Вакыйгалар хроникасы


Президентның Алабугага эш визиты дәвам итә

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевның Алабугага эш визиты дәвам итә. Визитның максаты - биш ел элек булдырылган "Алабуга" икътисади зонасында урнашкан сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышу, биш ел эчендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, фикерләр белән уртаклашу, булган проектларны тормышка ашыру һәм яңа проектлар турында сөйләшү иде. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, Икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Похомов, "Түбән Кама нефтехим" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоы Владимир Бусыгин, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов катнашты.

Президент Алабуга тегү эшханәсендә булды. Ул - Кытай предприятиесе. Әлеге тегү цехы урнашкан бинада элек ашханә булган. Һәм аңа кытайлылар тарафыннан тулысынча ремонт эшләр башкарылган, Кытайдан җиһазлар кайтартылган. Предприятиегә керткән инвестицияләр күләме 30 млн. сум тәшкил итә. Предприятиенең генераль директоры - Мяо Цзиньи сүзләренчә, әлеге тегү эшханәсе ачылганнан соң, өч йөздән артык алабугалылар эш белән тәэмин ителгән. Президент әлеге предприятиенең ачылуын безнең Татарстанда җиңел промышленностьне үстерүгә бер адым булып тора дип әйтеп үтте. "Чөнки Татарстанда җиңел промышленность артта бара", - диде. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, әлеге предприятие зур булмаса да, ул бик мөһим роль уйный. "Кытай дәүләте базар икътисадына иң түбән чыгымнар белән күчү юлын сайлады. Безгә алардан өйрәнерлек нәрсәләр бар. Без бу җитештерүгә ярдәм итәчәкбез", - дип белдерде Президент. Ул шулай ук биредәге хатын-кызларны эш белән тәэмин ителүенең кыйммәтлелеген дә ассызыклап үтте. Эш хакын арттыру мәсьәләсенең мөһим булуын әйтте. Президент әйтүенчә, шушы зонада Алабуганың җитештерү предприятиеләрен тагын ачарга мөмкин. Чөнки монда мәйданнар зур, диде.

Ул шулай ук "ЗАСС Алабуга", "НПЦ Авак", "Алабуга-пластик" җаваплылыклары чикләнгән ширкәттә, "Алабуга сөте" ачык акционерлык җәмгыятендә булды. "ЕлАЗ" һәм "Алабуга" сәнәгать мәйданчыгына кергән предприятиеләрнең иң яхшы продукциясе күргәзмәсен карады. Аңа инвестицияләр таләп ителә торган яңа проектларны күрсәттеләр.

Президент "ЕлАЗ"ның станок-инструменталь заводында киңәшмә үткәрде. Анда ул Алабугада җитештерелә торган товар күләмен ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә торган инвестиция проектлары барлыгын билгеләп үтте. Минтимер Шәймиев барлык үскән илләрдә ирекле икътисади зоналар турында законнар барлыгын әйтте. «Биредә (бу зонада) 5 мең кеше эш белән мәшгуль. Эш күләме - 1 млрд 600 млн сум. Биредә берничә ел элек булганнан соң эшләр яхшырды", -диде. Шуның өчен элеге зонаны җитәкләүчеләргә, хакимият башлыгына рәхмәт хисен белдерде. Безгэ Алабугада эшлэнэ торган эшлэр кызыклы, диде.

Минтимер Шәймиев Алабугада шәһәр башлыгы Илшат Гафуров белән бергә кайнар нокталарда һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә төзелгән мемориалга чәчәкләр куйды. Ул бу мемориалны булдыру идеясен уңышлы дип атады.


ИА "Интертат", 18 февраль 2004 ел