Вакыйгалар хроникасы


Театрда — премьера

Зәмһәрир суыкларга карамастан, хәзер Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры чын мәгънәсендә тамашачылар ыгы-зыгысы кичерә. 5 гыйнварда тамашачылар инде яратып өлгергән "Килә ява, килә ява" спектакленең дәвамы - Зөлфәт Хәкимнең "Ява карлар, ява карлар" дигән комедиясенең премьерасы булды.

Язмыш комедия геройларын үзләренең гаилә нигезенең ныклыгын сынарга мәҗбүр итә. Әмма хыянәтләр ялган булып чыга һәм, әлбәттә инде, мәхәббәт җиңә. Артистларның - Раушания Хафиз, Илтөзәр Мөхәммәтгали, Илсөя Төхвәтулла, Татарстанның атказанган артистлары Әсхәт Хисмәт һәм Рамил Төхвәтулланың чын профессионалларча уйнавы тамашачыларда зур тәэсир калдырды. Спектакльне театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйды.

Премьераның беренче тамашачылары арасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев хатыны белән, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева булды.


ИА "Татар-информ", 9 гыйнвар, 2003 ел.