Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты Тукай районында

Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Тукай районы Калмия авылы урта мәктәбен ачу тантанасында катнашты. Белем йортын ачу бәйрәмендә шулай ук Тукай районы хакимияте башлыгы Таһир Хөрмәтуллин, Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының даими комиссиясе әгъзасы, 43 нче округ депутаты Азат Хамаев, ТР мәгариф министры урынбасары Вера Боговарова катнашты.

Революциягә кадәр Калмия авылында ике мәчет бер мәдрәсә эшләгән. Революциядән соң мәдрәсә бинасында башлангыч мәктәп ачыла, соңрак ул җиде, сигез һәм, ниһаять, урта мәктәп булып эшли башлый. Бүгенге көндә 140 хуҗалыгы булган Калмиядә 400 кеше гомер кичерә. 2003-2004 уку елында авыл мәктәбендә 68 бала белем ала. Мәктәпнең яңа бинасы исә 154 укучыга исәпләнгән, аңа шулай ук 50 урынлык балалар бакчасы да өстәп төзелгән. Төзүчесе - Татглавинвестстрой.

Таһир Хөрмәтуллин тантананы ачып, мәктәпне төзүчеләргә зур рәхмәтен белдерде. "Яңа мәгариф учагы өчен рәхмәт. Бүгенге тантана - җәмгыятебездә яшь буынның алга баруын даими рәвештә күзәтеп баруыгызга тагын бер дәлил, - диде Тукай районы хакимияте башлыгы Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп. - Ватаныбызга, җәмгыятебезгә хезмәт күрсәтү, аның ихтыяҗларын тормышка ашыру безнең төп бурычыбыз. Базар мөнәсәбәтләренә килгәндә белем үзенчә бер капитал. Тик ул бернинди дә инфляцияләргә дучар була торган байлык түгел", - диде Таһир Хөрмәтуллин.

Минтимер Шәймиев Калмия мәктәбе укучыларына зур бүләк - компьютер сыйныфы, ә балалар бакчасына "видеодвойка" бүләк итте. "Мәктәп булмаса - авыл да булмас иде. Авылны юкка чыгарасың килсә, мәктәпне бетер. Без ансыз телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап кала алмас идек. Бурычыбыз - авылларның юкка чыгуына юл куймау. Киләчәк турында уйлыйбыз икән - авыллар яшәтергә кирәк, чөнки ул безнең рухи чыганагыбыз. Хәзерге балаларның уку шартларына көнләшеп карарлык. Шуңа күрә акыллы, белеме булган кешегә тормышта үз урынын табарга зур мөмкинлекләр бар. Ә белемнең нигезе мәктәптә салына. Яхшы укытучы - кешенең язмышы ул. Ә Калмия мәктәбендә көчле коллектив эшли дип беләм", - диде Минтимер Шәймиев үз чыгышында. Чаллы хакимияте башлыгы яңа мәктәпкә музыкаль үзәк бүләк итте.

Белем йортын ачу тантанасыннан соң Татарстан Президенты "Сосновоборский" нәсел репродукторы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Халыкара уку үзәгендә булды. 1999 елда Татарстанның Министрлар Кабинеты һәм Нидерланд арасында Тукай районының "Сосновоборский" дуңгыз комплексында дуңгызлар җитештерүдә голландия технологияләрен кертү буенча Халыкара укыту үзәген төзү турында хөкүмәтара килешүгә кул куелган иде.

2000 елда укыту үзәге эшли башлады. Шушы еллар эчендә биредә 1 меңнән артык студент белем алды. Шулай ук Россиянең башка төбәкләрендәге белгечләр дә белемнәрен күтәрергә килде.

"Сосновоборский"дан соң Минтимер Шәймиев Чаллының легендар төзүчесе, Социалистик хезмәт герое, "КамАЗ"ны һәм Чаллы шәһәрен төзүдә иң актив катнашкан төзүчеләрнең берсе, күп еллар "Камгэсэнергострой" җитәкчесе булган Евгений Батенчукның һәйкәленә чәчәкләр салды. 28 февральдә атаклы төзүченең тууына 90 яшь тула.

Бүген Татарстан Президенты шулай ук Тукай районы халык депутатларының берләштерелгән Советының чираттагы сессиясендә катнашачак.


ИА "Интертат", 19 февраль 2004 ел