Вакыйгалар хроникасы


Президент республика киңәшмәсендә катнаша

Бүген Татарстанның Саба районында республикада 2003 елда авыл хуҗалыгы тармагының икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2004 елда аграр сәнәгать комплексының үсеш юнәлешләре һәм стратегияләре мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә уза.

Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министлар Кабинеты белгечләре һәм район хакимияте башлыклары, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы тармагына инвестицияләр җәлеп иткән оешма вәкилләре катнаша.

Семинар кысаларында Татарстан Президенты бүген Саба районының Урта Саба авылында урнашкан "Агрохимсервис" хуҗалыгында булды. Биредә Минтимер Шәймиев республиканың язгы чәчү эшләренә әзерлек барышы белән танышты.

Хуҗалык җитәкчеләре әйтеп узганча, Саба районында соңгы дүрт-биш ел эчендә бөртекле культура чәчүдә 150 процент үсеш күзәтелгән, бер сыердан районда елына 1200 литрдан артык сөт савылган, ә эре терлек саны 4400 башка арттырылган.

Урта Саба хуҗалыгының язгы чәчү эшләренә әзерлеге, республиканың ашламалар һәм техник яктан тәэминаты белән танышканнан соң Президент Тимершык ферма хуҗалыгында булды. Шулай ук 12 нче җитештерү механика комплексы һәм республикадагы бердәнбер җитен комбинатын карады. Хәзерге вакытта Сабада республиканың авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган семиран-киңәшмәнең пленар өлеше бара.

Белгечләр белдергәнчә, 2003 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы продукциясен җитештерү 5 процентка үскән, РФ буенча бу күрсәткеч 1,5 процент кына тәшкил итә. Нәтиҗәдә, соңгы 4 ел дәвамында авыл хуҗалыгы тармагы үсеше 26,2 процентка җиткән.

Билгеле, 2003 елда Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре 5 миллион тоннадан артык бөртекле культура, 1 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере, 1 миллион тонна сөт һәм 180 мең тонна ит җитешетерлгән иде. Әмма гомуми күрсәткечләр уңай булуга карамаста, һәр район, һәр хуҗалык төрле эш нәтиҗәләре белән эшләп килә. Тискәре эш күрсәткечләрен киметү тармак алдында торган төп стратегик максат булып кала.

Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагы файдаланылышында булган җир мәйданнары гомум Россия масштабында 2 процентын биләп тора, ә җитештерлгән продукция буенча бу күрсәткеч 5 процентын тәшкил итә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында республикада тармак файдаланылышындагы җир мәйданнары һәм җитештерелгән гомуми продукция күрсәткечләре буенча районнарны 4 төркемгә бүлеп күрсәтте. Беренче төркемгә даими яхшы табыш алучы районнар керә: Буа, Биек Тау, Нурлат, Лаеш, Әтнә, Балтач, Кукмара һәм Саба. Мәсәлән, Саба районы авыл хуҗалыгы җирләре республиканың бу тармакта файдаланылган гомум мәйданының 1,5 процентын били, ә җитештерелгән гомум продукция буенча районның өлеше 1,7 процент тәшкил итә. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлегеннән Әтнә районы 29 миллион сум, Балтач районы 37 миллион сум, Кукмара районы 18 миллион сум, Нурлат районы 70 миллион сум, Саба районы 39 миллион сум табыш алган.

Икенче төркемгә мөмкинлекләре белән чагыштырганда азрак продукция җитештерүче районнар керә һәм соңгы елларда аларда уңай үзгәрешләр күзәтелә: Актаныш, Алексеевск, Арча, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Чиремшән.

Өченче төркемдә, шулай ук, мөмкинлекләре белән чагыштырганда азрак продукция җитештерүче һәм үсеш күрсәткечләре күзәтелмәгән районнар исәпләнелә: Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Апас, Югары Услон, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Менделеевск, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай.

Дүртенче төркемдә мөмкинлекләре белән чагыштырганда күпкә аз продукция җитештерүче һәм түбәнгә баручы тискәре күрсәткечләр белән эшләүче районар кала: Азнакай, Әлмәт, Бавлы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Ютазы.

Агымдагы елда дәүләт тарафыннан уңай эш күрсәткечләре күзәтелгән 241 хуҗалыкта бурычларны реструктуризацияләү чаралары уздырылган. Бу бурычлар 5-7 елга кадәр үзгәртелми калып, киләчәктә аларны тагын 4-6 елга озайту мөмкинлеге биреләчәк. Нәтиҗәдә, җыелган бурычларның күләме 3,2 миллиард тәшкил итеп, алардан тупланылган 1,1 миллиард сум штраф һәм пени түләүләре гафу ителә.

ТР авыл хуҗалыгы тармагының дәүләт ярдәме белән алып барылуыннан тыш, соңгы елларда бирегә эре инвесторлар килүе дә күзәтелә. «Кызыл Шәрык» ААҖ, «Татфондбанк» коммерция банкы, «Татэнерго» ААҖ, «Түбән Кама нефтехим» ААҖ, «КамАЗ» ААҖ бу өлкәдә уңай эш алып бара. «Базар икътисады шартларында авыл хуҗалыгында файдалы итеп эш алып бару мөмкинлеге бар һәм ул, беренче чиратта, продукция җитештерүчеләрнең барлык бөтен мөмкинлекләрен кушып эшләүгә, хуҗалык эшчәнлеген тиешле хисапта тотуга, дәүләт тәэмин иткән финанс ярдәмнәрен файдалы кулланыла белүгә бәйле. Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы агымдагы елда да үсеш күрсәткечләрен киметмичә эш алып барырга омтылачак», - дип ышандырды ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында.


ИА "Интертат", 24 февраля 2004 г.