Вакыйгалар хроникасы


Роальд Сәгьдиев - фән күгендәге йолдыз

16 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Мериленд университетының физика профессоры Роальд Сәгьдиевкә "Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе" исемен бирү турындагы документны тапшырды. Очрашуда танылган академикның хатыны, АКШның 34 нче Президенты оныгы Сьюзен Эйзенхауэр, Россия Фәннәр академиясе президентының беренче урынбасары Геннадий Месяц, астрофизика белгече, Астрономия институтының бүлек мөдире Алексей Фридман, плазма физикасы белгече, Г.И.Будкер исемендәге Атом-төш физикасы институты директоры урынбасары академик Эдуард Кругляков, РФА Космик тикшеренүләр институтының гыйльми киңәшчесе, физика-математика фәннәре докторы Вячеслав Балебанов катнашты.

Татарстан Президенты Минимер Шәймиев Роальд Сәгьдиевкә барлык заманнар философлары һәм галимнәренең зиһенен ,улкынландыручы иң серле нәрсәне - антиматдәне табуны теләвен белдерде. Танылган академик моңа үзенең "Антиматдә спектрометры" экспериментында катнашучы булуын белдереп җавап бирде. Ул 2005 елда Халыкара космик станциядә уздырылачак. Әгәр материянең бер миллиард өлеше күләмендә табарга ирешелсә, бу хәл Галәмнең килеп чыгышы турындагы күзаллаулауыбызны бөтенләй үзгәртергә мөмкин.

Мәгълүм вакыйгалардан соң Америкада ислам дине мәсьәләсенә карата бик сизгер мөнәсәбәттә торалар, Гарвард унверситетында хәтта шундый теория туды: салкын сугыш тәмамланганнан соң Җирдә ике цивилизациянең - христианнар һәм мөселманнарның бәрелеше төп хәрәкәтләндерүче булып тора икән. Әгәр шушы теориягә ышансаң, монда, Казан аша, Казан Кремле эчендәге шушы кечкенә мәйдан аша фронт сызыгы уза икән һәм сез, милләтара, диннәрара татулыкны саклап калу белән генә чикләнмичә, гармонияле эш итү атмосферасын алга таба да үстерүгә ирешкәнсез. Бүген, иртәнге эңгер-меңгердә Казанга килеп җиткәндә, без шушы татулык билгесен - Кол Шәриф мәчетен, ә Кремльнең үзендә - Благовещение соборын күрдек.

Роальд Сәгъдиев Вашингтонга Минтимер Шаймиевнең килүен искә төшерде. Ул чагында академиктан тантаналы кичке мәҗлестә Татарстан Президенты белән таныштыруны үтенгәннәр. Р.Сәгъдиев болай дип белдергән: бу кеше - татарлар җитәкчесе. Ул Казанны Иван Грозный алганнан соң дүрт ярым гасыр узгач, Россия белән тыныч килешүгә кул куюга иреште. Көнбатышта "татар" сүзен ишеткәч, тыелгысыз темпераментлы кешене күздә тоталар. Роальд Сәгъдиев Минтимер Шәймиевне советлардан соңгы киңлектә иң хөрмәтле сәяси эшлеклеләрнең берсе дип атады.

Академик Роальд Сәгъдиев космос фәне өчен күп эшләде, моның өчен фундаменталь белемнәргә ия булырга кирәк, диде Минтимер Шәймиев. Ул хәзерге плазма физикасын барлыкка китерүчеләрдән берсе, аның хезмәтләре халыкара танылу яулады, шуның өчен ул 1974 елда Ленин премиясенә лаек булды. 36 яшендә ул күп илләр академияләренең академигы, күренекле университетларның профессоры булып әверелде. Безнең халык мондый шәхесләргә ярлы түгел. Татарстанның бөтен дөнья таныган улы ул.

Халыкара конференцияләрдә чыгыш ясаучы һәр кеше үзенең титулларын әйтеп бирергә, үзенең фәннәр академияләрен санап чыгарга тиеш, диде Роальд Сәгъдиев. Мин үземне Татарстан һәм Ватикан Фәннәр академияләре әгъзасы дип таныштырам.

Без - Көнбатыш һәм Көнчыгышны якынайту пионерлары, диде академикның хатыны Сьюзен Эйзенхауэр. Роальд - Вашингтонда беренче булып яши башлаган татарларның берсе һәм мин аны очратуым белән бәхетле. "Цивилизацияләр бәрелешүе" дигән китап авторы фикеренчә булса, безнең арада проблемалар туар иде. Әмма безнең гаилә үрнәге шуны күрсәтә: автор хаклы түгел. Бер өйдәге кебек, христианнар һәм мөселманнар аралашып яшәргә тиеш.

Роальд - АКШ Президенты оныгының мәхәббәтен яулап ала алган беренче татар, диде Минтимер Шәймиев. Әмма татарларда шулай килә: хатын, һичшиксез, иренә буйсынырга тиеш. Гаиләдә аның татар ир-аты булуы чагыламы, дип кызыксынды Президент. Өйдә "татар" белән шактый еш очрашырга туры килә, диде Сьюзен Эйзенхауэр. Ике көндәбезТатарстанның барлык яңа казанышларын карап чыгарга ниятләнәбез, диде академикның хатыны. Шушы мәгълүматны һәм Татарстанны ачуыбызны без Америкадагы якташларыбызга җиткерәчәкбез. Христианнар һәм мөселманнарның тату яши алуы АКШ өчен бигрәк тә мөһим. Бу - Татарстан үрнәгендә, безнең гаилә үрнәгендә күренә.

Минтимер Шәймиев кунакларга республиканың икътисадый хәле, социаль өлкәдәге уңай үзгәрешләр, Россия Ислам университеты, Иминлек Советының "2003-2007 елларда мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт сәясәте нигезләре" кабул ителгән утырышы турында, дөньядагы татар диаспорасы белән элемтәләр турында сөйләде.

Татарстан Республикасы башлыгы Роальд Сәгъдиев һәм Сьюзен Эйзенхауэрны башкаланың 1000 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә Казанга килергә чакырды. Чакыру рәхмәт әйтеп кабул ителде.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин һәм башкалар катнашты.

***

Шул ук көнне Татарстан Фәннәр академиясенең Роальд Сәгьдиевкә 70 яшь тулуга багышланган фәнни сессиясе булды. Кайда гына эшләмәсен, Р.Сәгъдиев фәнни кадрлар әзерләүдә Татарстанга ярдәм итте һәм ярдәм итә, Россия фәненең дөнья фәненә кушылуына актив булышлык күрсәтә, дип ассызыклады ТР Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов. Академик Р.Сәгъдиевнең фәнни казанышларына Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты М.Шәймиев котлауларында югары бәя бирелде. Ул - илебез физика фәненең данын һәм горурлыгын тәшкил итүче галимнәрнең гүзәл плеядасы вәкиле. Татарстан җире талантларга ярлы түгел, диде үзенең чыгышында ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева. Шушы исемнәрнең данлы сафында Роальд Сәгъдиев - үзенә бер аерым йолдыз. Шактый еракта яшәвенә карамастан, ул безнең белән тыгыз элемтәдә яши, җаны белән Татарстанга бирелгән, барлык вакыйгаларны белеп тора.

Безнең илләр нәтиҗәле хезмәттәшлек юлына басты, диде Роальд Сәгъдиев. Халыкара террорчылык һәм диннәр арасындагы каршы тору проблемалары яктылыгыннан чыгып караганда, Татарстан тәҗрибәсе күп проблемаларны хәл итү үрнәге булып хезмәт итә.

Аяз ХӘСӘНОВ.


"Татар-Информ", 16 гыйнвар, 2003 ел.