Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы депутатлары исеменнән барлык утырышта катнашучыларны һәм Минтимер Шәймиевне истәлекле вакыйга – Польшаның Краков шәһәрендә 2017 елның 9 июлендә узган Бөтендөнья мирас комитетының 41 сессиясендә Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге монастыреның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе белән котлады.  

Бүген депутатлар РФ Президентына юллау өчен Россия һәм Татарстанның дәүләт идарәсе органнары арасындагы вәкаләтләрне билгеләү вариантларын карау буенча комиссия булдыру турындагы мөрәҗәгать кабул иттеләр.

Дәүләт Советы утырышында 2016 елда Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыятьләре институтларының торышы һәм үсеше турында ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин доклад ясады.

Бүгенге  утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тәкъдиме буенча көн тәртибенә кертелгән 21 мәсьәлә каралды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте