Вакыйгалар хроникасы


Яшел Үзәндә - яңа җитәкче

Бүген республиканың Яшел Үзән шәһәрендә халык депутатлары берләштерелгән советының чираттан тыш сессиясе узды. Сессия эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, республиканың авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау, сәнәгать, финанс, экология, яшьләр эшләре, мәгариф, социаль яклау министрлары, районның эре предприятие җитәкчеләре катнашты.

Чираттан тыш 22 нче сессия Яшел Үзән хакимияте башлыгы, халык депутатлары берләштерелгән Советының рәисе Равил Зиннәтуллинның, яңа вазыйфага күчерелүе сәбәпле, эшеннән азат ителүе һәм районга яңа җитәкче билгеләнүе уңаеннан үткәрелде.

Тумышы белән Яшел үзәннән булган Равил Зиннәтуллин район белән биш ел җитәкчелек итте. Шушы көннән ул "Татэнерго" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары вазыйфасын башкарачак. Аның урынына Яшел Үзәнгә Чаллы хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Емельянов билгеләнде.

Татарстанның төньяк-көнбатышында, Идел елгасының сул як ярында урнашкан Яшел Үзән шәһәре һәм районында 158 меңнән артык кеше яши. Район аша эре тимер юл челтәре, Казан-Түбән Новгород автомобиль магистрале үтә. Шәһәрдә республикада танылган эре предприятиеләр эшли, алар арасында - А.М.Горький исемендәге судно төзелеше заводы, "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе, Идел буе фанер-өй җиһазы комбинаты, тегү фабрикасы, сөт, ипи, азык-төлек комбинатлары. Шулай ук районда агач эшкәртү, химик-лаборатор приборлар заводы, тире урман хуҗалыгы, ит һәм тире сәнәгате, сөт эшкәртү, икмәк заводлары эшли. Яшел Үзәндә язгы һәм уҗым бодае, уҗым арышы, арпа, солы, бәрәңге һәм яшелчәләрдән зур уңыш җыеп алына. Терлек асрауда сөт-ит терлекчелеге, кошчылык, умартачылык төп тармаклардан санала. "Равил Зиннәтуллин хакимияткә районда тормыш җиңел булмаган вакытта килде. Без аны тәҗрибәле, булдыклы җитәкче итеп беләбез. Үзенең белемен алга таба республиканың энергетика өлкәсендә дә уңышлы кулланыр дип өметләнәбез", - диде Президент үз чыгышында.

Геннадий Емельянов, Минтимер Шәймиев сүзләренчә, шулай ук зур тәҗрибә туплаган, һәр эшне төптән белгән, кырыс, әмма гадел җитәкчеләрнең берсе. Ул үзе дә эшли, аның белән бергә эшләгәнне дә ярата. "Әлбәттә, Чаллыда да чишеләсе мәсьәләләр юк түгел, ләкин анда "КамАЗ" предприятиесе, эшмәкәрлек структурасы җайга салынган, ә Яшел Үзәндә башкарасы эшләр күп", - диде Президент. Шул уңайдан Минтимер Шәймиев районның киләчәге өметле булуына басым ясады. Билгеле булганча, "Кызыл Шәрык" ачык акционерлык җәмгыяте Яшел Үзәннең авыл хуҗалагын заманча иң алдынгы техника белән җиһазландыруга алынды. "Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр ниһаять хезмәт хакларын күрә башлады, якын киләчәктә алар 10 меңгә җитсә, бер дә гаҗәпләнмәгез", - диде М.Шәймиев.

Шулай ук Президент районның яшелчә, кошчылык өлкәсендәге уңышлары, А.М.Горький исемендәге судно төзелеше заводы, "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе, Идел буе фанер-өй җиһазы, пыяла, урман хуҗалыгы комбинатларының эшчәнлеге белән кызыксынды. Республика җитәкчесен аеруча районда торак-коммуналь мәсьәләләрнең уңышлы чишелеше куандырды. Тузган торак программасы буенча яңа фатирга чират торган 3500 яшелүзәнледән бүгенге көндә 840 гаилә генә калып бара, аларның да 500е агымдагы елда яңа фатирлы булачак.

Чираттан тыш сессиядә катнашучы шәһәр һәм район депутатлары Президентка район халкын борчыган башка мәсьәләләр белән дә мөрәҗәгать итте. Яшел Үзәндәге Үзәк хастаханәнең терапия корпусы төзелеше башланганга инде ун елдан артык вакыт үткән. Эшне төгәлләү өчен якынча 30 миллион сумга якын акча кирәк, ә быел төзелешкә бары тик 5 миллион каралган. Минтимер Шәймиев әлеге мәсьәләгә якын арада - беренче кварталга нәтиҗәләр ясаганнан соң әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде.

Шулай ук Васильево бистәсендәге татар мәктәбе иң борчыган темаларның берсе булды. Мәктәп урнашкан бинаның инде 100 еллык тарихы бар. Заманча таләпләргә җавап бирмәү, ашханә, спорт, акт заллары булмау һәм укучыларның елдан-ел артуы сәбәпле мәктәп яңа бинага мохтаҗ. Шулай ук яшелүзәнлеләр районга яңа музыка мәктәбе, мәдәният йорты, никах теркәү сарае кирәклеген дә искә алды.

22 нче чираттан тыш сессиядә катнашучылар Яшел Үзәннең халык депутатлары берләштерелгән Советының рәисе итеп Александр Астраханцевны сайлады.


ИА "Интертат", 9 февраль 2004 ел