Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Манучехр Моттаки белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Иран Ислам Республикасының элеккеге тышкы эшләр министры, Бөтендөнья мәзһәбләрне якынайту оешмасы генераль  секретаре урынбасары Манучехр Моттаки белән очрашты. 

Манучехр Моттаки Казанга “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” IX Халыкара икьтисад саммитында катнашу өчен килгән.

Минтимер Шәймиев кунакка “Яңарыш” республика фондының җидеелллык эшчәнлек нәтиҗәләре, шулай ук яңа проектлар – Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында сөйләде.

Әңгәмә барышында Россия Федерацисе һәм Иран Ислам Республикасы хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан һәм Иран арасында элемтәләрне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, тарихи-мәдәни мирасны саклау өлкәсендә тәҗрибә алмашу һәм ислам динен хәзерге шартларда үстерү үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.

Очрашуда шулай ук Агкула шәһәре имам-хатыйбы Рахбар әфәнде, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте