Вакыйгалар хроникасы


Җиңү белән котлау

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев «Телефоника-Дакар 2003» раллиенда җиңү белән котлап, «КамАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Семен Якуповка һәм команда спортчыларына котлау телеграммасы җибәрде.

«Машиналар, шулай ук экипажлар өчен дә бик авыр сынау булып әверелгән бу юбилей автомарафоны сез сайлап алган тактиканың дөреслеген, «КамАЗ-мастер» машина йөртүчеләре, штурманнары һәм техникларының югары дәрәҗәдәге оста-лыгын тагын бер кат раслады. Фидакарьләрчә җиңүгә омтылуыгыз, команданың барлык әгъзаларының бер йодрыкка туплануы зур уңышның нигезе булып әверелде. Баш әйләнгеч тизлекләр алдында каушап калмыйча, кайбер этапларда финишка килеп җитү үзе генә дә могҗизага тиң булган әлеге катлаулы ярышларда җиңү - безнең спорт йөк машиналары командасының дөньяда иң көчлеләрдән берсе булуын бик ачык раслый.

Без, Татарстанда яшәүчеләр, бүген сезгә миллионнарча спорт сөючене сөендерүегезгә, «КамАЗ- мастер» командасы, Кама автомобиль заводы, газиз Татарстаныбыз өчен горурлык кичерттерүегезгә чын күңелдән рәхмәтлебез», - диелә телеграммада.


ТР Президенты матбугат үзәге, 20 гыйнвар, 2003 ел.