Вакыйгалар хроникасы


Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казанның Җиңү паркындагы Дан Мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек ут каршына һәм Аналар һәм тол хатыннар һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген Казанның Җиңү паркындагы Дан Мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салдылар.

Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Тантана узачак урынга Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев белән бергә “Победа” ретроавтомобилендә килде.

Мәңгелек утка чәчәкләр салынып, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырагач, Казан хәрби гарнизоны мактаулы караул ротасы марш белән узды.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар Аналар һәм тол хатыннар һәйкәленә таба атлады. Биредә газизләрен гомере буе көткән аналарга мәдхия булып шигырь яңгырады.

Аналар һәйкәле каршында "СОЮЗ -2017 – наследники Победы" кадет корпуслары һәм хәрби-патриотик клубларының Бөтенроссия слеты вәкилләре җыелган иде. Аларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов: "Исәнмесез, Җиңү варислары! Сезне Җиңү бәйрәме белән котлыйм!" – дип тәбрикләде. Җиңү варислары җавап итеп, өч тапкыр "Урра!" дип кычкырды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Аналар һәм тол хатыннар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Аннан соң, рәсми затлар "Казан" атом су асты көймәсе монументы янында хәрби-диңгез флоты ветераннары белән очрашты. Биредә хәрби-диңгез флоты флагы күтәрелде. Чарада, шулай ук, яшь дәвамчылар – Казанның 78 нче кадет мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Тантана күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, "Татар-Информ" МА.