Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән өч объект безгә ышаныч бирә”

Бүген Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендәге объектларда күчмә киңәшмә уздырды. 

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш”фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР мәдәнияят министры Айрат Сибагатуллин, Яшел Үзән муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Тыгин, Казан руханилар семинариясенең беренче проректоры игумен Евфимий, Зөя Богородице-Успение ирләр монастыре настоятеле атакай Симеон, “Зөя утрау-шәһәрлеге” музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин, Россия ИКОМОС комитетының вице-президенты, Казан мәдәният институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рафаэль Вәлиев, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрекъ институты директоры Рамил Хәйретдинов, “ТР ТИТИ” ДКУ ( ГКУ “ГИСУ РТ) директоры урынбасары Рафар Шакиров катнашты.

Киңәшмә Елга вокзалы янындагы археологик зонада башланды. Монда Россиядә бердәнбер булган Агач археологиясе музее булдырыла.

Аннары Минтимер Шәймиев  күгәрчен оясында булды.  Аны  утрауда яшәүче Геннадий Горохов, XIX гасыр Казан губернасына охшаган проект буенча,  республиканың Мәдәният министрлыгы белән килешеп, 2014 елда төзегән. “Казан күгәрчен оясы” туристлар өчен популяр объектка әверелгән. Хәзер Гороховларның 70 күгәрчене бар. Минтимер Шәймиев һәм Геннадий Горохов  бергәләп күккә күгәрчен очырдылар.

Алга таба Минтимер Шәймиев рәссам Геннадий Архиреев музееның тантаналы ачылышында катнашты. Музей Троицкая урамында ике катлы агач бинада урнашкан. Йорт XIX гасыр ахырында төзелгән, ул Иоанн-Предтеченск хатын-кызлар гыйбәдәтханәсенә караган. Минтимер Шәймиев шулай ук рәссамның тол хатыны Светлана Колина белән очрашты. Рәссам Геннадий Архиреев Зөядә туган, анда аның әнисе сәяси репрессияләр чорында җибәрелгән була.
Светлана Колина музейга йөзгә якын көнкүреш һәм шәхси әйберләрен бүләк иткән. Экспозициядә рәссамның “Зөя утрау-шәһәрчеге” тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының шәхси милкендә булган 30дан артык хезмәте тәкъдим ителгән. Моннан тыш, 30га якын әсәрен Светлана Колина вакытлыча кулланышка тапшырган.

Минтимер Шәймиев музейда булдырылган рәхәт иҗади мөһит булуын билгеләп үтте, шулай ук эшләрне башкарган “Әйбәт" дизайн-студиясенә аерым рәхмәтен җиткерде.
Аннан соң, киңәшмәдә катнашучылар, Успение монастыре территориясенә килделәр. 9 июльдә ЮНЕСКО комитетының 41 нче сессиясендә Зөя утрау-шәһәрчеге Успение чиркәве ЮНЕСКО Бөтендөнья тарихи мирасы исемлегенә кертелде.Г

Минтимер Шәймиев шулай ук Успение монастыреның Никольский чиркәве бинасында урнашкан Успение монастыре музеен карады. Монда реставрацияләү эшләре 2017 елның маенда төгәлләнгән.

Успение чиркәве Зөя утрау-шәһәрчегендә иң зур чиркәү һәм кабатланмас тарихи һәйкәл булып тора. Чиркәүнең иң төп үзенчәлеге булып фреска рәсем сәнгате циклы тора.

Киңәшмә азагында Минтимер Шәймиев XVII йөз ахыры –XVIII йөз башында төзелгән Надврат чиркәвендә булды. 1930 елларда чиркәү сүтелгән була, капкалары белән түбәнге өлеше генә кала. 2012-2013 елларда чиркәү “Яңарыш” фонды ярдәме белән яңадан торгызыла. Хәзерге вакытта Епархияя тарафыннан чиркәүнең эчке ягы һәм иконалар яңадан булдырыла.

2017 елның 18 июлендә Надврат чиркәве изгеләштерелә һәм анда яңадан православие гыйбадәтләре булачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина.