Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу буенча комиссия президиумы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу буенча комиссия президиумы утырышында катнашты.  

Утырышны ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Утырышта 2016 елда Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характерындагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган (тулы булмаган) белешмәләр бирү хакында мәгълъмат каралды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада ришвәтчелеккә каршы чаралар үткәрелә: ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференцияләр уздырылды, дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификацияләре даими рәвештә күтәрелә, махсус дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, методик әсбаблар чыгарылды, коррупциягә каршы тору буенча халыкка мәгълүмат җиткерү эш системалы рәвештә башкарыла. 

Төп докладны Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков ясады. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат җәмгыятькә ачык һәм контролендә булырга тиешлегенә аеруча игътибар итте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, законнар, коррупцияне профилактикалау максатыннан, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә керем һәм чыгымнары буенча декларация бирүне зарури итте. Бу- җинаять өчен җәза алу кебек үк коррупциягә каршы чара. Аеруча җитәкчеләргә җаваплылык арта, алар үз хезмәткәрләренә үрнәк булырга тиеш. 

Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характерындагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган (тулы булмаган) белешмәләр бирү фактлары буенча Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу буенча комиссия әзгъзалары бәя бирәчәк. 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте