Чыгышлар, әңгәмәләр


Минтимер Шәймиев: “Милли асылыбызны җаныбыз белән тойдык, акылыбыз белән аңладык”

Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең шагыйрь Ленар Шәех белән әңгәмәсе

Беренче булу бервакытта да җиңел түгел. Шулай да нәкъ менә беренчеләр, кабатланмас булып, тарихта үз урыннарын алалар һәм милләт хәтерендә калалар. Төрки-татар дәүләтләрен төзегән Атилла, Кубрат хан, Казан ханлыгының нигез ташларын салучы Олуг Мөхәммәд һәм, ниһаять, Минтимер Шәймиев - хәзерге Татарстан Республикасын оештыручы, бөек тарихлы татар дигән милләтнең горур исемен дөнья күләмендә ишеттерүче. Безне хәзер таныйлар, фикерләребезгә колак салалар, исәпләшәләр. Без аяк терәп: “Мин - татар!..” дип горурланып әйтәбез, рәхәтләнеп, туган телебездә аралаша алабыз.

Минтимер Шәрип улы - үзен бөтенләе белән туган милләтенә, республика халкына багышлаган шәхес. Бүген дә ул ватаныбызның киләчәге ышанычлы һәм якты булсын дип яши. “Яңарыш” фондын оештырып, борынгы Болгар, Зөя шәһәрләрен төзекләндерү кебек олы эшне башлап җибәрүе моны аермачык күрсәтеп тора...

- Минтимер Шәрипович, Болгарда һәм Зөядә барган үзгәрешләрне ишетеп, белеп, күреп торабыз. Узган ел ахырында мин Спас районында балалар әдибе Абдулла Алишка багышлап оештырылган чараларда катнаштым. Муниципаль берәмлек башлыгы Камил Нугаев безгә тарихи Болгар шәһәрлеген дә күрсәтте. Төзекләндерелгән биналарны, яңа төзелгән һәм сафка басып килгән корылмаларны күреп, күңелдә өмет чаткылары уянды, чөнки төзекләндерү эшләре башлангач, бирегә беренче мәртәбә килүем иде. Кыска гына вакыт аралыгында күпме эш башкарылып ята (922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүенә багышланган бина, яңа Җәмигъ мәчете, Икмәк музее һ.б.). Якын арада нинди яңа корылмалар ачылачак, кайсыларына нигез салыначак, шуны беләсебез килә?..

- Сезнең белән килешәм, чыннан да, Болгардагы һәм Зөядәге тарихи ядкәрләрне торгызу буенча әлеге күләмле проект өчен ике ел - бик кыска вакыт. Шушы вакыт эчендә ул бөтенхалык эшенә әйләнде, аны гамәлгә ашыру бу борынгы шәһәрләрнең барлык тарихи объектларын үз эченә алган киң колачлы төзү-реставрация рәвешен алды. “Яңарыш” фонды эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк, кешеләрне ниләр һәм ничек эшләнәчәге түгел, кайчан әзер булачагы кызыксындыра иде. Мин ул чакта: “Ике елдан без ике борынгы шәһәрне дә күренекле кыяфәткә китереп, эшебезнең беренче нәтиҗәләрен күрсәтә алачакбыз”, - дигән идем. Әлбәттә, күпләр моңа шикләнеп карагандыр. Торгызылырга тиешле ядкәрләрнең һәм яңа корылмаларның без тәкъдим иткән эскиз-проектларын һәм матур макетларын карагач, мондый тиз, әкияти үзгәрешкә ышану кыен булгандыр, чөнки, үзегез беләсез, бу ядкәрләрне төзекләндерүнең зарурлыгы турында сүз гасырлар дәвамында барды. Бу нисбәттән, “Яңарыш” фонды оештырылуны мин кайсыдыр дәрәҗәдә закончалыклы күренеш дип саныйм. Димәк, кем әйтмешли, сәгате суккан, һәм без барыбыз да моңарчы күрелмәгән шушындый зур гамәл өчен өлгереп җиткәнбез. Шуңа күрә эш яхшы гына башланып китте. Ил һәм республика җитәкчеләренең, хәйрияче оешмаларның һәм тарихи мирасыбызның кадерен белгән игелекле кешеләрнең ярдәме нәтиҗәсендә беренче ике елга исәпләнгән эш күләмен уңышлы башкарып чыга алдык.

Иң беренче чиратта Болгарда да, Зөядә дә көнкүрешне тәртипкә салырга, кешеләрнең яшәү шартларын җайларга кирәк иде. Бүгенге көнгә элек бөтенләй булмаган инфраструктура һәм коммуникация барлыкка килде, юллар төзелә, газ үткәрелде, чистарткыч корылмалар куелды, җылылык һәм электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү оештырылды. Биредә яшәүчеләрнең торак шартларын күпкә яхшыртуга ирештек. Мәсәлән, Болгарда 26 гаилә яңа фатирларга күчте, тагын 21 гаилә яңа фатирларны быел алачак. Ә 14 гаилә өчен шәхси йортлар салына. Зөядә исә ике ел эчендә яңа төзелгән йортлардагы фатирларга 81 гаилә күченде. Моңарчы алар монастырьлардагы кысан хөҗрәләрдә яшиләр иде. Болгарда - музей зонасында, Зөядә- тузган торакта яшәүчеләрне күчерү буенча куйган бурычларыбызны быел тулысынча үтәрбез дип уйлыйбыз.

Кыскача гына санап үтсәк, Зөя утравында 1552 елда салынган агач чиркәү - Троицкая чиркәве, казна корылмалары биналары, сәүдәгәр Каменев йорты, Богородице-Успенское монастыреның биналары, монастырь училищесы торгызылды. ХХ гасыр башына караган Җәмәгать бинасы төзекләндерелде, анда хәзер балалар өчен Мәгариф үзәге эшли. Елга вокзалы бинасы төзелеп куллануга тапшырылды. Успенье монастыре янында сәяси репрессияләр корбаннарына һәйкәл куелды. Хәзерге вакытта храмнарда иконаларны, уникаль фрескаларны реставрацияләү эше башланды. Бу, әлбәттә, бик төгәл һәм күп көч таләп итә торган эш, шуңа күрә озакка сузылачак. Зөя шәһәренең тарихи архитектурасын торгызу шулай ук бик күләмле һәм катлаулы эш, бу очракта тиз түгел, нәкъ менә җиренә җиткереп, бөртекләп эшләү зарур.

Болгарда узган ел ахырында булгансыз икән, димәк безнең эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләрен үз күзләрегез белән күреп кайткансыз. Узган елгы “Изге Болгар җыены” алдыннан Чатырлар лагеры куллануга тапшырылды, Болгар шәһәрлегенең Көньяк капкасы торгызылды. Хәзерге вакытта биш катлы елга вокзалы төзелә. Аның причалына теләсә нинди зурлыктагы елга суднолары килеп туктый алачак. Ә өске катларында Болгар цивилизациясе музее урнашачак. “Болгар” мәчете һәм мәдрәсәсе комплексы төзелә. Сез искә алган Икмәк музеенда да эшләр ахырына якынлашып килә. Табиб йорты төзелә. Әлбәттә, Болгарның тиңсез хәзинәсе булган борынгы ядкәрләрне - Җәмигъ мәчетен, Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләрне, Ак, Кара һәм Көнчыгыш пулатларны, Ханнар төрбәсен, Кече манараны төзекләндерү-реставрацияләү эше дәвам итә.

Шушы төзү-төзекләндерү эшләре эчендә кайный-кайный мин инде үзем дә күпмедер дәрәҗәдә археолог, төзүче, архитектор булып җитәм бугай. Һәрхәлдә тарихи мирас белән эш итүнең берничә кагыйдәсен яхшы үзләштердем. Мәсәлән, тарихи объект җир астыннан казып чыгарылып, ачып куела икән, аны саклау өчен барлык чараларны күрү мәҗбүри. Әгәр дә инде аны тиешенчә сакларга көчең җитмәсә, бөтенләй кагылмавың, җир өстенә чыгармавың хәерлерәк. Шуңа күрә археологлар тарфыннан чагыштырмача күптән түгел табылган Хан сараеның нигезе өстенә саклагыч корылма төзибез. Мең еллар буена сакланган әлеге уникаль истәлекнең кар-яңгыр астында таркалып юкка чыгуына юл куярга һич ярамый.

Быел май аенда - Идел буе болгарларының ислам динен кабул итү көнендә - әлеге вакыйга хөрмәтенә салынган яңа бинаны - Истәлек билгесен ачу күздә тотыла. Аның төп залына дөньяда иң зур басма Коръән куелачак. Залның диварына элү өчен Сезгә яхшы мәгълүм Ибн Фадлан илчелегенең Болгарга килү юлы күрсәтелгән карта эшләнеп бетәчәк. Аскы залда исә болгарларның ислам динен кабул итү мизгелен сурәтләгән мозаик панно һәм Ибн Фадланның Идел буена сәяхәт турында язмасы татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә басылып үзенең лаеклы урынын алачак. Якын киләчәккә ниятләр менә шундый.

- Тарихи чыганаклар буенча, Болгар шәһәре 1236 елда Чыңгыз хан нәселенең дәвамчысы Батый хан тарафыннан яулап алына, яндырыла һәм озакламый яңадан сафка бастырыла. Ә бүгенге көндә әлеге тарихи шәһәрне өлешчә булса да торгызу мөмкинме? Болгарны уратып алган зур, калын, ак таш диварлар, данлыклы Ага-базар, хан сарайлары һ.б. күз алдына килә.

- Әгәр дә Сез бу очракта торгызу төшенчәсен Болгарны өлешчә булса да элеккеге хәленә китерү, ягъни яңадан төзү дип аңласагыз, бу мөмкин нәрсә түгел. Беренчедән, Сез беләсез, Болгар да, Зөя дә ЮНЕСКО оешмасының Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен әзерләнә. Шуңа күрә без тарихи ядкәрләрне саклауның бөтен дөньяда кабул ителгән кагыйдәләре буенча эш итәбез. Алар буенча борынгы хәрабәләр (ә Болгар шундыйлар исәбенә керә) ничек бар - шулай сакланырга тиеш. Аларга реставрация ясарга, саклагыч корылмалар куелырга мөмкин, әмма нидер өстәп төзергә ярамый. Бу аңлашыла ки: һәрбер тарихи ядкәр үзен ясаган останың кул җылысын, гасырлар эзен саклый, ул шуның белән кадерле дә. Югыйсә, дин кардәшләребез дөньяның әллә кайсы почмакларыннан килеп Болгардагы Җәмигъ мәчетенең әлегәчә сакланган диварлары янында дога кылып, борынгы ташларны сыйпап йөрмәсләр иде. Шуңа күрә Болгар шәһәрлеге җирендә яңа корылмалар төзү эшенә бик сак карала.

Шулай да, Болгар җирлегендәге кайбер борынгы истәлекле урыннарны билгеләү мөмкин. Узган ел Изге Болгар җыенында Болгарга ислам динен алып килгән сәхәбәләрнең берсенең кабере өстендә шул сәхәбәләргә багышлап һәйкәл куелды, хәзерге вакытта аларга бәйле тагын бер истәлекле урын - Габдрахман коесын төзекләндерү эше бара.

Сәхәбәләр турында безнең көннәргә килеп җиткән риваять бик кызыклы. Ул, әйтик, Кара пулат легендасы кебек үк киң таралмаган. Шуңа күрә, аны сөйләп китү урынлы булыр дип уйлыйм. Мәгълүм ки, ислам динен кабул иткәнче үк Болгар күренекле шәһәр, сәүдә үзәге булган. Шуңа күрә Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең өч сәхәбәсен ислам динен тарату максатында Болгарга җибәргән. Кулларына юл таягы, язу өчен кара савыты тоттырган һәм берсенә үз башыннан салып чалма кидергән. Бу исә исламның Болгарга тыныч юл белән керүе турында сөйли. Болгарга барыгыз, урамнарда йөрегез, кешеләр белән сөйләшегез, үзегезне Мәккә, Мәдинә табиблары дип тәкъдим итегез дигән Мөхәммәт пәйгамбәр. Сәхәбәләр Болгарга килгәннәр. Бу вакытта биредә Айдархан хакимлек иткән. Аның вәзире сәхәбәләрне күреп алып, алар белән танышкан да Айдарханга хәбәр иткән. Ә ханның 20 яшьлек кызы кызы Туйбикә каты авырый икән. Ул сәхәбәләрдән кызын дәвалауларын үтенгән. Аның дәвасы - каен себеркесе, дигән табиблар. Бездә алар күп, дигән патша. Юк, безгә шушы таяктан үсеп чыкканы кирәк дигән Габдрахман атлы сәхәбә һәм үзенең юл таягын җиргә кадап дога укыган. Шул мизгелдә таяк кадалган урыннан су ургылган, күз алдында каен үсеп чыккан. Бу күренештән шаккатып калган Айдарханга шушы каеннан себерке ясап тапшырып, кызын мунчада чабарга кушканнар. Кыз, чыннан да терелеп аякка баскан. Айдархан сәхәбәләргә рәхмәтләр укып, моның өчен нәрсә телисез дип сораган. Хак динне кабул итегез, дигәннәр алар. Һәм Болгар кешеләре әкренләп мөселманнарга әйләнгәннәр. Туйбикә исә сәхәбәләрнең берсенә кияүгә чыккан, алар 25 ел тату гомер иткәннәр. Риваять буенча Кече манара янындагы мәгълүм кабер дә шул сәхәбәнеке, чөнки сәхәбәләрнең икесе кире үз илләренә кайтып киткән. Шул тылсымлы юл таягы кадалган урыннан бәреп чыккан чишмәне халык изге чишмә дип кабул иткән, кое ясап, аны изге Габдрахман коесы дип атаган. Аның суы чыннан да шифалы диләр.

Ә инде Сезнең күз алдыгызга килгән ак диварлар, Ага-базарга килгәндә, аларны күреп соклану мөмкинлеге булыр дип уйлыйм. Хәзерге фән-техника, компьютерлар заманында бу тормышка ашмаслык нәрсә түгел. Казан (Идел буе) федераль университеты хезмәткәрләре безгә Болгарның космостан төшерелгән фотоларын күрсәттеләр. Алар объектларны 10 см га кадәр төгәллек белән күрсәтә, бу - археология өчен менә дигән нигез булып тора, яңа технологияләрне файдаланып археологларга казу өчен урыннарны төгәл билгеләп бирү мөмкинлеге бар. Хәзерге фәнни җайланмалар җир астындагы хәрабәләр буенча объектның 3D сурәтен дә ясап бирә ала. Димәк, Болгарның җире астында ниләр ятканын ачыклап була. Шуңа күрә хәзерге вакытта яшь галимнәр борынгы Болгар шәһәрлегенең макетын һәм виртуаль күренешен булдыру өстендә эшлиләр.

- Сез узган елның ноябрендә Италиядә булып кайттыгыз. Чит ил белгечләренең бездәге тарихи һәйкәлләр турында фикерләре ничек? Болгар белән Зөянең ЮНЕСКО канаты астына керүе Татарстанга нәрсәсе белән отышлы булачак?

- Чит илләрдә йөреп гыйбрәт ал дигән татар халык мәкаленә ияреп, без Италиягә, Салерно провинциясенә, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объекты - Пестум шәһәрен карарга бардык. Безне анда Мәдәни хәзинәне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге (ICCROM) генераль директоры, “Яңарыш” фондының Белгечләр советы әгъзасы, безнең фикердәшебез Мөнир Бушенаки чакырды. Нәкъ менә Пестумга баруыбыз очраклы хәл түгел. Аның борынгы истәлекләре безнең Болгар ядкәрләрен хәтерләтә, алар тарихлары буенча да бер-берсенә охшаш.

Пестум (иң беренче исеме Посейдония) шәһәренә безнең эрага кадәр VI гасырның беренче елларында шул тирәдә урнашкан грек шәһәре Сибаристан чыккан ахей кешеләре нигез салган, ул заманда шәһәр Лукания елгасының көнбатыш ярында (хәзерге Салернодан 35 км көньяк-көнчыгышта) урнашкан. Соңрак ул әлеге сазламык урыннан Бөек Грециянең эченәрәк күчерелгән.

