Вакыйгалар хроникасы


Калининград өлкәсе делегациясе Казанда

2 ноябрьдә кичен "Казан" халыкара аэропортына махсус рейс белән Калининградтан Губернатор Владимир Егоров җитәкчелегендәге Калининград өлкәсе делегациясе килде. Самолет янында кунакларны "Бердәм Россия" партиясе югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Журналистлар белән әңгәмәдә Минтимер Шәймиев һәм Владимир Егоров шуны күрсәтеп узды: дүрт көнлек визит барышында Татарстан һәм Калининград өлкәсе арасында социаль-икътисадый, мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен бик күп эш эшләргә кирәк булачак.

- Шушы елларда Президент Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстанда ирешелгән уңышлар бездә зур ихтирам тудыра, - дип ассызыклады Владимир Егоров - Безнең бурыч моны өйрәнү һәм элемтәләрне киңәйтүдән, бигрәк тә тышкы икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү буенча конкрет адымнар тәкъдим итүдән гыйбарәт. 2002 елда Калининград өлкәсенең тышкы сәүдә әйләнеше 2,207 миллиард АКШ доллары тәшкил итте, агымдагы елның беренче яртысында бу сан 1,141 миллиард доллар дәрәҗәсендә булды.

Калининград өлкәсе Россиянең аның башка территориясеннән тулысынча аерылган иң көнбатыш төбәге булып тора. Өлкәдә 941,8 мең кеше яши, шул исәптән шәһәр халкы аларның 80 процентын тәшкил итә. Калининградта 421,1 мең кеше яши. 1996 елда Калининград өлкәсенә аерым икътисадый зона статусы бирелде. Өлкә икътисады нигезен сәнәгать тәшкил итә.

Балык, машина төзелеше, ягулык, целлюлоза-кәгазь, азык-төлек тармаклары сәнәгатьнең төп тармаклары булып тора. Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең күпчелеге Калининградта тупланган, алар суднолар, вагоннар, краннар, яктылык техникасы җиһазлары, катлаулы технология җиһазлары эшләп чыгара. Күрше дәүләтләр, Польша, Германия һәм Литва төп тышкы сәүдә партнерлары булып тора.

Минтимер Шәймиев Калининградның уникаль стратегик урын биләвен күрсәтеп узды, ул - Балтыйк диңгезендә Россия Федерациясенең катмый торган бердәнбер порт комплексы һәм аның зур потенциалын файдалану гадәттән тыш әһәмиятле. Калининградның транспорт төене кызу темплар белән үсә, шушы мөмкинлекләрне файдаланып, Татарстан үз предприятиеләре продукциясен чит ил базарларына чыгара ала. М.Ш.Шәймиев Татарстан машина төзелеше продукциясен экспортлауның зур киләчәге булуына ышана.

Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсе арасындагы үзара мөнәсәбәтләр ТР Хөкүмәте һәм Калининград өлкәсе хакимияте арасында 2003 елның 19 маендагы Сәүдә, икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә нигезләнә. 2002 елда Татарстанның Калининград өлкәсе белән төбәкара сәүдә әйләнеше 42,3 миллион сум тәшкил итте, бу - 2001 елдагыдан бер ярым тапкыр күбрәк (29 миллион сум). Татарстаннан продукция чыгару 20,8 миллион сум тәшкил итте һәм, 2001 ел белән чагыштырганда, 2,1 тапкыр артты, товар кертү күпкә артмады (1,1 тапкыр) һәм 21,5 миллион сум тәшкил итте.

Бөтенроссия халык санын алу башлангыч йомгаклары буенча, Калининград өлкәсендә 16 мең татар яши. Руслар һәм белоруслардан кала, татар диаспорасы сан ягыннан өченче урынны тота. Күп кенә иҗтимагый оешмалар, татар мәдәни үзәкләре төзелде. Татар мәхәлләсе өлкә һәм шәһәр хакимиятләре уздыра торган барлык иҗтимагый һәм мәдәни чараларда - рәсми тантаналарда, бәйрәмнәрдә, мәдәният көннәрендә, шәһәр көннәрендә катнаша. 2003 елда "Татарстан" Калининград сәүдә-сәнәгать компаниясе төзелде. Татарстан товарларын һәм продукциясен Калининград өлкәсенә һәм якын тирәдәге илләргә чыгару, шулай ук республикага кирәкле товарларны безгә китерү шушы компаниянең генераль юнәлеше булып тора. Минтимер Шәймиев Калининградта татар диаспорасының тормышы һәм мәдәни үсеше өчен кирәкле барлык шартларны тудырулары өчен Владимир Егоровка рәхмәт әйтте.

