Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Александр Вешняков белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Александр Вешняковны кабул итте. Очрашуда шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Колюшин, комиссия Аппараты Киңәшчесе Надежда Блинова, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Президентның Дәүләт киңәшчесе Рафаил Хәкимов, ТР Президенты Аппаратының оештыру эшләре бүлеге мөдире Булат Зиннуров, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин катнашты.

Билгеле булганча, Казанга ике көнлек визит белән килгән Александр Вешняков кичә ТР Дәүләт Советы җитәкчелеге, бүген иртән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары белән очрашты. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Үзәк сайлау комитеты рәисе Россиянең булачак Президент һәм Татарстанның Дәүләт Советы сайлауларына әзерлек эшләрен күрергә, җитешсезлекләрне ачыкларга, республикада сайлау алды вәзгыятен бәяләргә килгән. "Татарстанда сайлаулар беренче тапкыр күп партиялелек һәм бер мандатлы депутатлар системасы буенча үтәчәк. Бүгенге очрашуда без күп мәсьәләләргә кагылдык. Сайлаулар системасын камилләштерү, бу өлкәдәге хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләштек", - диде Татарстан Президенты журналистлар белән үткән әңгәмәдә.

Александр Вешняков та Минтимер Шәймиев белән очрашуда күп төрле мәсьәләләр хакында фикер алышынуын билгеләп үтте. "Сүз сайлаулар турындагы гына түгел, шулай ук социаль мәсьәләләр турында да барды. Әмма безне иң борчыганы - сайлауларда гаммәви мәгълүмат чыганакларының намуссыз адымнарга баруы", - диде А.Вешняков. РФ Үзәк комиссия рәисе булачак сайлауларда матбугатта, радио һәм телевидениедә бары тик төпле, нигезле мәгълүматлар гына яңгырарга тиеш дип белдерде. "Бу күренешләр халыкара күзәтүчеләр алдында да уңайсыз хәлгә куя. Безне сайлаулар вакытында административ басым ясауда гаеплиләр. Татарстан кебек зур дәүләт җитәкчесенең дә шушы мәсьәләгә җитди каравы шатландыра", - диде Александр Вешняков. Минтимер Шәймиев үз чиратында сайлаулар турындагы яңа законны тулысынча хуплавын ассызыклап үтте. "Бу көтеп алган закон булды. Демократик дәүләт төзергә омтылабыз икән, күп партиялелек үсешенә юл ачарга тиешбез. Мин сайлауларда мөмкин кадәр күп партияләрнең катнашуын, Татарстан Дәүләт Советында да аларның вәкилләре булуын телим", - диде Президент.

Александр Вешняков Татарстан белән Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссияләре үзара эшлекле, уңышлы, еш кына иптәшләрчә мөнәсәбәттә эшләвен билгеләп узды. "Гомумән, барлык төбәкләр белән дә элемтәләр шундый дип әйтер идем һәм аларның алга таба да үсүенә өметләнәм. Булачак Россия Президенты сайлаулары шуның дәлиле булыр", - диде комиссия рәисе.

Минтимер Шәймиев Россия Үзәк сайлау комитетының халык ышанычын яулый алган институт булып җитлегүенә куанычын белдерде. "Без барыбыз да үзгәртеп кору чорын кичердек, Үзәк сайлау комиссиясенең уңышлы эшләве илдәге тотрыклылыкны саклап калуда шулай ук зур роль уйнады", - диде Президент.


ИА "Интертат", 13 февраль 2004 ел