Вакыйгалар хроникасы


Президент чит ил журналистларын кабул итте

Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бу атнада Казанга килгән бер төркем чит ил журналистларын кабул итте. Алар арасында Чехия, Испания, Финляндия, Словения һәм Швеция, телерадиокомпанияләре, телеграф агентлыклары һәм газетлары корреспондентлары бар иде. Очрашуда шулай ук Татарстан Президентының халыкара эшләр буенча Дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов белән ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Айрат Зарипов та катнашты.

Татарстан Президенты чит ил журналистларының күп санлы кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Ә аларны нигездә Татарстан белән Россия арасындагы вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешү, Минтимер Шәймиевнең Чечня язмышына фикере, Казанның 1000 еллыгы һәм аңа әзерлек чаралары, Татарстанда гаммәви мәгълүмат чаралары, сүз иреге, ике - христиан һәм ислам диннәренең үзара тыныч яшәве, Президентның мәктәпләрдә дин дәресләрен укытуга, евроисламга мөнәсәбәте кызыксындырды. Словениянең "Дело" көндәлек газетының Мәскәүдәге корреспонденты Борис Чибей шулай ук Президенттан үз тәнкыйть әйберләрен - республикада әле чишелеш алмаган, иң борчыган мәсьәләләрне дә ишетергә теләде. Шул уңайдан Минтимер Шәймиев җинаятьчелек, демография һәм наркомания кебек заман афәтләренең үсешенә әле дә берничек киртә куела алмауга борчылуын белдерде.

Соңыннан Татарстан журналистлары белән очрашуда чит илдәге хезмәттәшләребез Президент белән сөйләшүдән алган тәэсирләре белән уртаклашты. "Әңгәмә кызыклы булды, барлык сорауларга төгәл җавап алдык. Татарстан Президентын Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә акыллы сәясәтче буларак беләләр, шуңа күр аның белән очрашу, әңгәмә кору мөмкинлегенә шатбыз", - дип әйтте алар. Ә Чехия журналистларын Казанның 1000 еллыгын исбатларга ярдәм иткән дәлилнең чех тәңкәсе булуы куандырды. Журналистлар бүген дә Казан һәм республика белән танышуларын дәвам итә.


ИА "Интертат", 27 февраль 2004 ел