Пестумның чәчәк аткан чоры безнең эрага кадәр 540 нче елларга һәм аннан соңгы уньеллыкларга туры килә. Безнең эрага кадәр V гасыр ахрынарак ул грек мәдәниятенә хас билгеләрен җуйган һәм гадәти шәһәргә әверелгән. Безнең эрага кадәр 274 елда Пестум латин колониясенә әйләнгән һәм шул чордан башлап үз әһәмиятен югалткан, соңгы елларда ул тирә-ягын тоташ әйләндереп алган роза чәчәкләре белән генә күренекле булган.

IX гасырның ахырында Пестум сарациннар тарафыннан таланган һәм ташландык хәлгә килгән. Биредә өч дорик храм бик яхшы сакланып калган. Аларның берсе Афина алиһәгә багышланган. Калган икесе Гера хөрмәтенә төзелгән һәм хәзер алар Гера храмы I һәм Гера храмы II дип атала. Шәһәр диварларының киңлеге алты метрга кадәр җитә, периметры биш километрны тәшкил итә. Без ул храмнар тирәсендә шактый озак йөрдек.

Пестумның хәрабәләре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә чагыштырмача күптән түгел - 1998 елда кертелгән. 1968 елда Пестумда “Суга чумучы төрбәсе” табылган. Аның эчендә безнең эрага кадәр якынча 470 елгы фрескалар сакланган. Бу классик чорга караучы грек фреска сәнгатенең безнең заманга тулысынча диярлек килеп җиткән бердәнбер ансамбле икән. Диварга ясалган шушы биш сурәт, башка антик табылдыклар белән беррәттән җирле Милли археология музеена урнаштырылган. Бу кызыклы музейны карап чыгуыбыз да бик файдалы булды, музей эшләрен алып баруның яхшы үрнәген күрдек.

Чыннан да, Пестум шәһәре бүгенге көндә археологик объектларны реставрацияләүнең, консервацияләүнең һәм музейлаштыруның уникаль өлгесе булып тора. Мин итальяннарның үз тарихи мирасына карата кайгыртучан һәм сакчыл карашына сокландым. Аларның тәҗрибәсен без Болгардагы тарихи истәлекләрне саклау буенча эштә киң куллана алабыз. Без бит Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә тарихи-археология комплексы буларак тәкъдим итәбез.

Пестум белән Болгарның охшашлыгын күреп мин шуны билгеләп үттем: Италия галимнәренең Пестумдагы кебек зур мәйданнарда археология объектларын реставрацияләү буенча тәҗрибәсен һәм технологияләрен гомумиләштерү безгә үзебезнең борынгы истәлекләребезне, атап әйткәндә, борынгы Болгар ядкәрләрен казып чыгару, консервацияләү, музейлаштыру буенча мәсьәләләрне хәл итүнең иң яхшы юлларын табарга мөмкинлек бирәчәк. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә - нәкъ менә зур мәйданнарда, ягъни тарихи ядкәрләрне берәм-берәм яңарту түгел, тарихи тирәлекне тулаем торгызу. Без Болгарда да, Зөя утравында да үзебез алдына шундый бурыч куйдык та.

Пестум дөньяда Археологик туристлыкның Урта диңгез биржасы белән дә киң танылган. Ул биредә 1998 елдан башлап үткәрелә. Бу - дөньяның байтак илләрен берләштерүче зур күргәзмә. Әлеге илләрнең һәрберсе үзенең тарихи истәлекләрен сакларга мөмкинлек бирүче алымнарны һәм алдынгы технологияләрне тәкъдим итә. Без биржаның экспонатларын бөртекләп карап чыктык. Археологиядә кулланыла торган виртуаль чынбарлыкны һәм компьютер графикасын файдалануның иң яңа мисалларына аеруча игътибар иттек. Рим, Болония һәм башка университетлар тарафыннан күрсәтелгән виртуаль археология буенча инсталляция (фильм) проектлары бик кызыклы булып чыкты. Без аннан бик кызыклы идеяләр белән кайттык һәм аларны әкренләп гамәлгә ашыра барабыз. Сүз уңаеннан шуны әйтим, хәзерге вакытта Болгардагы Икмәк музеена кергән биналарда музейлаштыру эше бара һәм анда менә шушы алдынгы ысуллар кулланыла.

Без шулай ук Римда ICCROM - Мәдәни хәзинәне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәгенең штаб-фатирында да булдык. Италия белгечләре, исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм галимнәр белән сөйләштек. Алар киң күңелле кешеләр булып чыкты, безгә үзләренең серләрен чиштеләр, эшләү ысулларын күрсәттеләр, археологик объектларны реставрацияләү барышында ихтимал хаталар турында искәрттеләр. Дөресен әйтим, итальяннарның Болгарда һәм Зөядәге торгызу эшләре белән чынлап кызыксынулары безне гаҗәпләндерде дә, шатландырды да. Алар әйтүенчә, безнең Болгар һәм Зөя истәлекләрен реставрацияләү һәм музейлаштыру мәсьәләләрен җентекләп башкарып чыгарга омтылышыбыз аларда зур ихтирам уяткан икән.

Һичшиксез, дөньякүләм объектларны карап йөрү һәм халыкара дәрәҗәдәге реставраторлар-белгечләр, археологлар белән сөйләшү-киңәшү Болгар һәм Зөя тыюлыкларындагы эшне дөрес оештыру өчен бик мөһим. Әмма хикмәт монда гына түгел. Дөньякүләм тәҗрибә шуны раслый: үз халкыңның мәдәни һәм тарихи мирасын саклау - бөек тарихи үткәнне, дөрес итеп, ничек бар - шулай ачып бирү мөмкинлеге ул.

ЮНЕСКО белән мөнәсәбәтләрдә дә уңышларыбыз бар. Хәзерге вакытта “Болгар тарихи-археология комплексы” һәм “Зөя тарихи-мәдәни һәм ландшафт комплексы” дигән номинацияләр, ягъни алар буенча бөтен документ тулысынча әзерләнеп ЮНЕСКО комиссиясенә тапшырылды. Быел ICCROMның халыкара белгечләре Болгарга һәм Зөягә килеп, аларның ЮНЕСКО таләпләренә туры килүен тикшерәчәкләр. Белгечләр фикеренчә, Болгар һәм Зөя турында документлар 2013 елда, ЮНЕСКОның чираттагы утырышында каралачак.

Сезнең сорауга җавап йөзеннән шуны әйтәсем килә: чыннан да, Болгар белән Зөяне ЮНЕСКО канаты астына кертү безнең өчен бик отышлы хәл.

Беренчедән, Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән тарихи истәлекләр ЮНЕСКО яклавы һәм күзәтчелеге астында була. Әйтик, ул истәлекләргә беркем дә кагыла алмый һәм, иң мөһиме, аларның торышы һәрдаим тикшерелеп тора, ягъни, телисеңме-теләмисеңме, аларны төзек һәм бөтен итеп саклауның барлык шартларын үтәргә тиешсең. Тарихи ядкәрләргә бер бөртек тә зыян килмәскә тиеш.

Икенчедән, бу вакыйга Татарстанның халыкара абруен күтәрәчәк. Без үз мирасының кадерен белә торган алдынгы, цивилизацияле республика буларак та танылачакбыз.

Өченчедән, барыбызга да мәгълүм ки, туристларның дөнья буенча төп агымы ЮНЕСКО исемлегендәге тарихи ядкәрләргә юнәлә. Димәк Татарстан өчен халыкара туристлык хәрәкәтенә юл ачыла. Мәсәлән, Казан Кремле ЮНЕСКО исемлегенә кергәч, аны карарга килүче туристлар саны бермә бер артты, узган ел миллионга җитте. Туристларны кабул итү эшен оста итеп оештыра алсак, Казан, Болгар һәм Зөя Татарстанны дөньядагы мәшһүр туристлык үзәкләренең берсенә әйләндерә алачак.

