Чыгышлар, әңгәмәләр


Халык мәнфәгате сәясәттән өстен ул

20.01.2012 - Көнүзәк

Бүген татар дөньясында, Татарстан Республикасында һәм бөтен Русиядә генә түгел, төрки һәм башка чит дәүләтләрдә дә киң билгеле сәясмән, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев матур юбилеен - 75 яшьлек гомер үрен билгели. Бу уңайдан без аны редакция һәм гәзит укучылар исеменнән ихлас тәбриклибез.

Әлеге әңгәмәнең тарихы бик үзенчәлекле. Республикабыздагы ул вакыттагы иҗтимагый-сәяси хәл-шартлар аны гәзит битләрендә бастырып чыгару мөмкинлеген бирмәде, шуңа үз сәгате сукканын авторның архивында көтеп ятты. Һәм менә бүген юбилярның күркәм бәйрәме уңаеннан ул дөнья күрә. Шунысын да әйтеп үтик: әңгәмә үзгәрешсез басыла, чөнки анда күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуаль булып кала. Халкыбыз “Яхшы әйбер искерми ул” дип юкка гына әйтмәгән, акыллы, төпле фикерләрнең әһәмиятен еллар гына җуя алмый икән.

Фаил Фәтхетдинов: Русия Федерациясенең иң әһәмиятле ике төбәген - Башкортстан белән Татарстанны этник-мәдәни традицияләр генә түгел, ә икътисади мәнфәгатьләр дә бер-берсенә якынайта. Шуннан чыгып, Минтимер Шәрипович, ике республика арасындагы икътисади, сәүдә мөнәсәбәтләренә Сез ничегрәк бәя бирер идегез?

Минтимер Шәймиев: Иң элек шуны әйтеп китү урынлы булыр: Сезнең белән нинди генә темага сөйләшә башласак та, без Башкортстан белән Татарстанның тугандаш республикалар икәнен онытырга тиеш түгел. Иң мөһиме, тормышның кайсы гына өлкәсе буенча фикер йөртсәк тә - икътисадмы, сәясәтме - нигездә, бер-берсенә гореф-гадәтләре, телләре, мәдәният һәм сәнгатьләре белән бик якын торучы ике халыкның мәнфәгате ята. Без шул күзлектән чыгып та фикер йөртергә тиешбез.

Сүз дә юк, халыклар тугандашмы, түгелме - икътисади элемтәләр барыбер барлыкка килә. Ә без бит әле ут күршеләр дә. Ике республиканың да Русия күләмендә абруйлары югары, шул күзлектән караганда, икътисадларыбызның тармаклары бер-берсенә охшаш һәм үзара бәйләнешле. Сездә дә, бездә дә сәнәгатьнең, авыл хуҗалыгының үсеш дәрәҗәсе, табигый шартлар бер үк диярлек, җир асты байлыклары да бер чама дип әйтер идем. Әлбәттә, Башкортстанда Урал тауларына таба җир асты байлыклары күбрәк.

Безнең республикалар арасындагы товар әйләнеше дә зур гына күләмдә. Әлбәттә, ул сан үзгәреп тора. Шулай да 11 миллиард сумлык әйләнеш аз түгел дип уйлыйм. (2007 ел буенча - ред.) Русиядә башка төбәкләр дә бар бит әле, Татарстан һәм Башкортстан алар белән генә түгел, чит илләр белән дә тыгыз икътисади бәйләнештә. Безнең хезмәттәшлек 11 миллиард дәрәҗәсенә чыккан икән, бу күрсәткеч икътисади бәйләнешләрнең мөмкинлеге киң икәнне аңлата.

Ф. Ф.: Икътисади бәйләнеш өлкәләрен конкретлаштырып та китмәссез микән?

М. Ш.: Башкортстан - гаҗәеп бай республика, нинди генә яктан алсак та, аның мөмкинлекләре бик зур. Сездә дә, бездә дә нефть эшкәртү элек-электән республикалар икътисадының нигезен тәшкил итте. Ул бүген дә шулай. Илдә сездәге кебек нефть чыгару һәм эшкәртү беркайда да булмады. Аның күләме 60 миллион тоннадан артып китә иде. Бу - бик зур куәтле нефть эшкәртү комплексы дигән сүз. Татарстанда нефтехимия үсеп кенә килгән вакытта безнең нефть Башкортстан заводларында эшкәртелде. Бүгенге көндә республикада көчле нефть химия комплексы барлыкка килде һәм үзара бәйләнешләрнең эчтәлеге дә үзгәреш кичерде. Нефть химиясенең кайбер продукцияләрен Башкортстанга сатабыз, үзебездә булмаганнарын сездән алабыз. Дөрес, безнең кайбер компанияләр бүген дә Уфада нефть эшкәртүләрен дәвам итә.

Машина төзелеше өлкәсен алсак, иң әһәмиятлесе “КамАЗ” белән “НефАЗ” бәйләнешедер, мөгаен. “КамАЗ” Туймазы предприятиеләре белән дә тыгыз элемтәдә эшли.

Мин әле нефть, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләрендәге бәйләнешләрнең берничәсен генә әйтеп киттем. Дөресен генә әйткәндә, компанияләрнең үзара элемтәсен без хуплыйбыз. Ул шулай булырга тиеш тә, чөнки аларның эшчәнлеге ике республика мәнфәгатенә дә хезмәт итә. Аларга без булышырга гына тиеш. Киләчәктә дә безнең сәнәгать предприятиеләре тыгыз икътисади элемтәдә яшәр дип уйлыйм. Бу элемтәне, инде әйткәнемчә, ике республиканың икътисади мәнфәгатеннән чыгып көйләргә кирәк.

Ф. Ф.: Бүген Русия нефтьне чимал буларак сатып кына бюджетка бик күп өстәмә керем ала. Ә нефть химиясе продукциясе җитештерелеп сатылса, керем тагын да күбрәк булачак. Ә Сезнең бу күренешкә мөнәсәбәтегез ничек?

М. Ш.: Без ел саен тотрыклы рәвештә 31-32 миллион тонна нефть чыгарабыз. Киләсе 30 ел дәвамында бу күләм кимемәячәк. Күбрәк тә мөмкин булыр иде, әмма без моңа басым ясамыйбыз. Чөнки киләчәк буын турында да уйларга кирәк.

Моннан 7-8 ел элек Татарстан икътисадын нефть сатуга бәйсез рәвештә үстерү программасын кабул иттек. Әлбәттә, ул турыда кычкырып йөрмәдек, аның кирәге дә юк иде. Ул вакытта нефть химиясе продуктларыннан полистирол, полимер, каучук, этилен җитештерү күләмнәрен арттыру бурычын куйган идек. Шул проектларыбыз бүген әкренләп сафка баса башлады. Ул елларда алган юнәлешнең дөреслегенә көннән-көн ныграк инана барабыз. Нефть химиясе өлкәсен үзебездә киң җәелдерү зур мөмкинлекләр ачты. Әле менә Түбән Кама шәһә-рендәге кебек тагын бер комплекс төзи башладык. Анда елына 7 миллион тонна, шул ук вакытта күкертле нефтьне дә эшкәртергә мөмкин булачак. Максатыбыз, нефть эшкәртеп ниндидер продукт алу гына түгел, ә аннан төрле эшләнмәләрне дә үзебездә җитештерү, нефтьне 1-2нче генә түгел, ә 3-4нче стадиядә тирәнтен эшкәртү. Димәк, үз көчебез белән табылган нефтьтән җитештерелгән продукция күләменнән алынган табышны арттырып, республика мәнфәгатьләрен кайгырту гамәле бу. Нефть химиясе комплексы үзе генә дә елына 12-13 процент үсеш бирә башлады.

