Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Казан ханнары Мөхәммәд улы Мәхмүт һәм Мөхәммәт Әминнең җәсәден җирләү йоласында катнашты

Бүген Казан Кремлендә тарихи вакыйга. Казан ханнары – Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүт хан һәм Мөхәммәт Әминнең җәсәдләре җир куенына иңдерелде. 1977 елда Казан Кремлендә табылган ханнарның каберләре мавзолей-төрбәгә урнаштырылды. Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

Әлеге чара махсус Болгар җыены алдыннан, бөтен Россия мөселманнары, мөфтиләр, хәзрәтләр, имамнар Казанга җыелу вакытына туры китерелде.

Башта Кол Шәриф мәчете каршында җеназа намазы укылды. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев намазга ният кылды, ханнар рухына җеназаны Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин укыды. Дүрт җәсәдне тәкбир әйтеп дин әһелләре Сөембикә манарасы каршындагы мавзолей-төрбәгә китерде. Җәсәдәләрне җир куенына салганчы, Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев шушы вакыйганың әһәмиятен билгеләп узды.

“Без бүген тагын бер истәлекле, тарихка зур хәрефләр белән язылырлык вакыйга шаһитлары. Бүген шанлы дәүләтебез булган ханлыгыбызда идарә иткән ханнарның җәсәдләрен җир куеына тапшырабыз. Бу вакыйга безнең үзаңыбызны үстерүгә, “шундый юлбашчыларыбыз булган” дип балаларыбызга сөйләргә мөмкинлек бирә”, – дип белдерде Баш казый.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында соңгы елларда халкыбызның тарихына зур игътибар бирелүен ассызыклады.

“Үзебезнең җирлек, халкыбызның, дин тарихына игътибар юнәлтәбез. Ханнарыбызның җәсәдләрен җир куенына урнаштырабыз. Бу күптәнге теләк, бүген ул тормышка аша. Мин археологларга, архитекторларга, дин әһелләренә рәхмәтлемен. Бу бик изге һәм кирәк эш”, – дип билгеләде ТР Президенты.

Минтимер Шәймиев бүген тарихи урында чираттагы тарихи вакыйга булуын шәрехләде. “Бу урында сугыш та игълан ителгән, монда солых та төзелгән, килешүләр дә булган. Бу бай һәм катлаулы тарихыбыз урыны. Казан Кремлендә археологлар башкарган эшләрнең бүген җимешләрен күрәбез. Моннан 40 ел элек казу эшләре барганда җәсәдләрне тапкан булганнар. Аннары озак вакыт тикшеренү эшләре барган. Нинди ханнар булуы ачыкланды”, – дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе. Ул ханнарның җәсәдләре мөселман дине йолаларына туры китерелеп җирләнгәне өчен, дин әһелләренә рәхмәтен җиткерде. Шушы эшне гамәлгә ашырган барлык шәхесләргә рәхмәтле булуын белдерде.

Искәртеп үтик, Казанның 1000 еллыгы алдыннан Казан Кремле ныклап өйрәнелә башлагач, Сөембикә манарасы тирәсендә Казан ханнары сөякләре табыла. Моңарчы алар Археология музеенда сакланды. Галимнәребез белдергәнчә, бу сөякләр 1467 елда вафат булган Мәхмүт хан һәм 1518 елда вафат булган Мөхәммәт Әминнеке.

 


“Татар-Информ” МА