгыятебез аннан күп еллар буе ясалма рәвештә читләштерелеп килде - котылгысыз рәвештә барлыкка килүче барлык мәсьләләрне дә, һичшиксез, хәл итеп була. Чаллыда Изге Татьяна православие чиркәве часовнясына бәйле хәлләрнең уңай хәл ителүе - моңа ачык мисал. Республикада дини өлкәдә киеренкелек юк. Әмма, кызганычка, бу киеренкелек безгә кайчак читтән, федераль дәрәҗәдә, аерым ведомстволар һәм төптән уйлап эш итмәүче сәясәтчеләр тарафыннан ясалма рәвештә тагыла, дип ассызыклады Президент.

М.Шәймиев, аерым алганда, бүгенге көндә бик күп фикер алышулар тудырган мәктәпләрдә православие дине нигезләрен укыту темасына кагылып - очрашу барышында әлеге тема да читләтеп үтелмәде - Татарстанда әлеге мәсьәләгә республикабызның үзенчәлекләрен исәпкә алып якын килергә кирәк, дигән фикер әйтте. Президентның бу мәсьәләдәге позициясен Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий да уртаклашты. Якын көннәрдә республиканың төп дини конфессияләр лидерлары очрашуы планлаштырыла. Анда бик игътибар белән өйрәнүне таләп итүче әлеге проблемага карата бердәм якын килүне эшләү ниятләнелә. Бездә бу мәсьәләгә карата үз позициябез бар. Татарстанга бер яклы тәртиптә нинди дә булса тәкъдимнәр көчләп тагылган очракта, алар кабул ителмәячәк һәм тормышка ашырылмаячак, дип белдерде М.Шәймиев.

Очрашуда шулай ук Чистай округы благочинные, Чистай шәһәренең Никольский соборы өлкән побы архимандрит Сильвестр, Свияга Богородицк-Успенский ирләр монастыре наместнигы игумен Кирилл, Рус Православие чиркәве Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге мөдире монашка Мария, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Алексей Демидов, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, Министрлар Кабинеты каршындагы диннәр эшләре Советы рәисе Ринат Нәбиев катнашты.


ИА "Татар-информ". 5 гыйнвар, 2003 ел.