- Зөя утрау-шәһәренә Болгарга караганда шактый соңрак нигез салына һәм аны Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алу өчен төзетә, шуңа андагы биналар яхшырак һәм күбрәк сакланып калган кебек... Биредә алып барылган төзекләндерү эшләрен башка дин вәкилләре ничек кабул итә?

- Зөя - Урта Иделдәге иң беренче православие шәһәре, аның Россия дәүләтен формалаштыруда үз роле бар. Ул заманда Зөядә булган вакыйгалар буыннан-буынга тапшырылып Татарстанда яшәүче кешеләрдә төрле хисләр уята. Әйе, ул Казанны яулап алу өчен төзелгән ныгытма. Безнең аны төзекләндерергә тотынуыбызга сәяси яңгыраш бирергә тырышучылар да юк түгел. Әмма мин гел шуны әйтеп киләм: максатыбыз - фәнни-тарихи эзләнүләрне сәясәткә әйләндермичә, республикада яшәүче халыкларның матди мирасын торгызу. Әйтик, Зөя соборларының архитектурасын һәм андагы гаҗәеп фрескаларны сәясәтчеләр ясамаган ләбаса, бөек осталар иҗат иткән. Собор диварларында аларның кабатланмас эзе, аларның буяулары, аларның иҗаты калган. Гомумән, буыннан-буынга нәфрәт тапшыру дөрес гамәл түгел. Безгә кагылышлы тарихка күз салсаң, татар-монгол гаскәрләренең Рәсәй җирлеген басып алу чорын бәяләү инде ничәмә-ничә гасыр бәхәсләр тудыра. Әгәр дә без алга киткән халык булырга телибез икән, катлаулы тарихыбызны белеп, аңлап, тиешле нәтиҗәләр ясап, киләчәк турында фикер йөртеп, туган җиребезгә хезмәт итәргә тиешбез. Кайбер галимнәр сүзендә үпкә төсмерләре ишетелә. Бу очракта мин Алман иле канцлеры Ангела Меркельның Мәскәүгә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәргә килүен мисал итеп алам. Кызганыч, әмма сугышта союзник булган илләрнең җитәкчеләре юк иде анда. Ә җиңелгән як килде. Аңа Кызыл мәйданга килеп басу җиңел булмагандыр дип уйлыйм. Менә бу - лаеклы гамәл. Димәк алар фашизмнан катгый төстә баш тарталар, киләчәк буыннарны бу афәтнең эзеннән азат итәргә тырышалар дигән сүз. Бу тарафтан мин Мәскәү һәм Барлык Русь патриархы Алексий II нең Явыз Иван турында әйткән фикерләре белән танышырга тәкдим итәр идем.

Һәрбер халыкның үз язмышы, үз тарихы. Кемдер үзе күп илләрне буйсындырып килеп, соңыннан үзе кемгәдер буйсынган. Ошыймы ул безгә, юкмы, ул бит безнең үткәнебез. Минемчә, тарих ничек булган, шулай чагылырга тиеш. Шунысы куанычлы: бу юнәлештә уңай күренешләр әлеге проектны гамәлгә ашыру вакытында күзгә ташлана. Игътибар итсәгез, без төрле диннәргә караган ике изге шәһәрне торгызу өчен бер фонд оештырдык, моның да мәгънәсе тирән. Бу әлеге эшнең барыбыз өчен дә уртак булуын дәлилләп тора. Эш барышында төрле оешмалар, төрле диндәге хәйриячеләр арасында эшлекле, хәтта дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Гомумән, тарихта булган вакыйгаларда хәлиткеч рольне халыклар үзләре түгел, нигездә дәүләт җитәкчеләре, аларның сәясәте уйнаган.

- Агымдагы ел Россия Федерациясе күләмендә “Россия тарихы елы” дип игълан ителде. Бәхәссез, Россия тарихында татарларның роле әйтеп бетергесез зур. Моны (авырлык белән булса да) барыбер таныйлар. Чит илдә, мәсәлән, Польшаның Гданьск шәһәрендә татар сугышчысына һәйкәл куйдылар хәтта! Сезнеңчә, быел чын тарихны тану дәвам итәрме?

- Гомумән, татарлар дөнья тарихында да шактый эз калдырганнар. Сүз уңаеннан, бер кызыклы факт: инглиз галиме, Кытай буенча танылган белгеч Эдуард Паркер, мәсәлән, кытайларның тарихын өйрәнү барышында татарлар турында шулкадәр күп мәгълүматка тап булган ки, хәтта татарлар турында “Бөек халык тарихы” дигән аерым бер китап язарга мәҗбүр булган.

Ә татарларның Россия тарихындагы роле - ул үзе бер зур тема. Татарлар бүгенге көнгә кадәр Россиядә сан ягыннан икенче милләт булып тора икән, бу, әлбәттә, юктан бар булмаган. Россиянең үсешенә төрле заманнарда, төрле өлкәләрдә зур өлеш керткән шәхесләр арасында татар морзалары бик күп. Татар фамилияле рус эшлеклеләрен Сез үзегез дә яхшы беләсез, алар Россия тарихыннан һәркемгә мәгълүм. Россия дәүләтчелегенең тарихын ничә гасырлар буе “татар-монгол изүе” нә каршы көрәш рухында бәян итеп килделәр. Шуңа күрә, безнең халык өчен иң авыр мәсьәлә - татар-монгол явы темасы иде. Җәмәгатьчелекнең безнең тарихка мөнәсәбәтен үзгәртү юнәлешендә иң беренче адымны Лев Гумилев ясаган дип саныйм. Аның коточкыч ябык совет елларында, җәмәгатьчелек фикеренә каршы килеп, татарлар турында дөреслекне язарга кыюлыгы җиткән. Мин аның әсәрләрен җентекләп укып чыктым: “Борынгы төркиләр”, “Борынгы Русь һәм Бөек дала”, “Русьтан Россиягә кадәр” һәм башкалар. Ул татарлар турында уйдырмаларны бик үткен итеп “Кара легенда” дип атаган. Гумилев Россия дәүләтенең асылын төгәл билгеләп биргән: Россиянең ике чыганагы бар - славяннар һәм төркиләр, парвославие һәи ислам, Киев Русе һәм Алтын Урда, дигән ул. Лев Гумилев татар халкының тирән ихтирамына лаек шәхес ул. Шуңа күрә без, Казанның 1000 еллыгына шәһәрнең үзәгендә аңа һәйкәл куйдык. Игътибар итсәгез, анда аның сүзләре язылган: “Мин, рус кешесе, гомер буе татарларны яладан яклап киләм”. Мин Сезгә аның татарлар турында әлеге фикерен тулысынча китерә алам: “Белегез, бу - горур исем! Ялган фәнни, сәяси яки ниндидер башка конъюнктура өчен түгел, дөреслек хакына мин, рус кешесе, гомер буе татарларны яладан яклап киләм. Алар - безнең каныбызда, тарихыбызда, телебездә, тирә-юньгә мөнәсәбәтебездә. Миңа менә мондый күзаллау бик табигый тоела: чынбарлыкта руслардан аермалары нинди генә булмасын, татарлар - безнең яныбыздагы түгел, безнең эчебездәге халык ул”. Минемчә, бүгенге вәзгыять менә шуны аңлауга, тануга таба юнәлтелергә тиеш. 2010 елның 25 ноябрендә Польшаның Гданьск шәһәрендә татар сугышчысына тантаналы төстә һәйкәл куелуны да моның бер чагылышы дип карарга кирәктер, мөгаен. Чыннан да, 600 ел элек Польша-Литва дәүләтенең Грюнвальд сугышында тарихи җиңүенә турыдан-туры татар гаскәриләре ярдәм иткән. Татарларга рәхмәт йөзеннән әлеге һәйкәлне кую - Польша хөкүмәтенең тәкъдиме булган бит. Тантанада аларның президентлары пан Бронислав Комаровски катнашкан. Ул үзенең әнисе Ядвига белән һәйкәлгә чәчәкләр куйган. Пани Ядвига әтисе ягыннан булган татар тамырлары белән горурлануын сөйләгән. Бу хәл полякларның анда яшәгән татарларны килмешәк дип түгел, үз итеп кабул итүләрен аңлата түгелме? Польшада да татарлар белән поляклар язмышы бергә үрелгән. Минем Варшавада атаклы Юзеф Пилсудский музеенда булганым бар. Полякларның горурлыгы - күренекле маршал, 1918 елда яңадан торгызылган Польша дәүләтенең беренче җитәкчесе Юзеф Клеменс Гинятович Косьчеша Пилсудскийның исеме үк татарларга катнашы булганлыгын күрсәтеп тора. Юзеф - Йосыфтыр инде ул, Гинятович - Гыйниятович... Һәйкәл ачу тантанасында безнең Бөтендөнья Татар конгрессы, гомумән, башка төбәкләрдән дә татар оешмалары вәкилләре, кырым татарлары да катнашкан. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, үзенең Польшадагы эшлекле сәфәре вакытында, ул һәйкәлгә чәчәкләр салган иде. Моңа Россия матбугатында бераз шаулап алдылар, ләкин бу вакыйганың асылына төшенә башласаң, әллә ниләр ачыклана. Әйтик, моннан алты йөз ел элек булган хәлиткеч сугышта (Поляк корольлеге белән Бөек Литва кенәзлеге - бер яктан, Тевтон ордены икенче яктан) полякларга Алтын Урдадан килгән татар гаскәрләре булышмаган булса, Тевтон ордены тагын да Көнчыгышкарак җәелер, бәлкем Россия үзе дә бүген католик дәүләт булыр иде. Тарихи борылышлар кайчак бик кызыклы бит алар.

