Вакыйгалар хроникасы


Раштуа уңаеннан котлау

4 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Алексий Икенчегә Раштуа бәйрәме уңаеннан котлау җибәрде.

Әлеге телеграммада, аерым алганда, болай диелә: "Христианлыкның бай традицияләренең иң яхшы үрнәкләреннән берсен гәүдәләндерүче бу бәйрәм кешеләрне тормышның кагылгысыз законнары булып әверелгән мәңгелек хакыйкатьләр тирәсенә берләштерә. Ул, югары әхлакый кыйммәтләрне вәгазьләп, кешеләр күңеленә якты киләчәккә өмет тудыра, уй-фикерләрне һәм хистойгыларны бөек рухи идеалларга юнәлттерә, әхлаксызлыкны һәм явызлыкны бетерүгә ярдәм итә. Безнең күпмилләтле һәм күп конфессияле Россия Федерациясе өчен православие чиркәве һәм дин тотучы христианнар газаплары белән ирешелгән үзара түземлелек, башкача фикерләүчеләрне ихтирам итү һәм тыныч тормыш, барлык кешеләрнең иминлеге хакына хезмәттәшлеккә әзер булу традицияләре аеруча зур әһәмияткә ия".


ИА "Татар-информ". 5 гыйнвар, 2003 ел.