Делегациянең республикада булуы программасы кысаларында Татарстан һәм Калининград өлкәсе предприятиеләре күргәзмә - тәкъдирләүне ачу, Казан вертолет заводында булу, шәһәрнең күренекле урыннарын карау планлаштырылды. 5 ноябрьдә Чаллыда һәм Алабугада булу күздә тотыла. Кунаклар "КамАЗ" һәм "АлАЗ" заводларын караячак.

3 ноябрьдә "Казан ярминкәсе" күргәзмә-комплексында "Татарстан Республикасында Калининград өлкәсе икътисады көннәре" дигән Калининград өлкәсе предприятиеләре күргәзмә - тәкъдирләүне ачу булды. Аны ачу тантанасында "Бердәм Россия" партиясе югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев һәм Калининград өлкәсе Губернаторы Владимир Егоров катнашты.

Экспозициягә Россия Федерациясенең иң көнбатыштагы төбәге сәнәгатенең төп тармаклары продукциясе куелган. Алар арасында ягулык ("Калининграднефть"), балык (Көнбатышның балык сәнәгате берлеге), текстиль ("Балттекстиль"), агач эшкәртү ("Төньяк-көнбатыш урман сәнәгате компаниясе") тармагы бар. Калининград горурлыгы - гәрәбәдән ясалган әйберләр куелган стенд кунаклар игътибарын бигрәк тә җәлеп итте.

Шушы күргәзмәнең бер-беребезне күбрәк белергә, Татарстанның Калининград өлкәсе белән элемтәләрен киңәйтүгә һәм ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышанам, - диде Минтимер Шәймиев. - Сәнәгать потенциалы буенча төп төбәкләр бишлегендә урын биләүче Татарстан стратегик яктан әһәмиятле шушы край территориясендә лаеклы урын алырга тиеш. Калининградның йөк күчереп төяү төене нефть һәм нефть продуктларын, машина төзелеше продукциясен безнең республикадан чит илләргә экспортлау өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Минтимер Шәймиев ике төбәкнең тыгыз хезмәттәшлеге аларга бәя биреп бетергесез файда бирәчәгенә ышаныч белдерде.

Шушы ук көнне "Казан ярминкәсе"ндә "түгәрәк өстәл" утырышы булды. Анда эшлекле хезмәттәшлек перспективалары тикшерелде. Аннары Губернатор Владимир Егоров КВЗда булды, анда Казан вертолет төзүчеләренең иң яңа эшләнмәләре белән танышты.

Шул ук көнне кичен Калининград өлкәсенең Губернатор Владимир Егоров җитәкчелегендәге делегациясен Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Яклар Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү мәсьәләләрен тикшерде.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, Татарстан Премьер-министры урынбасары - транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Татарстан сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

3 ноябрьдә парламентта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Калининград өлкәсе Думасы Рәисе Владимир Никитин очрашты.

Владимир Никитин Казанга Губернатор Владимир Егоров җитәкчелегендәге Калининград өлкәсе делегациясе составында килде. Владимир Никитин күрсәтеп узганча, закон чыгару җыелышлары арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелырга мөмкин, ләкин бу эш шушы очрашу барышында эшләнмәячәк.

- Үзенең геосәяси урынына бәйле рәвештә, кызганыч ки, Калининград өлкәсенең Россия Федерациясе субъектлары белән элемтәләре йомшак, - диде ул - Без Шлезвиг-Гольштейн һәм Бранденбург җирләре (Германия) закон чыгару җыелышлары белән һәм Польшаның ике сеймигы - Диңгез буе һәм Варминь-Мазур воеводалыклары сеймиклары белән парламентара хезмәттәшлек турында ике килешү төзедек. Бездә Литва һәм Калининград парламентчылары форумы да эш итә. Әгәр Свердлов өлкәсе Закон чыгару Җыелышы белән парламентара хезмәттәшлек турында килешүне исәпкә алмасак, чылыкта Россия төбәкләре парламентчылары белән мөнәсәбәтләребез урнаштырылмаган. Әмма без мондый хезмәттәшлекне урнаштыру белән кызыксынабыз. Уртак чигебез булмауга карамастан без Россиягә йөз тотарга тиешбез.


"Ватаным Татарстан", 4 ноябрь 2003 ел