Вакыйгалар хроникасы


Сөйләшү темасы-мәгълуматлаштыру мәсьәләсе

15 гыйнварда Казан Кремлендә ТР Иминлек Советының Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үткәргән утырышында 2003-2007 елларга мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә Татарстанның дәүләт сәясәте нигезләре тикшерелде.

Иминлек Советының быелгы беренче утырышының көн тәртибенә шушы мәсьәләнең беренче чиратта кертелүе очраклы түгел. Мәгълүматлаштыру өлкәсендә нигезле дәүләт сәясәтен алып бару бүген Татарстанның әһәмиятле бурычы булып тора. Халыкка хәзерге заман мәгълүмат кырын файдалануда киң мөмкинлекләр тудырып, ул фән һәм техниканың алдынгы казанышлары авангардында барырга тиеш, диде Минтимер Шәймиев, утырышны ачып. Татарстан Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы, башка министрлыклар, ведомстволар, шулай ук әлеге өлкәдә махсуслашучы төп предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә, якындагы биш елга мәгълүматлаштыру өлкәсендә стратегик концепция эшләде. Республика башлыгы аны, күп инвестицияләр таләп ителәчәгенә карамастан, тормышка ашырылырга тиешле, ыргылышлы программа дип атады.

Республикада киң колачлы шушы бурычны хәл итү өчен технологик һәм интеллектуаль "җирлек" бар. ТР элемтә министрының беренче урынбасары Олег Натансон күрсәтеп узганча, соңгы елларда Татарстанда телекоммуникация челтәрен үстерү һәм халыкның, сәнәгать предприятиеләренең хәзерге заман элемтә хезмәтләренә ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча зур эш башкарылды.

Узган ун елда 942 мең яңа номер файдалануга кертелде. Бүген республикада 1,3 миллион абонент чыбыклы һәм радиотелефон элемтәсеннән файдалана. Республиканың барлык шәһәр һәм районнары хәзерге заман санлы АТСлар белән җиһазланды.

Авылларның 98 процентыннан күбрәге телефонлаштырылды, ә Россиядә бу күрсәткеч уртача 65 проценттан артмый. Россия телеканаллары һәм "Татарстан" ДТРК тапшыруларының колачы 99,3 процентка җитте. "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе оештырылу аркасында, татар диаспорасын колачлап, бердәм мәгьлүмати яссылык булдыруга ирешелде. Спутник аша тапшыру "Яңа гасыр" телетапшыруларын БДБ һәм ерак чит илләрдә дә кабул итү мөмкинлеге бирә. Татарстанда "Яңа гасыр" тапшыруларын халыкның 96 проценты диярлек карый ала. Ләкин телерадиотапш ырулар өлкәсендә дә мәгълүм кыенлыклар бар. Мәсәлән, авыл җирендә радиопрограммаларны халыкның 76 проценты гына кабул итә, ә "Яңа гасыр" программалары халыкның 90 процентына барып ирешә.

Киңәшмәдә ТР Элемтә министрлыгы карамагында республика инфракоммуникацион үсеәссефондын төзү тәкъдиме әйтелде, ул гарантияле социаль хезмәтләр күрсәтергә тиеш.

Республикада челтәрле һәм радиотелефон элемтәсе дә уңышлы үсә. Әгәр 1997 елда челтәрле һәм радиотелефонлы элемтәдә 10 мең абонент булган булса, 2002 ел ахырына аларның саны 460 меңгә хәтле җитте. Быел исә, министр урынбасары сүзләренә караганда, республиканың барлык 43 районы мәгълүматлар тапшыруның мультисервислы челтәренә тоташтырылачак.

Татарстанда Интернет челтәрен даими файдаланучылар саны бүген 90 мең абонентны тәшкил итә. Әмма республиканың Интернеттан файдаланучылар саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алып торуы, Минтимер Шәймиев фикеренчә, соклану өчен сәбәп түгел. Татарстан бу күрсәткечләр буенча эзлекле рәвештә Европа стандартларына чыгарга тиеш. Шул исәптән һәм шуңа күрә без мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә тоташ ыргылышлы проектны хәл итүгә таба барабыз, диде республика башлыгы. Моннан тыш, элемтәдән файдаланучыларда элемтә сыйфаты һәм провайдерларның хезмәтләренә югары бәяләр ризасызлык тудыра. Утырышта катнашкан Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин элемтәчеләрнең игътибарын менә шушы хәлгә юнәлдерде.