Ф. Ф.: Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовны һәм Сезне сәясәттә аксакаллар дип атыйлар. Зур сәясәткә бер чордарак чыктыгыз. Ике республиканы Русиянең сәяси киңлегендә ничегрәк күзаллыйсыз?

М. Ш.: Безнең зур сәясәткә кереп китү рәвешләре бераз үзгәрәк, әлбәттә. Мин партия эшенә иртәрәк алындым. Җитәкче булып партия органнарында эшләргә туры килде. Ә Мортаза Гобәйдуллович Советлар Союзы вакытында ук дәрәҗәле, көчле хуҗалык җитәкчеләренең берсе иде.

1990 еллар башында илдә, безнең республикаларыбызда да катлаулы социаль процесслар, милли хәрәкәтләр башланды. Заманаларның шундыйлары да булды ки, безнең милләтчеләр ике арада Ык елгасы буеннан хәтта чик тә кора яздылар. Ул чакта без Мортаза Гобәйдуллович белән уртак фикергә килеп, ике республика мәнфәгатьләрен күз уңында тотып, Шартнамә төзедек. Аллага шөкер, шушы хәлиткеч адым аркасында күп кенә күңелсез хәлләр булмый калды. Хәер, бәлки нәкъ менә шуңа күрә без зур әһәмияткә ия булган бу документны бүген бәяләп тә бетермибездер. Әлеге килешү шул чактагы ыгы-зыгыга чик куйды бит. Без моны ике халыкның мәнфәгатеннән чыгып хәл иттек, ә халык мәнфәгате бөтен нәрсәдән дә, шул ук вакытта сәясәттән дә өстен ул. Бүген дә ниндидер аңлашылмаучанлык бар икән, без шуны истә тотып гамәл кылырга тиешбез. Юкка гына бит Габдулла Тукай “халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” дип әйтмәгән.

Русиядә безнең төбәкләр территория зурлыгы белән түгел, бәлки эчтәлеге, социаль-сәяси мәртәбәсе белән алдынгылар сафында. Русия сәясәтендә бу ике республиканың фикеренә колак салмыйча, аларның тавышын ишетергә теләмичә булдыра алмыйлар, мондый хәл булмады һәм булмаячак та. Кайсы яктан гына карасак та, бу төбәкләрдә халык тормышы үрнәк дәрәҗәдә. Икътисадта да, сәясәттә дә һәм бигрәк тә милли мәсьәләләр күзлегеннән караганда да безнең халыкларның сүзе белән исәпләшмичә булмый. Моны, ниһаять, аңлый барулары куанычлы дип әйтер идем.

Башкортстан Президенты Мортаза Гобәйдуллович белән бер фикергә килеп, мөһим мәсьәләләрне федераль үзәк каршында бергә күтәрсәк, безнең омтылышлар үтемлерәк була. Сүз дә юк, мондый адымның тәэсире дә зуррак. Без шундый эш-гамәлләребез белән халыкның табигатьтән, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләтен, Ходайдан бирелгән мөмкинлекләрен файдаланырлык шартлар тудыра торган тормыш тәэмин итәргә тиеш. Җәмгыятьтә кешегә үзенең сәләтен ачарга мөмкинлекләр булырга тиеш. Бүген бу барып чыкмый икән, димәк, юлда каршылыклар бар, аларны әкренләп хәл итә бару - безнең эш. Әлбәттә, бөтен мәсьәләне дә бер көндә хәл итеп булмый. Ләкин без аларны хәл итәр өчен бөтен көчебезне салырга тиеш.

Ф. Ф.: Татарстан Республикасы Президентын борчыган мәсьәләләр дә булгандыр.