- “Россия тарихы елы” буларак, быел Республикабызның Сез җитәкләгән “Яңарыш” фондына да сизелерлек ярдәм булырга тиеш кебек. Гомумән, Россия хөкүмәтенең “Болгар - Зөя” проектына карашы нинди? Хуплыйлармы, үз фикерләрен әйтәләрме, тәкъдимнәрен кертәләрме, финанс ягыннан ярдәм итәләрме?..

- Болгар һәм Зөя калаларындагы тарихи ядкәрләр илкүләм әһәмияткә ия, шуңа күрә мондый зур эшне башкаруда Россия хөкүмәте дә җитди ярдәм күрсәтә. Сүз уңаеннан, 1722 елда Идел буйлап Азовны алырга барганда, Петр I Болгарга кагылган, борынгы ташландык шәһәргә игътибар иткән, Казан губернаторына бу тарихи ядкәрләрнең исемлеген төзергә, аларны төзәтергә һәм сакларга кушып Указ язган. Бу Россиядә тарих һәм архитектура ядкәрләрен саклау турында беренче Указ булган.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасыннан китәргә карар кылгач, 2009 елның декабрендә мин Мәскәүдә Россия Премьер-министры Владимир Путин белән Болгар һәм Зөяне торгызу эше турында махсус сөйләштем. Президент Дмитрий Медведевка бу турыда ул безнең республикага килгәч сүз кузгаткан идек. Мин аңа Болгарны һәм Зөяне вертолеттан күрсәттем. Мин аларга бер генә сорау бирдем: “Сезгә Казан Кремле ошыймы?” “Ошый”, - диделәр. “Алайса, әйдәгез, бездәге милләтара дуслыкның, диннәргә тигез карашның символы булган Казан Кремле үрнәген киңрәк манзарага - Идел ярларына чыгарыйк, әлеге борынгы шәһәрләрнең икесе дә Иделнең искиткеч матур ярларында урнашкан бит”, - дидем. Алар бу идеяне хупладылар. Әлбәттә, алар хуплавының хикмәте, бер яктан, федераль мирас булып саналган тарихи ядкәрләребезне саклап калу, аларны дөньяга күрсәтү, туристлыкны үстерүдә булса, икенче яктан, Россия кебек күпмилләтле ил җитәкчеләре өчен диннәргә һәм милләтләргә тигез караш идеясен тарату мөмкинлегенең бүген аеруча мөһимлеген аңлау. Хәзер моңа бөтен дөнья мохтаҗ.

Шул рәвешчә, без, ил җитәкчеләренең фатыйхасын алып, Россия хөкүмәте тарафыннан ярдәм турында да килештек. Бу проектка финанс ярдәме федераль бюджеттан да, республика бюджетыннан да тигез өлешләрдә бүлеп биреләчәк дип сөйләштек. Узган ике елда сөйләшенгән сүз төгәл үтәлә. Шунысын да әйтергә кирәк: ил җитәкчеләре проектны гамәлгә ашыру барышы белән кызыксынып торалар. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу проектны үз игътибарында тота, эзлекле рәвештә ярдәм итә.

- “Яңарыш” фонды заказы белән Италиядә дөньядагы иң зур басма Коръән әзерләнде. Матбугат чаралары бу хакта күп язды. Башта безнеке зуррак диделәр, аннары Әфганстандагысы... Хәер, хикмәт анда гына да түгел. Коръән узган елның 17 ноябрендә Казанга кайтарылды һәм быел май аенда, Болгарда узачак чираттагы тантаналарга кадәр Кол Шәриф мәчетенә куелды. Чыннан да, бу татар халкы өчен олы бүләк кенә түгел, ә Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә зур мәртәбә. Җир шарында ислам дәүләтләре күп, аларның безгә караганда мөмкинлекләре дә күпкә зуррак. Сезнеңчә, ни өчен нәкъ менә Татарстан Республикасы бу эшне башкарды? Ислам дәүләтләре нинди карашта тора?

- Сезнең мәгълүматыгызны бераз аныклау кирәк дип саныйм. «Яңарыш» фонды эшләткән Коръән ул хәзер дә дөньядагы иң зур басма Коръән булып кала бирә. Күптән түгел безгә Гиннесс рекордлары китабыннан моны дәлилләүче сертификат та килеп иреште. Биредә «басма» дигән сүзне ассызыкларга кирәк. Чөнки Әфганстандагы Коръән ул иң зур кулъязма Коръән сыйфатында үзенчәлекле. Бу очракта хикмәт үлчәмнәрдә түгел.

Ни өчен мондый Коръәнне нәкъ менә Татарстан эшләде? Беренчедән, басма Коръәннәр тарихында Казанның үз урыны бар. 1803 елда Коръәннең иң беренче мөселман басмасы нәкъ менә Казан типографиясендә чыккан. Аны мөселман дөньясында «Казан басмасы» дип атыйлар һәм классик Коръән дип саныйлар. Ул заманнарда мөселман илләрендә нәшер ителгән Коръәннәр шушы Казан нөсхәсе нигезендә басылганнар. Без әнә шул традицияне дәвам иттек. Икенчедән, Болгар - хәзерге Россия территориясендә Ислам динен иң беренче булып рәсми һәм ирекле рәвештә кабул иткән изге урын. Анда мәдәният хәзинәсе дип танылган үзенчәлекле Коръән урнаштыру, минем фикеремчә, татар халкының бөтендөнья мөселман мәдәниятендә тоткан урыны һәм аңа керткән лаеклы өлеше булып тора.

Дөньядагы иң зур басма Коръән быел май аенда, Идел буе болгарларының ислам динен рәсми рәвештә кабул итүләре хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак. Шул вакытта без Гиннесс рекорлары китабының сертификатын да халыкка күрсәтәчәкбез. Анда болай дип язылган: “Дөньядагы иң зур басма Коръән (буе - 2 м, иңе - 1,52 м, калынлыгы - 0,17 м), ARC Groups.r.l компаниясе (Италия) тарафыннан эшләнгән, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды (Россия) тарафыннан 2011 елның 17 ноябрендә Кол Шәриф мәчетенә (Казан, Татарстан Республикасы) тапшырылган”.

- Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башкалабыздагы тарихи урыннарны, биналарны карап йөри башлады. Дөрес, күп истәлекләребез сүтелә, җимерелә, яндырыла. Казаныбызның йөзе югала. Хәтта бөек Тукаебыз яшәгән “Болгар”кунакханәсе дә чыгарылма түгел. Данлыклы “Матбугат йорты” бушап калганга да биш ел... Бүген безгә Болгар шәһәрлеге, андагы тарихи биналар никадәр кадерле, аларның дөньякүләм әһәмияте никадәр зур булган кебек, киләчәктә Казанның архитектура истәлекләре дә шул дәрәҗәдә кыйммәтле булачак. Башкалабызның тарихи йөзе җуелып бетеп бара бит. Бу очракта нишләргә, нинди чыгу юлларын табарга? “Яңарыш” фонды башка тарихи һәйкәлләрне торгызуны да максат итеп куймыймы (Казан, Алабуга һ.б.)? Быел Татарстанда да “Тарихи-мәдәни мирас елы” бит әле...

- Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондын оештырганда ук Фондның максаты: Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгын, “Зөя утрау-шәһәре” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеен, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башка тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызуга һәм үстерүгә, Татарстан Республикасы күпмилләтле халкының тарихи, мәдәни һәм рухи традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә булышлыкны оештыру дип билгеләнгән иде.

Чыннан да, ныклап тикшерәсе, яңартасы, төзекләндерәсе тарихи ядкәрләребез күп әле безнең. Бу, бер яктан, безнең бай тарихлы халык икәнебезне күрсәтсә, икенче яктан - алдыбызга бик җитди бурычлар куя. Бу тарихи истәлекләрнең киләчәк буыннарга исән-имин барып җитүе өчен, чыннан да, без җаваплы бит. Татарстан тарихының үзенчәлеге шунда ки, тарихи урыннарны башлыча археологик документлар аша гына өйрәнү мөмкин. Географик яктан бик уңайлы җирдә урнашу сәбәпле, безнең аша бик күп халык узган, күп вакыйгалар, сугышлар, күченүләр булган, шуңа күрә бик күп язма документлар һәм истәлекләр юкка чыккан. Сез яхшы беләсез, безнең бик кадерле тарихи җәүһәрләребез - Биләр, Сувар, Тәтеш шәһәрләре бар. Алга таба археологлар, галимнәр, тарихчылар аларга игътибарларын күбрәк юнәлтергә тиеш, әлбәттә. Болгарда елга вокзалы төзү турында әйтеп киткән идем. Анда, причалдан бинага керә торган җирдә без төрле чорларда Болгар дәүләтенең башкалалары булып торган Биләрне һәм Суварны чагылдыручы ике портал куйдык.

Казан мәсьәләсенә килгәндә исә, Рөстәм Нургалиевичның Казандагы тарихи урыннарны саклауга турыдан-туры алынуын хуплыйм. Тора-бара Сез телгә алган архитектура истәлекләрен реставрацияләү, төзекләндерү эшләренең формасы, вакыты, күләме билгеләнер дип уйлыйм.

- Безнең Актаныш районы гына милләтебезгә күпме асыл уллар һәм кызлар биргән! Шагыйрьләр, язучылар, җырчылар, биючеләр, галимнәр, спортчылар, сәясәтчеләр... Шулай да һәрбер кеше туган ягы, туган районының ниндидер үзенчәлеге бар дип исәплидер. Сезнеңчә, безнең якның төп үзенчәлеге нәрсәдә? (Мәсәлән, тарихи үзенчәлеге һ.б.?..)

- Минемчә, иң элек Актаныш шуның белән үзенчәлекле: анда көн Татарстанның башка районнарына караганда иртәрәк туа, тормыш ике сәгатькә иртәрәк башлана. Без балачакта күрше Башкортостан радиосы буенча яши идек. Тугандаш башкорт халкы белән якынлык ул безнең сөйләм теленә дә кереп калган. Мин һәрвакыт әйтеп киләм, без башкорт җырларын тыңлап үстек. Авыл җирендә иртә торасың, мәктәпкә киткәнче йорт-кура арасында эшләп алырга да өлгерәсең. Ә бу вакытта Башкортстан радиосы инде сөйли, иртәнге концерт тыңлыйбыз. Ә Казан радиосы сөйли башлаганда без инде өйдән чыгып киткән булабыз. Шул рәвешчә, без башкорт җырлары-моңнары тәэсирендә үстек. Мәдәниятебез, әдәбиятыбызның шулкадәр якын, шулкадәр үзара тыгыз үрелгән булуын, бер-берсен тулыландыруын, баетуын яшь чакта ук тоеп, белеп үстем.

Ә табигатебезнең матурлыгы! Иң матур елгалар ярында урнашкан бит безнең туган җир - Агыйдел, Кама, Ык, Сөн... Тагын бер үзенчәлек: бүген Актаныш районындагы 88 авылның икесе - Мари Суыксу һәм Терпеле - мари авыллары, Михайловка - татарлар белән катнаш рус авылы исәпләнә, калганнары - саф татар авыллары. Актаныш районында яшәүчеләрнең 98 проценты татар, шуңа күрә милли традицияләр, милли тәрбия, милли мәдәният көчле. Бу байлыкны саклау һәм тагын да үстерхдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның хезмәте мактауга лаек.

Актанышның тарихы да гаять үзенчәлекле бит аның, мәсәлән, ул Татарстанның бер өлеше булып бары тик 1920 елдан гына исәпләнә. Аңа кадәр ул бер-бер артлы Казан, Оренбург, Уфа губерналары составында йөри.

Актанышлыларның тарихи тамырлары болгар бабаларыбызга барып тоташа. Галимнәр әйтүенчә, безнең җирлектә иң әүвәл күпчелек фин-угыр кабиләләре яшәгән. Археологик материаллар да шул хакта сөйли. Безнең эраның IV гасырыннан башлап күчмә кабиләләр, угырлар бу якларга үтеп кергәннәр. XI-XII гасырдан исә Ык һәм Агыйдел елгалары арасына Идел буе болгарлары күченгәннәр.

Актаныш татарларын типтәрләр дип атыйлар. Тарихчылар фикеренчә, XVIII гасыр ахырында рус булмаган "җибәрелгән" кешеләрне татар дөньясында шулай дип йөртә башлыйлар. Нигездә алар хәзерге Башкортстан һәм Урал алды җирләрендә яшәгәннәр. "Типтәр" атамасының барлыкка килүе һәм ясалышы турында төрле фикерләр бар. Галимнәр әйтүенчә, бу этноним татарлар арасында крестьяннар сословиесен аңлата. Типтәр сүзе − фарсы сүзеннән алынган - “дәфтәр” дигәнне аңлата, төрки-монгол сүзеннән күчкән. Башта мәгънәсе буенча законнар исемлеген аңлаткан. Алтын Урда чорында "ясак түләүне һәм суд карарларын язу дәфтәре" мәгънәсендә кулланылган. "Типтәр" дип нинди дә булса исемлеккә кертелеп, яки килешү нигезендә "законлы” рәвештә яшәүче кешеләрне атаганнар, ягъни алар дәфтәргә теркәлгән дигән сүз. Мондый төркем кешеләре XVI гасырның икенче яртысында, Явыз Иван Казан ханлыгын басып алганнан соң, качаклардан формалаша.Чөнки Чиркәү рус булмаган бар халыкны чукындыру сәясәте алып бара, шуңа күрә безнең төбәккә качаклар күчеп килү көчәя.

Ирек сөюче Актаныш халкы патша Россиясе вакытындагы төрле баш күтәрүләрдә дә, узган гасырның 20 нче елларындагы Гражданнар сугышында да актив катнаша...

Чынлап та, Актаныш районыннан бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Мәсәлән, безнең Альберт Фәтхи, Мөхәммәтгали Арсланов, Леонид Арсланов, Габделхәй Әхәтов, Марс Вәлиев, Рамил Гәрәев, Рауис Госманов, Әлиф Зәйнәшев, Клара һәм Назыйф Зиннәтуллиннар, Наип Ләисов, Виктор Афанасьев, Камил Малов, Фәнис Нәбиев, Равил Хәертдинов, Фәрит Хатыйпов, Фарсель Зыятдинов һ.б. кебек танылган галимнәребез бар. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыздан Баян Дәүләтов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Һадиммөхәммәтов, Илдар Мәннәпов, Гыймазетдин Вәҗетдинов - Советлар Союзы Герое исеменә, ә Польша партизаннары бригадасы командиры Александр Кузнецов - Польша Халык Республикасының Милли Герое исеменә лаек булганнар.

Сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклеләреннән Шәйгардан Шәймәрдәнов турында аерым әйтәсем килә. Ул 1924 елның декабре - 1927 елларда Татарстан Үзәк башкарма комитеты рәисе, Халык Комиссарлары Советы рәисе вазифаларын башкарган. Безнең хәзерге Дәүләт Советы бинасында төрле елларда республиканың парламенты ролен үтәгән органнарны җитәкләгән шәхесләрнең рәсемнәре куелган, алар арасында безнең шушы атаклы якташыбызның да рәсеме бар.

Безнең як халкы иҗатка, сәнгатькә чын күңелдән гашыйк дип әйтер идем. Шуңа күрә танылган шагыйрь, язучыларыбыз шактый. Нур Баян, Риза Ишморат, Гамил Афзал, Рахмай Хисмәтуллин, Марат Әмирханов, Ләбиб Лерон... Санап карасаң, Актаныш төбәге татар әдәбиятына рәсми төстә танылган 40 тан артык әдипне биргән.

Атаклы якташларыбыз - җырчылар: Салих Хөснияров, Әлфия Авзалова, Хәнәви Шәйдуллин, Асаф Вәлиев, Илгизәр Исламов, Газинур Фарухшин, Азат Тимершәех; композиторлар: Азат Хөсәенов, Рәис Нәгыймов, Инсаф Хәбибуллин, Илгиз Закиров, татарның беренче музыка профессоры Мансур Солтанов, музыкантлар: Иттакый Халитов, Фәнис Гыйльметдинов, Кирам Сатиев... Аларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел, һәм без, Актаныш кешеләре, шуның белән бәхетле дә.

Чөнки иҗатның һәр өлкәсендә үзеңнең якташларың очрап тору - үзе бер горурлык бит ул. Мәсәлән, сынлы cәнгатьтә - Әсгать Сәфәргалин, Васил Маликов, Зилфәт Басыйров, Фаил Зиязов, цирк сәнгатендә - Замир Мостафин, театрда сәхнәсендә - Мохтар Мутин, Нәсимә Җиһаншина, Роза Салихова, Ришат Гыйздәтуллин, Хафиз Хәммәтуллин һ.б. Безнең якташлар арасында халыкара дәрәҗәдәге спорт осталары - Лерон Сибгатуллин, Фирая Солтанова-Жданова, Фәрит Ганиев һәм башкаларны күрергә мөмкин. Атаклы шахматчыбыз, дөнья, Олимпия, ил чемпионы Алисә Галләмова исә даими рәвештә Актанышта үз исемендәге призга төбәкара ярышлар үткәрә...

Күрәсезме, Актаныш районы Сезнең кебек талантлы шәхесләрне биреп кенә тора! Менә әңгәмәбез алдыннан “Җылытасы килә дөньяны!..” дигән яңа китабыгыздагы шигырьләрегезне карадым. Әсәрләрегез тирән фикерле, миңа бик нык ошады, чынлап әйтәм. Мин бит шигырьләр яратам. Әле дәү әниегезгә багышланган шигырьләрегездән бер дүртьюллыкны язып та алдым:“Дәү әниемне уйлап...”дигән шигырьдән...

Йомгагың тәгәри-тәгәри,

Сүтелә-сүтелә барды да...

Шул калын, шул ап-ак йомгактан

Бер чемтем нечкә җеп калды да...

Гаҗәп бит! Шулкадәр тирән мәгънәле, фәлсәфи юллар...

Җыеп кына әйткәндә, Актаныш кешеләре сәләтле, тыйнак, тырыш һәм эшчән, үз сүзендә нык тора, үз максатына ирешә торган халык. Мин үземнең туган ягым белән һәрвакыт горурланам.

- Актаныш районы олы тарихка Татарстанның Беренче Президентын үстереп биргән җир буларак керде. Һәрхәлдә Сезнең биографиягез, димәк Актаныш районының Әнәк авылында туган дигән мәгълүмат бөтен дөньяга таралган. Туган ягыбыз Сезнең белән горурлана, Минтимер Шәрипович. Узган гасырның 90 нчы еллары башында, СССР кебек зур дәүләт таркалган катлаулы чорда Сез Татарстан Республикасы Президенты вазифасын үз җилкәгезгә алдыгыз. Бу җитди тарихи адымны ясарга ничек тәвәккәлләдегез?

- Бу - иң беренче чиратта, язмыш эше. Татарстан Президенты дигән җаваплы вазифаны үз өстемә алырмын дип беркем дә алдан уйламый, әлбәттә. Дөресен генә әйткәндә, шулай килеп чыккан: шул чорда, шул вәзгыятьтә, шул урында мин туры килгәнмен.

90 нчы елларга кадәр үк шактый җитди хезмәт юлы узган кеше идем инде. Институт тәмамлап Мөслимгә, МТС ка эшкә килеп инженер булып мин берничә ай гына эшләдем, баш инженер итеп куйдылар. Шуннан китте: гел җитәкчелектә булдым. Аннан соң Минзәләдә районара “Сельхозтехника” районара берләшмәсе директорыннан мине КПССның Татарстан өлкә комитетына авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы итеп эшкә алдылар, бераздан бүлек мөдире урынбасары итеп күчерделәр. Ике ел эшләгәннән соң, 1969 елда, республиканың мелиорация һәм су хуҗалыгы министры итеп билгеләделәр. Яңа оештырылган министрлыкның эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада яңа тармак барлыкка килде, без хәтта ил күләмендә дан казануга ирештек, Казанда мелиорация буенча бөтенсоюз семинарлары уздырдык. Министр булып 1983 елга кадәр эшләдем. Аннары мине ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары итеп куйдылар. Ул чагында Министрлар Советын Гомәр Исмәгыйлевич Усманов җитәкли иде. Анда күп эшләмәдем, партия өлкә комитетына авыл хуҗалыгы буенча секретарь итеп алдылар. Соңыннан Министрлар Советына кире кайттым, бу юлы инде рәис булып. Ул вакытта Гомәр Исмәгыйлович партия өлкә комитетның беренче секретаре иде. Илдә үзгәртеп кору башлангач, ул Мәскәүгә, Үзәк комитетка китте һәм бездә, тарихта беренче мәртәбә, партия өлкә комитетының беренче секретарен альтернатив нигездә сайлау оештырылды. КПСС системасында мондый хәлнең гомергә булганы юк иде. Ике турда өч кандидат арасыннан минем кандидатура җиңеп чыкты. Бу урында да озак эшләмәдем, чөнки үзгәртеп кору инде бик куәтле юнәлеш алган иде. Ил күләмендә барган үзгәрешләрнең асылына төшенеп, мин барлык райком, горком секретарьларын киңәшкә җыйдым. “Ил буенча безгә “Бөтен власть Советларга!” дигән лозунг куелган, шуңа күрә мин Совет органнары системасына күчү зарур дип уйлыйм. Теләгән җитәкчеләргә күчү мөмкинлеге тудырылачак, уйлашыгыз, аннан үз фикерегезне әйтерсез. Партиянең киләчәге юк”, - дидем. Миңа, партия өлкә комитетының беренче секретарена, андый сүзләр әйтү бер дә җиңел түгел иде, әлбәттә. Әмма чынбарлык шундый иде. Берничә атна эчендә район-шәһәр партия җитәкчеләренең 70 проценты советларга күчте, алар урынына яңа секретарьлар сайланды. Шул рәвешчә без тәҗрибәле кадрларны, хуҗалык итә белә торган кешеләрне югалтмадык.

Шулай итеп, өлкә комитетының беренче секретаре булып бер ел эшләдем, 1990 елда мине Татарстан Югары Советы Рәисе итеп сайладылар. Шуннан соң үзгәртеп кору эшләренә ныклап тотындык.

