Вакыйгалар хроникасы


Халык шагыйренә хөрмәт

18 гыйнвар иртәсендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдәге резиденциясендә халык шагыйре Илдар Юзеевны кабул итте. Очрашуга шагыйрь һәм белән бергә Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин һәм халык шагыйре Шәүкәт Галиев тә килгән иде. Очрашуда шулай ук Президент Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов, төрле вакытлы матбугат һәм радио-телевидение журналистлары да чакырылган иде.

Татарстан Президенты очрашуда иң беренче нәүбәттә Илдар Юзеевны 70 яшьлек юбилеен тулы иҗади егәрдә каршылавы белән тәбрик итте. Халкыбыз, дәүләтебез, хөкүмәтебез исеменнән аңа Президент сәгате һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. Аннары ул, Илдар Юзеевның иҗаты белән яхшы таныш булуын белдереп, күңеле белән яшьлек елларыннан йөреп кайтты. "Сез - шагыйрьләр дөньядагы үзгәрешләрне, табигать үзенчәлекләрен безгә караганда сизгеррәк тоясыз. Һәрвакыт шулай булачак. Сездән дә лириграк шагыйрь бармы икән тагын? Ата-анадан, табигатьтән килгән лирик кичерешләр болар. Авыл баласы бит ул болай да моңлырак була. Халкыбызда шагыйрьләренә кулыннан килгән хөрмәтен күрсәтә. Сез халык шагыйре дигән исемне бик лаеклы йөртәсез. Заманында Сезнең иҗатка карата Сибгат Хәким биргән бәя хәтердә бит әле. Ул, Туфан китә, ярый әле

Илдар кала, дигән иде", - дип шагыйрь иҗатына бәя биргәннән соң сәнгатебез, рухи мирасыбыз хакында сөйләшүләргә күчте. Аерым алганда, Илдар Юзеевның "Ватаным Татарстан" газетасының 17 гыйнвар санында басылган шигырьләр шәлке-мендәге "Тукай Сәйдәшне тыңлый" дигән шигыренә тукталды һәм шул уңайдан Салих Сәйдәшевкә куелачак һәйкәл турында фикерләрен белдерде: "Сәйдәш һәйкәлен ачканда шушы шигырьне укысаң, бүтән берни дә кирәк түгел. Кол Галигә һәйкәл турында да уйланабыз. Шушы һәйкәлләр тирәсендә татар гуманитар университеты да урнашачак. Әнә шулай итеп татарның рухи дөньясын мәгънәле итәргә тырышабыз", -диде ул.

Җавап сүзендә Илдар Юзеев олы хөрмәт өчен Илбашына рәхмәт әйтте. "Мин Сезнең бәһане үз халкымнан ишеткән кебек кабул итәм", - диде ул. Аннары үз табигатенә хас булганча шаяртып та алды. "Китабым нәшриятта 5-6 ел чыга алмый яткан иде. Чыгару өчен 50 мең сорадылар. Минем исә андый акчаны тештә түгел, төштә дә күргәнем юк. Рәхмәт төшкере, хөкүмәт карары белән халык шагыйрьләренең китапларын чыгара башладылар. Менәминекеләр-биш том чыгып та өлгерде инде. Болай дәртләндереп торганда 70 яшь картаю түгел әле дип уйлап торам. Алай да юбилеема кулдан каләмне төшермичә, сәламәт килеш җиткәнем өчен куанам", - диде шагыйрь.

Очрашуда катнашкан Фоат Галимуллин белән Шәүкәт Галиев тә халык язмышы, рухи мирас, әдәбиятның киләчәге хакында сөйләшүгә кушылдылар. Зур сөйләшү ахырдан барыбер авыл җиренә, анда үскән яшьләргә кайтып төште. Президентыбыз да авыл яшьләренә өмет баглап болай диде: "Анда үскән яшьләргә әйбәт белем дә бирә алсак, Кол Галиләргә һәйкәл куярлык менә дигән татар егетләре үстерербез".

Асия ЮНЫСОВА.

***

20 гынйнварда Г.Камал исемендәге татар театры бинасында халык шагыйре Илдар Юзеев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.


"Ватаным Татарстан", 20 гыйнвар, 2003 ел.