Вакыйгалар хроникасы


Бәхетле ул Вера Минкина

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кичә талантлы артистка Вера Минкинаның иңенә челтәрле ак шәл япты. РФ халык артисткасын, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасын 85 яше тулу уңаеннан тәбрик итеп, М.Шәймиев ул иҗат иткән онытылмас образларның тамашачы күңелендә мәңгегә калачагын әйтте.

Вера Егоровна театрда 1952 елдан бирле эшли. Сәләтле булу, хатын-кыз табигатен нечкә төшенү, оптимизм, хезмәт сөю шушы артисткага татар милли театры тарихына матур сәхифәләр язу мөмкинлеге бирде. Аның барлык персонажлары тормышны ярата. Ул, тамашачыларны юмор дөньясына бик оста кертеп, комедияләрдә уйный. Аның Кәләмзәсе ("Зифа", Н. Исәнбәт), Зөлкагыйдә ("Кыю кызлар", Т.Гыйззәт), Сания ("Качу", Н.Исәнбәт), Бибиәсма ("Бәхет елмайган чакта", X.Вахит), Туганым ("Банкрот", Г.Камал) - менә шундыйлар. Артистканың иҗат колачы киң - татар һәм рус пьесаларында шау-шулы, шук димчеләр, К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл", М. Әмирнең "Минем хатын", К. Шамилнең "Аҗаган" әсәрләре буенча куелган спектакльләрдәге җитез шук малайлар образларын иҗат итте. Гаян ("Җиргә яшерелгән серләр", А Гыйләҗев), Мәрхәбә ("Татар хатыны ниләр күрми", Г. Ибраһимов), Хәмдебану (“Әлдермештән Әлмәндәр", Т. Миңнуллин) һәм ул тудырган башка образларны тамашачылар яратып кабул итте. Вера Минкина Туфан Миңнуллинның "Моңлы бер җыр", дигән фәлсәфи-публицистик драмасында Муса Җәлилнең анасы ролен башкарды, һәм моны Мәскәү театр җәмәгатьчелеге югары бәяләде. Аңа башка рольләрне иҗат иткәндә дә сәхнә уңышы юлдаш булды.

Вера Егоровна бүген дә Камал театры сәхнәсендә - ул "Әлдермештән Әлмәндәр" һәм "Гөргери кияүләре" (Т. Миңнуллин) спектакльләрендә уйный. Аның сүзләренә караганда, ул һәр рольне рәхәтләнеп башкара. Беркайчан беркемнән дә көнләшмәгән, тормыштагы күңелсезлекләрне язмыштан зарланмыйча җиңеп чыга. Ул сугыштан соңгы авыр чорда ире үлгәннән соң кулында кече яшьтәге ике бала белән калган килеш, аларны лаеклы кешеләр итеп үстерә алды. Бәхет нәрсәдән гыйбарәт соң? Балаларда, оныкларда, сәламәтлектә ул бәхет. Һәм театрда. Вера Егоровна Минкина шундый фикердә.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР мәдәният министры Илдус Тарханов, ТР Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Ринат Таҗетдинов һәм башкалар катнашты.


"Ватаным Татарстан", 19 декабрь 2003 ел