Вакыйгалар хроникасы


Туган көнегез белән, Президент әфәнде!

20 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиевкә шалтыратып, аны туган көне белән котлады.

***


Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Касьянов һәм Россия Федерациясенең Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Сергей Миронов Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады.

"Сезнең белемегез һәм тәҗрибәгезнең республика икътисадының динамикалы үсешенә һәм социаль мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителүенә, тотрыклылыкның, дуслыкның ныгуына һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итәчәгенә эчкерсез ышанам", - диелә РФ Хөкүмәте җитәкчесенең котлау телеграммасында.

"Сезнең тормыш юлыгыз җәмгыятькә һәм дәүләткә тугрылыклы хезмәт итүнең ачык мисалы булып тора. Без Сезне дәүләт эшлеклесе һәм иҗтимагый эшлекле, тәҗрибәле, зирәк җитәкче буларак беләбез һәм югары бәялибез. Оештыру талантыгыз, югары һөнәри осталыкка ия булуыгыз, күңел җылыгыз, гражданлык бурычын тоеп яшәвегез Сезнең лаеклы төстә абруегызны күтәрде, хөрмәт китерде. Сезнең алга таба да Россия Федерациясен ныгыту, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту хакына республикада яшәүчеләр файдасына алга таба да уңышлы эшләячәгегезгә ышанам", - диелә Россия Федерациясенең Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Сергей Миронов котлавында.


ТР Президенты матбугат үзәге, 20 гыйнвар, 2003 ел.