ТР Иминлек Советы каравына чыгарылган программа проектының максаты республикада мәгълүмат ресурсларының, технологияләр һәм хезмәтләрнең баланслы базарын булдырудан гыйбарәт. Бу исә, үз чиратында, элемтә системаларын үстерү нигезендә Татарстанның мәгьлүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеге бирәчәк.

Проектның төп нигезләмәл-әре белән ТР икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Алевтина Кудряв-цева таныштырды. Үзенең чыгышында ул программаны гамәлгә ашырганда очрашырга туры киләчәк төп проблемаларга тукталды. Болар - инфракоммуникация мохитендә барлык катнашучыларның хокукый мөнәсәбәтләре көйләнмәгән һәм мәгълүматны саклау зарурлыгы булудан гыйбарәт. Мәсәлән, узган елны дәүләт, ведомство һәм хосусый мәгълүмат ресурсларына "һөҗүмнәр" саны 30 процентка диярлек артты. Шушы проблеманы хәл итүдә дәүләтнең роле, А.Кудрявцева фикеренчә, мәгълүматны гарантияле саклауны тәэмин итү өчен шартлар тудырудан гыйбарәт.

Шулай ук хуҗалык итүче субъектлар хисабына булдырылган дәүләт ресурсларын исәпкә алу һәм файдалану тәртибен билгеләү дә зарури. Интернетка тоташу, Интернет-технологияләрне файдалану проблемалары да бар. Бүген Татарстан мәктәпләренең 10 проценты гына бөтендөнья мәгълүмат челтәренә тоташа ала. Хәер, бу юнәлештә кайбер уңай үзгәрешләр дә бар. А.Кудрявцева әйтүенчә,/гомуми тоташулы Интернет-үзәк һәм "Идея" вузара технопарк базасында провайдүзәк төзү проектын эшләү төгәлләнеп килә, мәктәп укучылары, студентлар һәм галимнәр анда максатчыл әзерлек узу, белем алу һәм фән белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булачак.

Телекоммуникация челтәрләре өлкәсендә дә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар. Ресурсларны ваклап тарату, инфракоммуникация системаларын булдыру һәм үстерүдә катнашучылар турында кирәкле мәгълүматның булмавы тармакны уңышлы үстерүгә һәм барлык типтагы кулланучыларның мәгьлүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә комачаулый. Өстәвенә, тармакның төп һәр операторының үз ресурслары җитәрлек түгел. Акчаны бергә туплау гына компанияне алга таба үстерү мөмкинлеге бирәчәк. "IСL-КПО ВС" ААҖ генераль директоры Виктор Дьячков чыгышыннан мәгълүм булганча, система интеграторлары бу идеяне якларга әзер. ТР Интернет файдаланучылары һәм операторлары берлеге рәисе Сергей Князькин мәгълүматлаштыру сәясәте иҗтимагый советын төзергә тәкъдим кертте. Бу совет программаны тормышка ашыруның төрле этапларында файдалы эш башкара алыр иде. Программаны фәнни методик тәэмин итүгә килсәк, бу эш республика Фәннәр академиясенә йөкләнде. ТР Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов киңәшмәдә катнашучыларга тикшерелә торган шушы документка "фән" бүлеген аерым пункт итеп кертергә тәкъдим ясады.

Тикшерү барышында, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов күрсәтеп узганча, алда зур эш тора. Программаның төрле өлешләрен тормышка ашыруга берничә эш комиссиясе юнәлеш бирәчәк. Республика Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы программаны тормышка ашыруны төп оештыручы булачак. Ихтимал, Татарстан мәгълүмат ресурслары һәм мәгълүмат милке турында закон чыгару мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә чираттагы адым булып әверелер. Утырышта республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин менә шундый тәкъдим кертте.

ТР Иминлек Советы "2003-2007 елларга мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт сәясәте нигезләре" программасын хуплады һәм Татарстан Президентына шушы документны расларга тәкъдим итте. Шушы елның 1 апреленә хәтле республика Хөкүмәте әлеге программаны тормышка ашыру буенча норматив-хокукый документлар кабул итәргә тиеш булачак.


"Ватаным Татарстан", 17 гыйнвар, 2003 ел.