М. Ш.: Яңача тормыш кору җиңел бирелми. Күп кенә эшләр башкарылды, шулай ук милек мәсьәләләре буенча да. Дөрес бүленгәнме ул, дөрес түгелме - анысы икенче мәсьәлә. Ничегрәк бүлсәк дөрес булыр иде икән, дигән сорауга да ачык җавап ишетелми. Тәнкыйтьләүчеләр күп, дөрес юлны күрсәтүчеләр юк. Мәсәлән, Кытай ысулы безгә туры килер иде, диючеләр дә очрый. Кытай ысулы бар, сүз дә юк, уңай яклары да бар, ләкин аның киләчәктәге нәтиҗәсе турында төпле аналитик фәнни тикшеренүләр укыганым юк әле.

Безнең илнең үз юлы бар. Гомумән алганда, тормышның күпчелек мәсьәләләрендә эволюция һәм революция чорын, авырлыклар булса да, шөкер, тыныч уздык. Җәмгыятебездә базар мөнәсәбәтләре һәм институтлары барлыкка килде. Бу күренеш безнең илнең дә әкренләп дөньяда кабул ителгән икътисади кагыйдәләр буенча яши башлавын аңлата. Бу - уңай фактор. Шул ук вакытта, Русиядә үзгәреш чоры булуына карамастан, кайбер мәсьәләләрне ашыгып хәл итү күзәтелә. Ә безнең ил икътисади үсеш дәрәҗәсе, мөмкинлекләре ягыннан да моңа әзер түгел.

Мине тагын бер нәрсә борчый. Үзгәртеп коруның соңгы елларында икътисадның кайбер тармакларында монополия процесслары күзәтелә башлады, мәсәлән, газ сәнәгатендә. Базар белән монополизм берничек тә яраклаша алмый. Кайвакытта үз-үземә шундый сорау да бирәм: зур монополияләр барлыкка килә икән, алга таба дәүләт планлаштыруы да кирәк булмасмы? Нәтиҗәдә, алар эшләп чыгарган продукцияне, алар кулындагы чималны кемдер бүләргә дә тиеш була түгелме? Соңыннан бу эшләрне көйләү өчен идарәләр төзергә туры килмәгәе дим. Үзебез дә сизмәстән зур проблема тудырабыз булып чыга.

Бу борчылуны раслаучы бер мисал. Нефть өлкәсендә күп кенә компанияләр барлыкка килде, аңа карап нефть чыгару кимемәде, киресенчә, элекке күләмгә җитте һәм артып та китте. Зур һәм кече компанияләр бүген бер-берсе белән ярышып эшли. Шулай булырга тиеш тә. Ә монополияләрне исә тора-бара барыбер “сүтәргә” туры киләчәк. Шунысы да бар: Русия Бөтендөнья сәүдә оешмасына керә икән, базар мөнәсәбәтләре кануннары белән яшәргә тиеш булачак. Әлеге монополияләр моңа каршылыклар гына тудырачак лабаса. Яңа тормышның үз асылы, үз кыйммәтләре бар. Алардан тайпылырга ярамый. Әгәр дә бу мәсьәләләрдә саклык белән эш итмәсәк, чит илләрдән инвестицияләр кимиячәк. Ә бу исә Татарстан белән Башкортстанга да кагыла. Сезнең дә, безнең дә бик күп предприятиеләр зур күләмдә чит ил инвестицияләре алды. Русия монополизмга юнәлеш алса, алар киләчәктә кимергә, я булмаса бөтенләй тукталып калырга мөмкин. Әлегә үзебезнең ил банкларының зур күләмле инвестицияләр белән шөгыльләнер өчен көче җитми. Алар көчле булса, бәлки, безгә дә җиңелрәк булыр иде. Аның тагын икенче ягы да бар: уйланып бетмәгән сәясәт нәтиҗәсендә чит ил инвестицияләре кимү үзебезнең банк системасында монополия тудырачак. Моның гомумән ил үсешенә тискәре йогынтысы үзеннән-үзе аңлашылып тора.

