Вакыйгалар хроникасы


Балтач терлекчеләре – Кремльдә кунакта

Балтач районы ферма хезмәтчәннәре элек-электән терлекчелек тармагындагы уңышлары белән макталып килде. Бу көннәрдә менә тагын аларның даны бөтен республикага таралды. Район буенча 7760 сыерның һәркайсыннан 5030 килограмм сөт савып алынды. 2001 ел белән чагыштырганда үсеш 7 процент. Бу – чыннан да тарихи вакыйга. Балтачлылар бүген 3900 тонна сөт җитештерәләр. Терлекләрнең баш саны да арта бара. Ул 1991 елга караганда 16 процентка үскән. Балтач республиканың 5 районы җитештергән кадәр сөт савып ала.

Кайбер хуҗалыкларның күрсәткечләре тагын да югары. Дүрт хуҗалык һәр сыердан савымны 6 мең килограммнан арттырды. “Алга” хуҗалыгы (җитәкчесе Раиф Гыйльмуллин ) 6835 әр килограмм, “Борбаш” (Рафис Солтанов) – 6300 әр, “Татарстан” (Рамил Нотфуллин) – 6188 әр, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы (Хәкимулла Сибагатуллин) 6016 килограмм сөт савып алуга ирештеләр. Бер ел эчендә һәр сыерга шушы кадәр сөт җитештерү өчен никадәр тырышлык, хезмәт куелган. Балтачлыларның бу уңышлары очраклы гына түгел. Алар моның белән терлекчелек тармагында ничек эшләргә кирәклеген тагын бер тапкыр ачык күрсәттеләр.

Кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Балтачның шушы уңышларга аеруча зур өлеш керткән терлекчелек алдынгылары, хуҗалык җитәкчеләре, хезмәт ветераннары, җирле үзидарә советлары рәисләре белән очрашты.

- Сез терлекчелек продуктлары җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешеп, - диде Президент – үзегезне нәрсәгә сәләтле икәнлегегезне күрсәттегез. Иң мөһиме – терлекчелек продукциясе җитештерүнең артуына баш саны ишәю исәбенә түгел, ә, бәлки, моңа терлекләрнең продуктлылыгын күтәрү, алдынгы технологияләрне куллану нәтиҗәсендә ирештегез. Сезнең уңышларыгыз бөтен республикага үрнәк. Үземнең исемнән һәм Хөкүмәт, Дәүләт Советы исеменнән – сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Минтимер Шәймиев балтачлыларның хезмәтенә югары бәя бирде. Алар моңа, һичшиксез, лаек. Районда 1991 елда һәр сыердан 4220 килограмм сөт савып алынган булса, үткән ел ул, алда әйтелгәнчә, 5030 килограммга җиткән. Савым 810 килограммга арткан.

Аерым терлекчеләрнең рекордлы күрсәткечләре, бу тармакның аңа даими игътибар иткәндә, нинди зур мөмкинлекләргә ия булуы турында сөйли. “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативыннан Гөлнадия Гыйматова һәр сыердан 7953 килограмм, “Татарстан”нан Венера Габдрахманова – 7570, Асия Әсхәдуллина – 7604, “Алга”дан – Фәнүрә Мөхәммәтҗанова 7040 килограмм сөт савып алганнар. Бу бит көн саен һәр сыердан 20 килограмм чамасы сөт савып алынган дигән сүз. Менә әйтеп карасыннар хәзер, Татарстан терлекчесе сөт җитештерүдә алга киткән илләрнең фермерларыннан калыша, дип.

Терлек симертүчеләрнең дә мактанырлык эшләре бар. Балтачлылар узган ел 7400 тонна ит җитештергәннәр. Югыйсә районда зур промышленность предприятиеләре дә, эре терлекчелек комплекслары да юк. Терлекчеләр мондый күрсәткечләргә бары тик үз тырышлыклары белән генә ирешәләр. Авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына 500 центнерга якын сөт, 100 центнерга якын ит җитештерелгән. Кайбер хуҗалыкларда ул тагын да күбрәк. Шундый күрсәткечләргә ирешү бары тик тырыш хезмәт, алны-ялны белми эшләү, ферма хезмәтчәннәре өчен уңай эш һәм тормыш-көнкүреш шартлары тудыру нәтиҗәсе. Фермаларда чын тормыш кайнап тора. Кешеләр күп җитештерсәң, күп аласын белеп эшлиләр, үз продукцияләрен үзләре урнаштыра да беләләр.

- Районның, - дип дәвам итте сүзен Минтимер Шәрипович, - игенчелектәге уңышлары да куанычлы. Балтачлылар җир дә эшли беләләр. Сезнең уңышларыгыз республика тарихына кереп калыр.

Очрашуда әйтеп үтелгәнчә, югары күрсәткечләргә үзеңнең һөнәри осталыгыңны, квалификацияңне даими күтәрә барганда гына ирешергә мөмкин. Терлекчелектә эшләүче 2053 кешенең 38 проценты “I һәм II класслы терлекчелек мастеры” исемен йөртә. Сыер савучыларның 70 проценты класслылыкка ия. Һөнәри әзерлекне күтәрү өчен хуҗалыкларда кышкы-язгы чорда һәр атнаны укулар оештырыла. Соңыннан аттестация үткәрелә һәм класслылык бирелә.

Күп кенә хуҗалыкларда терлекчеләр өчен фермаларда аш-су әзерләнә. Алар ике сменада эшли. Ай саен эшкә йомгак ясала. Терлекчеләрнең айлык хезмәт хакы уртача 2200 сумнан артып китә. Ә кайбер сыер савучыларның ул 5000 сум һәм аннан да күбрәк тәшкил итә.

Сыерларны ясалма орлыкландыру, аксымлы-витаминлы минераль өстәмәләр куллану, терлекләрне карау һәм ашатуны дөрес оештыру да уңай нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, “Яңа тормыш” кооперативыннан орлыкландыру технологы Равил Баһаветдинов һәр 100 сыердан 109 бозау алуны тәэмин иткән. Тимирязев исемендәге, “Алга”, “Труд”, “Татарстан”. Рәхимов исемендәге хуҗалыклар симертүдәге дуңгызларның һәркайсыннан 514-480 грамм көнлек үсеш алалар. Рәхимов исемендәге кооперативтан Фәрләхетдин Хәйретдинов аны 657 граммга җиткергән һәм 104 тонна дуңгыз ите җитештергән. “Алга”дан Марфа Фомина 495 дуңгыз баласы алып, 99 процентын саклап үстергән.

Минтимер Шәймиев, балтачлыларның уңышлары турында сөйләп, болай диде: “Болар җитештерүчән эшләүнең чын мәгънәсендә үрнәк булырлык һәм өлге итеп алырлык мисаллары. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!”

Очрашуда Балтач делегациясе исеменнән Марат Зарипов, шулай ук хезмәт алдынгылары сөйләде.

Татарстан Президенты кайбер хезмәт алдынгыларына мактаулы исемнәр бирелү турында Грамоталар һәм Татарстан Республикасының Мактау Грамоталарын тапшырды.

Билгеле булганча, Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хезмәттә ирешкән уңышлары һәм озак еллар дәвамында намуслы эшләгәне өчен, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, Почет ордены белән бүләкләнде. Минтимер Шәймиев аңа шушы олы бүләкне тапшырды.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Президент Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, башка рәсми кешеләр катнашты.


"Ватаным Татарстан", 14 гыйнвар, 2003 ел.