Вакыйгалар хроникасы


Татар әдәбияты авыр югалту кичерә

Озакка сузылган каты авырудан соң, 18 февральдә 76 нчы яшендә Татарстанның халык язучысы, тарихчы-галим Нурихан Фәттахның тынгысыз йөрәге тибүдән туктады.

Нурихан Фәттах (Нурихан Садрилмән улы Фәттахов) 1928 елның 25 октябрендә Башкортостан Республикасының Яңавыл районындагы Күчтавыл дигән татар авылында игенче гаиләсендә туа. 1946 елда Яңавылдагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Диплом алгач, 1951 елдан 1952 елга кадәр Татарстан китап нәшриятенең яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир, ә 1952-1953 елларда Чистай шәһәрендә "Сталин байрагы" газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан, яңадан Казанга кайтып, калган бөтен гомерен профессиональ язучылык эшенә багышлый.

Нурихан Фәттах, әдәбият белән балачактан кызыксынып, мәктәптә укыганда ук шигырьләр, хикәяләр яза башлый. Студент елларында фольклор экспедицияләрендә катнаша, халык иҗаты әсәрләрен җыя, халыкның сөйләм теле үзенчәлекләрен, аның йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм борынгы тарихи риваятьләрен бик мавыгып өйрәнә. 1944 елда "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналында аның беренче шигырьләре, ә 1948 елда "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре дөнья күрә. ] 955 елда ул "Сезнеңчә ничек?" исемле беренче романын тәмамлый.

Илленче еллар урталарында, Казакъстан далаларында чирәм җирләрне үзләштерү башлангач, Нурихан Фәтгах ике ел рәттән берничә ай буе Павлодар өлкәсендәге "Казан" совхозында эшли. Татарстаннан килгән чирәм күтәрүчеләр белән тормышның бер «казаны»нда кайный. Шул ук вакытта җирле халык - казакъларның тормыш-көнкүрешләре белән дә якыннан таныша. Шуларның нәтиҗәсе буларак, 1962 елда "Бала күңеле далада" исемле зур романы языла. Бу әсәре һәм аннан соң медицина хезмәткәрләре тормышыннан алып иҗат ителгән "Мөдир Саҗидә" повесте белән Нурихан Фәттах үзен татар прозасына үзенчәлекле шигъри бер төс, аһәң алып килгән каләм остасы итеп таныта.

Алтмышынчы еллардан башлап язучы үзенең төп игътибарын татар әдәбиятында күтәрелмәгән чирәм хәлендәге тарихи жанрга юнәлтә. Әдипнең "Ител суы ака торур", "Сызгыра торган уклар" роман-трилогиясе, "Кол Гали" һәм"Сармат кызы Сәринә" исемле трагедияләре, "Ерак гасырлар авазы", "Шаҗәрә", "Язык богов и фараонов" исемле фәнни хезмәтләре күпьеллык эзләнүләре нәтиҗәсе.

Нурихан Фәттах балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшләде. Балалар өчен ул "Тегермәндә", "Өч туган", "Ирек, Алмас һәм Җәлил", "Безнең бабай" исемле хикәя җыентыклары чыгарды, "Энҗеле үрдәк" исемле пьеса-әкият язды.

Әдип татар теленә рус язучылары Б.Житковның хикәя җыентыкларын, И.Васильевның "Звезда" повестен, француз классик язучылары В.Гюгоның "Отверженные" романын, О.Бальзакның "Отец Горио" романы белән сайланма хикәяләрен тәрҗемә итте.

Әдәбиятыбызны үстерүдәге зур хезмәтләре өчен Нурихан Фәттахка 1976 елда "РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. 1994 елда "Сызгыра торган уклар" роман-трилогиясе өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, 1998 елда "Татарстан Республикасының халык язучысы" дигән абруйлы исемгә лаек булды.

Тарихны халыкка кайтару өлкәсендәге күп санлы хезмәтләре өчен Нурихан Фәттахка халыкара биографик үзәк (Кембридж, Англия) тарафыннан "1992 ел кешесе" исеме бирелде.

Нурихан Фәттах 1965 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы иде. Барлык гомерен, көчен һәм иҗатын халкыбызга багышлаган искиткеч талантлы һәм олы җанлы әдипне югалту безнең күңелләргә тирән сагыш салды. Үзеннән һәрвакыт нур-яктылык сирпеп торган зыялы бу олуг шәхеснең кабатланмас образы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Нурихан Фәттахны күмүне оештыру Дәүләт комиссиясе исеменнән: мәрхүм белән хушлашу 19 февраль көнне 11 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында була.

М.Ш.Шәймиев, Р.Н.Миңнеханов, Ф.Х.Мөхәммәтшин, Э.С.Гобәйдуллин, З.Р.Вәлиева, Р.М.Миңнуллин, И.Г.Тарханов, К.Ш.Исхаков, А.А.Камалиев, Ф.Г.Галимуллин, Р.Г.Таҗетдинов, Т.А.Миңнуллин, Р.А.Фәйзуллин, Ш.Г.Галиев, И.Г.Юзиев, В.В.Корчагин, Г.А.Паушкин, М.М.Хәбибуллин, Р.М.Заһидуллин.
ИА "Интертат", 18 февраль 2004 ел