Татарстан белән Башкортстанга турыдан-туры кагыла торган тагын бер мәсьәлә бар әле. Ике республикада да авыл хуҗалыгы сакланып калды. Безнең бу тармакта мөмкинлекләребез дә зур. Эшли торган эшләребез дә аз түгел. Яңадан берничә елдан Татарстанда авыл хуҗалыгы тагын да яхшырак эшли башлаячагына минем шигем юк. Дөресен әйткәндә, күп өлкәләрдә, күп төбәкләрдә бездәге кебек эшләү мөмкин булмаячак. Бүген илдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яклау буенча сизелерлек эш алып барылмый. Бөтен дөньяда бу турыда беләләр, аңлыйлар, субсидияләр бирәләр. Ә бездә генә моны аңларга теләүче юк. Чит илнең субсидия нәтиҗәсендә арзан булган азык-төлеген безгә китереп сату - үз җитештерүчеләребез эшчәнлегенә аяк чалу ул. Әлбәттә, бу мәсьәлә бөтен Русиягә кагыла, Татарстан белән Башкортстанга бигрәк тә, чөнки безнең халыклар җир эшкәртергә, җирдә яшәргә гадәтләнгән, аларда җиргә мөнәсәбәт бөтенләй үзгә. Бездә авыл җирендә халык аз яшәми бит. Сездә әле бездәгедән дә күбрәк. Бу җитди мәсьәләгә авыл язмышы, димәк, миллионлаган авыл кешесе язмышы да бәйле. Ә авыл ул - рухият чыганагы.

Ф. Ф.: Билгеле булуынча, Минтимер Шәрипович, Сез республикабызга күрше Актаныш районында туып үскәнсез.

М. Ш.: Мин, чыннан да, Башкортстанга чиктәш Актаныш районында туып үстем. Мин һәрвакыт әйтеп киләм, без башкорт җырларын тыңлап үстек. Моның сәбәбе - вакыт аермасының ике сәгать булуында. Авыл җирендә иртә торасың, мәктәпкә киткәнче йорт-кура арасында эшләп алырга да өлгерәсең. Ә бу вакытта Башкортстан радиосы инде сөйли, иртәнге концерт тыңлыйбыз. Ә Казан радиосы сөйли башлаганда без инде эшкә киткән булабыз. Шул рәвешчә, без башкорт җырлары тәэсирендә үстек. Мәдәниятебез, әдәбиятыбызның шулкадәр якын, үзара шулкадәр тыгыз үрелгән булуын, бер-берсен тулыландыруын яшь чакта ук тоеп, белеп үстем. Тугандаш ике милләт арасындагы мондый күренеш - зур казаныш, ә бу казаныш - ике халыкның да чиксез кыйммәткә ия байлыгы. Аны безгә сакларга, тагын да арттыру өчен шартлар тудырырга кирәк.

Ф. Ф.: Минтимер Шәрипович, хәтерлисездер, заманында Татарстанда - Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре, Башкортстанда Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелә иде. Без Татарстанның мәдәният эшлеклеләрен хөрмәтләп каршы ала идек, үзебез дә сездә кунак булып китә идек. Соңрак бу элемтәләрдә ниндидер пауза барлыкка килде һәм ул озаккарак сузылды кебек...

М. Ш.: Мин Сезнең фикер белән тулысынча килешәм. Бу хәл минем үземне дә борчый. Соңгы вакытта Мортаза Гобәйдулловичка да берничә мәртәбә әйттем бу турыда. Татарстанда Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате елы үткәрик, дидем. Шулай да әйтәсем килә: без мәдәни багланышларны җанландыруга әзер. Инде әйткәнемчә, мәдәният, сәнгать, ана теле - халык байлыгы, аны үстерү һәм арттыру - халык мәнфәгатен кайгырту дигән сүз. Бу чаралар сәясәттән өстен ул, моңа сәясәт кагылмаска тиеш дигән сүз. Шуңа күрә бу мәсьәләләргә игътибарлырак булырга өндәр идем. Нинди генә авыр мәсьәләләр килеп чыкса да, аларны ачыктан-ачык хәл итәргә кирәк дип уйлыйм. Мин гомер буе шулай эшләдем. Чөнки әйтеп, ачыклап бетермәгән хәлне теләсә кем теләсә ничек шәрехли, ә бу, гадәттә, уңай нәтиҗәләргә китерми. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, кем әйтмешли, бу инде без үзләштергән дәрес.

