Вакыйгалар хроникасы


Авылның олы куанычы

Кайбыч районының Иске Тәрбит урта мәктәбе үзенең бер гасырдан артык яшәү гомерендә өченче тапкыр яңа йортка күчте. Ул Казан губернасының Цивиль өязенә кергән вакытта биредә беренче мәктәп 1897 елда чиркәү каршында ачыла.

Икенчесе - ике катлысы 1933 елда төзелә. Монысы да авыл халкы көче белән торгызыла. Аңа 14 авылдан йөреп укыйлар. Укыту татар телендә алып барыла. 1964 елда бу мәктәпкә Россия Федерациясе Министрлар Советы карары нигезендә шушы мәктәпне тәмамлаган Советлар Союзы Герое Михаил Кузьмин исеме бирелә.

Монысы - өченчесе шулай ук ике катлы. 162 урынга исәпләнгән. Шунда ук 24 урынлы балалар бакчасы да бар. Хәзерге комплекска 150 укучы мәктәпкә, 15 бала бакчага йөри. Авыл үсеп, балалар күбәеп киткән очракта, янкорма күтәрү мөмкинлеге дә исәпкә алынган. Мәктәп Рим Халитов җитәкчелегендәге "Татглавинвестстрой" заказы буенча генераль директоры Ирек Закиров булган "Татагропромстрой" ачык акционерлык җәмгыяте төзүчеләре тарафыннан җиткерелгән. Гомумән республикада төзелгән барлык мәктәпләр дә шушы оешма эшчеләренең җылы куллары аша уза.

Иске Тәрбит урта мәктәбе илебезгә шактый күп талантлы кешеләр тәрбияләп чыгарган. Шуларның кайберләре, аерым алганда, медицина фәннәре докторлары, Казан дәүләт медицина академиясе профессорлары бертуган Иван Егорович һәм Юрий Егорович Микусевлар, Татарстанның атказанган артистлары Елена Бичарина һәм Лидия Әхмәтова (Ямщикова) һәм башкалар авылдашларының шатлыкларын уртаклашырга кайтканнар иде.

Авыл халкы яңа мәктәп - белем бирү комплексын ачу тантанасына Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевне түземсезлек белән көтеп алды. Ул мәктәп болдырына кадәр шактый араны укучылар, ата-аналар, укытучылар тезелгән җанлы коридор аша узганда балалар янына да, олылар янына да туктый-туктый узды.

Кайбыч районы хакимияте башлыгы Җәүдәт Гаффаров яңа мәктәп төзүдә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевнең турыдан-туры өлешен күрсәтеп, районда моңа кадәр дә Чүти һәм Хуҗа Хәсән авылларында урта, Байморзада башлангыч мәктәп салынуын билгеләп үтте.

Мәктәп директоры урынбасары Галина Семенова үзенең зур рәхмәтен укытучылар һәм ата-аналар исеменнән җиткерде. Ул яңа уку елын 50 нче тапкыр яңа мәктәптә каршылый икән.

- Без кайчандыр, мондагы тормыш уңайсызлыкларыннан качып, күрше Чуашстан Республикасына күчмәкче булып йөргән идек, - диде ул. - Ярый әле, ул вакытта кызган башларны суытучы табылды. Хәзер алар үзләре бездәге тормышка кызыгып йөриләр.

Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев мәктәп ачу җыенына килгән авыл халкы алдында якынлашып килүче Республика көне уңаеннан моннан 11 ел элек булган Декларация кабул итү вакыйгасын, ул вакыттагы кайбер кешеләрдә булган икеләнүләр, аннан соңгы елларда башкарылган иҗади эшләр турында тәфсилләп сөйләде.

- Ул вакытта без барыбыз да бергә ныклап эшкә тотынырга, ыгы-зыгыга юл куймаска, республикабызны кулга-кул тотынып аякка бастырырга, дигән фикер белән эш иттек, - диде ул. - Нәкъ шушы елларда бер-беребезне аңлашып, күмәкләшеп, кулга-кул тотынып яшәгәнгә күрә, шушындый матур вакыйгаларга килеп җиткәнбез икән, барыгызга да бик зур рәхмәтемне әйтәм. Мондый сүзләрне 5-6 ел элек сөйләү, бәлки, кирәктә булмас иде. Хәзер инде, ун елдан артык вакыт узганнан соң, болар турында авыз тутырып сөйләшә башларга да мөмкинлек туды, дип әйтәсем килә. Чөнки безнең сезнең белән эшләгән эшләребез, шушы кыска гына чорда үткән юлыбыз бар. Шушы елларда сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә булмасын, башкарган эшләребез шактый.

- Республикадагы икътисад күтәрелеше, ахыр чиктә, халыкның социаль хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Әгәр дә без нефть табуны, нефть химиясен, машина төзелешен үстермәсәк, мәктәп төзеп тә, юл салып та, газ үткәреп тә булмас иде, - ди Президент М.Ш.Шәймиев. - Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында табыш бар, дип әйтә алмас идем мин. Шуны аңлап, хәзерге вакытта нефть химиясе өлкәсендә яңа проектлар эшлибез, аларны тормышка да ашырабыз. Моннан тыш та чит ил компанияләре белән зур күләмле яңа проект турында сүз алып барабыз. Халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү шушы нигездә генә булырга мөмкин. Безнең сәясәтебез бүгенге көн белән генә чикләнеп калырга тиеш түгел. Республиканың киләчәге тагын да матуррак. Халыкның көнкүрешен яхшырту нигезендә нәтиҗәле эш алып барылачак.

Президент М.Ш.Шәймиев конкрет җирлеккә тукталып, Кайбычның саф авыл хуҗалыгы районы булуын билгеләп үтте. Монда бөтен мәсьәлә авыл хуҗалыгына барып тоташа, диде ул. Монда көчеңнән килсә, күпме табыш ала аласың, шулкадәр эшләргә кирәк. Башка чара юк. Әллә нинди тормыш рәвеше турында хыялланырга мөмкин, әмма сезнең язмышыгыз үз кулыгызда.

Авылыгыз матур, халкыгыз мәрхәмәтле икән, диде ул аннары. Сез аз эшләгәнне дә күп итеп күрә белә торган халык икәнсез, күңелегез киң. Әле монда башкарасы эшләрегез шактый күренә. Очрашканда урам турында да әйтеп куйдылар. Хәзер киләсе ел өчен бюджет формалаштырыла. Акчаны бераз бюджеттан биреп, калганын үз көчең белән башкарып чыгып була. Бу бөтен республика авыллары буенча шулай. Ә бездә алар 3 меңнән артык. Авыл эчендәге юлларны тәртипкә китерүне этаплап башлап җибәрергә кирәк.

Мәктәпләргә килгәндә, быел аларны ачуның ниндидер үзенчәлеге бар шикелле. Яңарак кына Тәтеш районында Пролей-Каша авылында чуаш халкы өчен мәктәп ачсак, бүген инде менә сездә татар халкының христиан динен тота торган керәшен авылында. Бу авылда яши торган 324 кешенең 312се керәшен татарлары икән. Президент халык санын алу алдыннан керәшен мәсьәләсен куертырга теләүчеләр турында да сөйләп алды. Менә бүген сезнең авылда да яңа мәктәп ачабыз, диде ул, сез анда ничек һәм нинди телдә укырга телисез, шул юнәлештә эш итә аласыз. Бездә ике телне капма-каршы куярга ярамый, рус һәм татар телләре дәүләт теле. Без ике телне дә яхшы белергә тиеш.

Дөресен әйткәндә, безнең өчен мәҗбүри дә әле ул. Безнең хәзер хыялыбыз чит телне дә белү. Ә Кайбычта чит тел укытучылары җитеп бетми икән. Безнең балаларыбыз дөнья илләре белән аралашканда сөйләшә алмыйча аптырап торырга тиеш түгел.

Президент М.Ш.Шәймиев хәзерге мәктәпләрнең мәгълүматлаштырылуы, 2007 елга кадәр республика мәктәпләрендәге барлык компьютерларның да Интернетка тоташтырып бетереләчәге турында сөйләде. Без бу программаның яртысыннан артыгын эшләдек инде, диде ул.

"Татагропромстрой" ААҖ генераль директоры Ирек Закиров мәктәпнең "Алтын ачкычын аның директоры Анатолий Васильевка тапшырды.

Президент М.Ш.Шәймиев һәм мәгариф министры Фарис Харисов, мәктәп болдырына тартылган ал тасманы кисеп, I класс укучыларын белем сараена кертеп җибәрделәр. Ул арада Лидия Әхмәтова Иске Тәрбит урта мәктәбенә багышлап үзе язган җырны башкарды. Президент мәктәпне карап чыгып килгәндә болдырда Лена Бичарина "Сагынам, дуслар" җырын башкара иде. Ул җырчыны азагына кадәр тыңлап: - Күңелгә тия беләсеңдә инде, бигрәк моңлы җырлыйсың, - дип, аңа чәчәк бәйләме бүләк итте.

Мәктәп ачу тантанасында тарих фәннәре докторы, Казан финанс-икъти-сад институтының социология кафедрасы мөдире, Татарстан Фәннәр академиясенең Социология советы җитәкчесе, элеккеге мәгариф министры Владимир Васильевич Иванов та катнашты. Мин аңардан мәктәпне караганнан соң туган фикерләре белән уртаклашуын сорадым.

- Президентыбыз М.Ш.Шәймиевнең керәшен татарларына карата зур игътибарлы булуы билгеле инде. Ул халык санын алу алдыннан керәшен лидерларын җыеп сөйләшкән иде. Шуннан без Президент Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин кушуы буенча керәшен авылларының социаль структурасын камилләштерү буенча махсус план эшләгән идек. Ул вакытта Иске Тәрбит мәктәбе дә шул планга кертелде. Республика җитәкчеләренең керәшен татарларына игътибарлы карауларына без рәхмәтле. Татарстан Фәннәр академиясе дә аларның тарихын һәм көнкүрешен өйрәнүгә җитди игътибар бирә. Шулай булгач, минем бу мәктәпне ачуда катнашуым очраклы түгел.

Соңыннан Президент М.Ш.Шәймиев Кайбыч районы кырларында урып-җыюның торышы белән танышты. Элеккеге 4 хуҗалыкны берләштергән "Алтын башак" агрофирмасының Мөрәле авылы янындагы шикәр чөгендере плантациясендә туктап, "Кора" немец комбайннарының эше белән кызыксынды. Агрофирма 1500 гектарда шикәр чөгендерен бернинди кул көче кертмичә үстерә. Хәзергә уңыш һәр гектардан 380 центнер чыга. Сентябрьдә ул 400 центнердан артып китәргә тиеш. "Алтын башак"ның хәзер 10.646 гектар җире бар. Кайчандыр бөлгенлеккә төшкән 4 хуҗалык Ринат Гобәйдуллин җитәкчелегендәге “Татфондбанк” карамагына күчкәннән соң, яңа көч, яңа дәрт белән күтәрелеп, көчле дулкын булып яши башлаганнар. Президент М.Ш.Шәймиев Ринат Гобәйдуллинга карап: — Барлык банкирлар да чәчү әйләнешен шулай яхшы белсә иде ул, - дип куйды.

Президент чөгендер игүчеләрнең эшеннән канәгать калуын белдерде.


"Ватаным Татарстан", 26 август 2003 ел