Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты күренекле татар шагыйрәсе Гөлшат апа Зәйнәшеваны юбилее белән котлады

Олуг юбилее уңаеннан күренекле татар шагыйрәсе Гөлшат апа Зәйнәшевага Татарстан Президенты М.Шаймиев исеменнән котлау адресы тапшырылды.
Тәбрикләүдә Президент Гөлшат апаны ихлас күңелдән котлый, иҗатыгызга карап сокланабыз ди. Татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән өчен олы рәхмәтен җиткерә һәм чын йөрәктән исәнлек-саулык, күңел көрлеге, илһам һәм яңа иҗади казанышлар теләп кала.
Адреста шулай ук түбәндәгеләр әйтелә:
"Сез — бөек татар халкының күренекле кызы, Татарстанның иң сөекле шагыйрәләренең берсе. Сезнең халкыбызга олы мәхәббәт хисләре белән сугарылган, аңа тугры хезмәт итү омтылышы ярылып яткан бай иҗатыгыз нигезендә олы тормыш тәҗрибәсе һәм гаҗәеп көчле әдәби талант ята.Күп еллар буена Сез киң җәмәгатьчелекнең һәм меңләгән тугры укучыларыгызның олы ихтирамын һәм мәхәббәтен тоеп яшисез.
Сезнең иҗатыгыз кабатланмас һәм күпкырлы иҗат. Сез үзегезнең әсәрләрегездә чын осталарча туган телебезнең матурлыгын һәм аһәңен җиткерәсез, татар җанының иң нечкә кылларын тибрәтәсез. Сезнең гаҗәеп музыкаль һәм моңлы шигырьләрегез республиканың иң күренекле композиторларын берсеннән-берсе гүзәл җырлар язарга рухландырды.
Сезнең драма әсәрләрегез күпсанлы тамашачыларның тугры юлдашына әверелде, пьесаларыгыз республикабызның профессиональ һәм үзешчән театрлары сәхнәләрендә куела.
Сезнең хәзерге шактый катлаулы һәм болгавыр заманда гаҗәеп күркәм кешелек сыйфатларын саклап кала алуыгыз үзе бер хәзинә. Сездәге игелеклелек, хәлгә керә белү, намуслылык һәм тыйнаклык тормыш юлында Сезне очрату бәхетенә ирешкән һәркемдә тирән ихтирам һәм хөрмәт уята."


ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты каршындагы Дәүләт Протоколы идарәсе