Мин ни өчен бу проблемаларга кагыласы иттем? Чөнки без бу хакта бик күп хатлар алабыз, Татарстанда, Башкортстанда яшәүче татарлардан да, башка өлкәләрдән дә. Безнең халыклар белемле дә, һәрнәрсәдән хәбәрдар да бит. Аллага шөкер, үзаң бар, фикер йөртә беләләр. Без ничек кенә җитәкчелек итмик, ничек кенә эшләмик, нинди генә сәяси адымнар ясамыйк - халыкның һәммәсенә үз бәһасе бар, аннан беркая да китә алмыйсың. Әлеге тел проблемасы чынбарлыкта бар бит ул, аны яшерергә түгел, хәл итәргә кирәк безгә. Хатларның төрлесе бар. Кайберләренә һич җавап таба алмыйм. Менә Башкортстаннан, “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе тапшыруларын карый алмыйбыз, дип зарланып язалар, ярдәм сорыйлар. Мин гаҗәпкә калам. Мәсәлән, Татарстанда Башкортстан телевидениесе (БСТ) гомуми кабель телевидениесе пакетына кертелгән. Шуңа языласың да теләсә кайсы телевизордан карыйсың. “Яңа гасыр”ны Башкортстанга кертүнең дә техник яктан әллә ни кыенлыгы юк. Белгәнемчә, безнең “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе дә хезмәттәшлеккә әзер, әмма һаман ниндидер каршылыкларга очрап тора. Дөресен генә әйткәндә, мин моны һич аңлап бетерә алмыйм әле. Тәүлеккә 18 сәгать эшли торган татар телевидениесе бар икән, нишләп аны Башкортстанда яшәүче миллионнан артык татарның күңелен күреп, иркенләп күрсәтмәскә ди? Бусы да халык мәнфәгате ләбаса. Боларны Сезгә бәйнә-бәйнә сөйләвемнең сәбәбе шул ки: әлеге хат авторлары арасында “Кызыл таң” гәзитен укучылар да бардыр, “Шәймиев гәзит редакторы белән очрашкан, ләкин шушы мәсьәләләр турында сөйләмәгән” димәсеннәр иде.

Ф. Ф.: Кызыл таң” гәзите хезмәткәрләренә, укучыларына тагын ниләр әйтер идегез?

М. Ш.: “Кызыл таң” - бай тарихлы, безнең халыклар өчен дәрәҗәле гәзит. Аның коллективында бик күп күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре беренче сынауларын үткән, каләмен шомарткан, тәҗрибә туплаган. Гәзитнең эчтәлеге матур, юнәлеше дөрес дип саныйм. Редакция хезмәткәрләренә, “Кызыл таң”ның укучыларына исәнлек-саулык, иминлек телим.

Ф. Ф.: Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

P.S. Бу әңгәмә 2007 елда оештырылган иде. Ул вакыттан соң байтак гомер үтте, ике республика тормышында зур гына үзгәрешләр булды. Минтимер Шәймиев әйткән фикерләрнең дөреслеген тормыш үзе раслады, аның теләкләре чынга ашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация 2010 ел ахырында Башкортстанга килде. Ә узган елда Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасы делегациясе Татарстанда булды. Очрашулар вакытында ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга комачаулаучы күп кенә мәсьәләләр, шул исәптән, шушы әңгәмәдә күтәрелгәннәре дә, уңай чишелеш тапты. Үзара дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту буенча эш дәвам итә.


«Кызыл таң” газетасы (Башкортостан Республикасы), 20 январь, 2012 ел.