Вакыйгалар хроникасы


Театр юбилее

6 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды.

"Икенче төп" татар театрының (Камал театрыннан соң) биографиясе якты һәм үзенчәлекле. Ул 1933 елда Кәрим Тинчуринның шәхси инициативасы нигезендә Татар дәүләт академия театры филиалы буларак оештырыла. Труппа нигезен төрле елларда танылган артистлар Гөлсем Болгарская, Зариф Закиров, Касыйм Шамил, Вера Минкина, Зәйнәп Камалова, Фәридун Юнысов һ.б. тәшкил итте.

50 нче елларда труппа Казан театр училищесын тәмамлаган яшь артистлар белән тулыланды, хәзер алар – театрның өлкән буын актерлары. Алар арасында ТАССРның халык артистлары Люция Фарсина, Сания Исмәгыйлева, Гата Нуруллин бар. 1988 елда ТАССРның Министрлар Советы карары нигезендә театрга бөек татар драматургы, актер һәм режиссер Кәрим Тинчурин исеме бирелде. Шул ук елда театр үзенең статусын да үзгәртте: күчмәдән стационар театрга әйләнде. Г.Камал исемендәге академия театры яңа бинага күчкәннән соң ярты гасырдан артыграк вакыт дәвамында күченеп йөргән Тинчурин театры "өйле" булды. Шуннан башлап театр тарихында яңа сәхифә башланды. Бертольд Брехт пьесасы буенча баш режиссер Рәшит Заһидуллин куйган "Кураж ана һәм аның балалары" спектакле театрның милли сәнгатьтә өр-яңа иҗат юлларын эзләвен күрсәтте.

Театрның юбилей кичәсендә ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын укыды. Анда, аерым алганда, болай диелә: "Сез, икенче татар театры буларак, милли традицияләрне дәвам иттерәсез һәм камилләштерәсез. Татарларның театр сәнгате аеруча зур әһәмияткә ия, шуңа күрә милләтнең тәрбиячесе булу - бик зур җаваплылык алу дигән сүз. Безнең бурыч - мәдәнияттә бүгенге көнгә ирешелгән биеклекне саклап калу".

Зөләйха Хәкимҗанова ТРның халык артисты, Шамил Фәрхетдинов, Люция Галләмова һәм Әлфия Хәсәнова ТРның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәргә лаек булды. Театрның рәссамы - сценографы Роман Моровка ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Республика җитәкчелеге театрга ике "ГАЗель" машинасы бүләк итте.

Тинчуринлыларны юбилей белән ТР мәдәният министры Илдус Тарханов, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Качалов театрының баш режиссеры Александр Славутский, Россия һәм Татарстанның халык артистлары Шәүкәт Биктимеров һәм Вера Минкина, хезмәттәшләре котлады.


"Ватаным Татарстан", 11 ноябрь 2003 ел