Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Ул утырыш башланганда барлык депутатлар исеменнән Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме бирелү белән котлады.

Бүгенге утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Рөстәм Нигъмәтуллин кандидатурасын  Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләргә тәкъдим итте. Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Нигъмәтуллинны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләделәр.

Шулай ук бүгенге утырышта “Татарстан Республикасы Җир кодексының 33 статьясына (3 пункт) үзгәреш кертү турында” законы проекты өч укылышта кабул ителде.

Депутатлар өченче укылышта “Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында”, “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәреш кертү хакында” ТР закон проектларын кабул иттеләр.

Өч укылышта Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт тикшереп торуын һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында закон проекты кабул ителде.

Беренче укылышта муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган һәм мөстәкыйль рәвештә йөрү яисә тирә-юньдә ориентлашу сәләтен югалткан затларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында закон проекты һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законына үзгәреш кертү хакында закон проектлары кабул ителде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте