Вакыйгалар хроникасы


Президент М.Ш.Шәймиев Чүпрәле районында

17 гыйнварда Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында 300 урынлы мәһабәт мәдәният сарае, Иске Чүпрәле авылында 148 укучыга исәпләнгән урта мәктәп бинасы файдалануга тапшырылды, һәр ике объектны ачуда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев катнашты.

Ул болдыр баскычына сузылган ал тасмаларны кисте һәм халык алдында чыгыш ясады.

Иске Кәкерле авылы мәдәният йорты ачылуга багышланган тантаналы җыелышны район хакимияте башлыгы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Җәүдәт Гафуров ачып җибәрде.

- Минем өчен бу авыл бик кадерле, - диде ул үзенең чыгышында. - Чөнки мин урта белемне шушы авыл мәктәбендә алып чыктым. Күп елларны күңелдә яңартып, бүгенге Кәкерле өчен чиксез шатланам. Ул вакытта тездән балчык ерып йөргән булсак, бүген аның урамнарына да асфальт җәелгән, авыл халкы 1998 елдан бирле, районда иң беренчеләрдән буларак, газ яга башлады. Без укыган ярымҗимерек мәктәп урынына яңасы төзелгәнгә дә байтак вакытлар узды, авылда ике мәчет эшләп тора. Бүген менә авыл халкы өчен мәдәният йортын файдалануга тапшырабыз. Шушы көннәрдә авылда 400 телефонга исәпләнгән АТС эшли башлаячак. Шуннан соң дөньяның теләсә кайсы ноктасы белән элемтәгә керү мөмкинлеге туачак. Бүген сафка баскан бу мәһабәт бина да киләчәк өчен эшләсен.

- 2001 елның май аенда Иске Кәкерле мәдәният йортын төзүгә керешкән идек, - дип сөйли "Татагропромстрой" ачыкакционерлык җәмгыятенең "Чүпрәле" хуҗалыкара төзү оешмасы директоры Азат Вахитов газета хәбәрчесе белән сөйләшкәндә. - Ниһаять, бу мәһабәт бинаның ачкычын хуҗаларына тапшыру көне дә килеп җитте. Мәдәният йортын төзү 16 миллион 486 мең сумга төште. Төзүчеләребезгә ихлас күңелдән рәхмәт. Прораб Петр Калашников, ташчылардан Сергей Серафимов бригадасы, штукатурчылардан Ольга Михайлова төркеме, балта осталарыннан Альфред Сәлимҗанов бригадасы, агач эшкәртү цехы мастеры Рөстәм Рәкыйпов һ.б. үз эшләрен оста башкардылар.

Бу авылда төпле, эшчән халык яшәгәнлеге күренеп тора, - диде Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев үзенең чыгышында. - Шәһәрләр үскән саен авыллар кечерәя бара. Ә Иске Кәкерле элеккечә зур килеш калган. (Бу авылда 652 йорт бар, алар-да 1493 кеше яши). Халык - иң зур рухи байлык. Ә аның төп чыганагы, җирлеге менә шушындый авылларда. Без алга таба да авылларны үстерүгә зур игътибар бирәчәкбез. Шул чагында гына милләтебезнең барыр юлы якты булачак. Республикабыз авылларында хәзер 1 миллион чамасы халык яши.

Аннан соң Президент М.Ш.Шәймиев, социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне яктыртып, республикабыз сәнәгатенең узган елда үсешле күрсәткечләр белән тәмамлануын билгеләп үтте. Хыялыбыз -барлык авылларны асфальт юллар белән тоташтырып бетерү. Бу як өйләре дә табигый газга тоташтырып бетереләчәк. Чүпрәле районы игенчеләре бөртекле ашлык һәм шикәр чөгендере уңышын арттыруда эзлекле эш алып баралар. Республикадагы иң яхшы тегермән дә шушы районда.

Аннан соң Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Иске Чүпрәледәге 2 нче урта мәктәпне тантаналы ачуда катнашты.

- Республикaбызның барлык мәктәпләренә дә компьютерлар куйдык, - диде ул үзенең мәктәп ачканда ясаган чыгышында. -Бу эш хәзер дә дәвам итә. Хәзер инде барлык мәктәпләрне дә Интернетка тоташтырырлык итеп кабельләр сузачакбыз. Бу эш 2007 елда тулысынча тәмамланырга тиеш. Бу - яңа программа. Бу өлкәдә зур эш башлап җибәрдек. Ул чагында Чүпрәле турында "глубинка" дигән сүзне кулланырга туры килмәячәк. Авыл белән шәһәр баласы арасында интеллектуаль (дәрәҗә ягыннан) аермалык калырга тиеш түгел. Хәзер үк инде авыл баласы тәрбияне хезмәт аша ала һәм шәһәр баласыннан бер ягы белән дә калышмыйдыр. Чүпрәлегә республика җитәкчеләре яңа объектлар ачарга еш килә башладылар. Мәдәният йорты, мәктәп, больница һәм башка социаль объектлар бербер артлы сафка басып кына тора. Шул ук вакытта Президент М.Ш.Шәймиев Чүпрәле кырларының ярты көченә генә эшләвен дә әйтеп үтте. Әйтик, Балтач районы күрсәткечләре белән чагыштырганда, Чүпрәле районындагы 100 гектар җир керемне 3 мәртәбә кимрәк бирә. Моны ишетү сезгә кыендыр, әмма бу факт, диде ул.

Бу тантаналарда Чүпрәле районының күршесе - Ульяновск өлкәсенең Цильна районы хакимияте башлыгы Хәнәфи Рамазанов та катнашты һәм чыгыш ясады. Татарстанда бара торган икътисадый һәм социаль үсешне Россиянең башка төбәкләрендәге хәл белән чагыштыру өчен аның чыгышыннан нибары бер өзек кенә китерәм.

- Мин сездән чын-чынлап ак көнләшү белән көнләшәм, -диде Хәнәфи Рамазанов. - Безнең өлкәдә соңгы елларда бер генә мәктәпнең дә, бер генә мәдәният йортының да, башка социаль объектларныңда салынганы юк. Булганнары да җимерелеп бара. Күптән түгел зур гына бер мәдәният сарае ишелеп төште...

Чүпрәледә узган тантаналарда Татарстан мәгариф министры Фарис Харисов, мәдәният министры Илдус Тарханов, Буа, Апаc, Кайбыч районнары хакимиятләре башлыклары Әгъләм Садретдинов, Азат Хәнифәтуллин, Җәүдәт Гаффаров, төзү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Александр ФИЛИППОВ.


"Ватаным Татарстан", 18 гыйнвар, 2003 ел.