Боларны мин Сез әйткән тәвәккәллек темасына сөйлим. Яшь вакыттан ук җитәкче эштә булу кешене чыныктыра, ихтыяр көче, җаваплылык хисе тәрбияли һәм искиткеч тәҗрибә бирә. Әнә шундый тормыш мәктәбе узу алга таба миңа нык ярдәм итте. Гомумән, мин ил, республикалар, төбәкләр җитәкчелегендә башкарма хакимияттә уңышлы эшләгән кешеләр булырга тиеш дигән фикердә торам. Зур эшләргә тотыныр өчен әнә шундый ныклы нигез кирәк.

Мәгълүм ки, СССР га кергән республикалар арасыннан суверенитет турында декларацияне иң беренче Россия Федерациясе кабул итте. Чөнки аның СССР алдында хокуклары бик чикләнгән иде. Без дә, илебездәге милли республикалар, өлкәләр, крайлар арасында беренче булып дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иттек, чөнки автономияле республиканың СССР алдында да, РСФСР алдында да хокуклары юк чамасы иде. Күп тә үтмәде, Россия үзендә президентлык институты булдыру турында карар кабул итте, 1991 елның 12 июненә Россия Президентын сайлау көне билгеләнде. Шул чакта Татарстан Югары Советы, татар зыялылары, гомумән, халык үзебезнең президентны булдыру мәсьәләсен күтәреп чыкты. Без дә Татарстан Президентын 1991 елның 12 июнендә сайларга булдык. Чөнки җирле сайлауларны бөтенроссия сайлаулары белән бергә үткәрү тәртибе кергән иде. Сайлаучылар 12 июнь көнне ике бюллетень алды. Ельцинны - Россия Президенты, Шәймиевне Татарстан Президенты итеп сайлау турында. Татарстан халкына менә шундый мөмкинлек бирелде: кемне телисең - шуны сайла, теләсәң, икесен дә сайлый аласың. Безнең халык моннан үзенчә файдаланды: миңа 74 % кеше тавыш бирде, ә Ельцинга бирелгән тавышлар аз булды һәм, закон буенча, Татарстанда Россия Президентын сайлау барып чыкмады. Президент булып менә шушындый вәзгыятьтә эшләп китәргә туры килде.

- Моңа йөрәк тә, батырлык та кирәк бит әле?

- Бик кызыклы сорау бу, тарихи китаплар укыганда, ул минем үземдә дә туа. Әмма шул мизгелдә, шул вакыйгаларның эчендә кайнаганда ул куркыныч кебек тоелмый: син бары тик көндәлек эшеңне башкарасың, җитәкче буларак, алдыңа килеп баскан мәсьәләне хәл итәсең кебек. Соңыннан искә төшергәндә генә, чыннан да, моңа йөрәк ничек җитте икән дип уйлап куйганым бар-барын... Президент булу - бик җаваплы, сүз дә юк. Бик катлаулы еллар кичердек. Әмма шуны әйтәсем килә: республикада Президент вазыйфасын булдыру - тормыш таләбе иде, шул вакытта язмыш кулы астына мин эләккәнмен, күрәсең. Президентлыкка адым менә шулай ясалды.

- Татарстан Республикасы Президенты вазифасында егерме ел дәвам иткән эшчәнлегегезне үзегез ничек бәялисез? Эшләнеп бетмәгән эшләр,"их!.." дип куйган нәрсәләр бармы?

- Реаль күзлектән чыгып караганда, нигездә юк дип саныйм. Буш вәгъдәләр бирмичә, зур күләмле күп кенә уңышлы программаларны гамәлгә ашырдык. Гадәтем шундый: булдырып чыга алырлык эшләргә тотынырга күнеккәнмен. Чөнки чын тормышны белсәң, үз-үзеңне, бигрәк тә кешеләрне алдый алмыйсың. Теләсә нинди сүзгә уңай җавап бирергә тырышучылар, тормышка ашмастай вәгъдәләр бирүче җитәкчеләр озак эшли алмый. Әйе, синнән гел яхшы сүз генә көтәләр. Әйтәсе дә килә бит аны! Телне дә тыю авыр кайчак. Бигрәктә 90 нчы еллар башындагы минтингларда. Анда: "Азатлык! Азатлык!" - дип даулыйлар. "Шәймиев, син татармы?" "Дудаев ул - батыр! Ә син - камыр!" дигән лозунглар белән дә чыгалар иде. Ачу да килә. Алар әйтүен әйтә, ә алда нәрсә көтәсен белмиләр. Ул мәлдә гади чишелеш юк иде. Нәрсә генә әйтсәләр дә, ул чор өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген республикабыз сәяси һәм икътисадый яктан, башка төбәкләр белән чагыштырганда, нык сүзе һәм алга киткән икътисады белән аерылып тора.

Халык белән эшләү җиңел түгел, тик зарланырга да ярамый, чөнки син кая эшләгәнеңне беләсең. Җитәкче кеше хакимияткә үзе теләп килә, аны берәү дә мәҗбүр итми. Шуңа күрә, аңа беркем дә, берничек тә бурычлы түгел. Халык сиңа кылган гамәлләреңә карап бәя бирә: вәгъдә биргәнсең икән - үтә, үти алмасаң, вәгъдә бирмә.

Президент вазыйфасыннан киткәч мин шундый нәтиҗәгә килдем: республика җитәкчесе булып егерме ел буе эшләвемнең иң зур казанышы - халкыбызның дәрәҗәсен күтәрү, татар милләтенә тискәре карашны Рәсәй һәм дөнья күләмендә тамырдан үзгәртү булды.

Әлбәттә, моңа иң беренче адым - мөстәкыйльлек турында декларация кабул итеп, үз хокукларыбыз турында игълан итү булды. Ләкин ул вакытта без, күпләребез теләгәнчә, бәйсез дәүләт булып аерылып чыга алмый идек. Моның сәбәпләре бик җитди. Безгә эшне нигездә радикаль формада алып барырга туры килде. Моның нечкәлекләренә артык тукталмыйча, минем шуны гына әйтәсем килә: 90 нчы еллардагы тарихи вакыйгалар татарларның үзаңын үстерергә нык ярдәм итте. Ә бу бер дә җиңел нәрсә түгел, моның өчен кешедә үз-үзенә ышаныч, үз-үзенә ихтирам тудырырга һәм халыкның тарихта тоткан урынын аңлар өчен шартлар булдырырга кирәк иде.

Сезнең буын, бәхеткә каршы, совет заманындагы кайбер хәлләрне белми, әлбәттә. Бар иде шундый заманнар, Казанда трамвайда, автобуста, урамда шәһәр кешеләре татарча сөйләшергә шикләнә иде, ул гына да түгел, кемнәрдер үзенең татар икәнен яшерә иде хәтта. Тик бу очракта беркемне дә гаепләп булмый. Вәзгыять шундый иде. Үзебезнең Казанда бердәнбер тулы булмаган татар мәктәбе калган. Мәктәп дәреслекләренә үк “татар-монгол изүе” дигән төшенчә кертеп, башка халыкларда кечкенәдән үк татарга карата нәфрәт тәрбияләнә иде. Үзгәртеп кору чорында сүз иреге бирелгәч, без үз сүзебезне ныклап торып әйтә алдык. Әлбәттә, соңгы егерме ел эчендә без үзебезнең бай тарихлы, мәдәниятле, тырыш, ипле, тынычлык сөючән, башка халыкларга һәм диннәргә тигез карашлы халык булуыбызны сүз белән генә түгел эшебез, олы казанышларыбыз белән дә исбат иттек. Татар булуыбыз белән горурлана башладык.

Соңгы елларда без үзебезнең милли асылыбызны җаныбыз белән тойдык, акылыбыз белән аңладык. Мөстәкыйль халык икәнебезне үзаңыбызга салдык. Бу процесс Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россиядә, БДБ илләрендә дә барды. Милли үзаң - ул кулга тотып карый торган әйбер түгел, ләкин шул ук вакытта без башкарган эшнең әһәмияте гаҗәеп зур һәм ул бик кирәк иде. Моның нәтиҗәләре хәзерге вакытта төрле яклап күренә. Мәсәлән, Россия хөкүмәтендә безнең милләт вәкилләре эшли. Мәдәният, сәнгать, мәгълүмат, спорт даирәләрендә бөтен дөньяга танылган милләттәшләребез күбәйде. Кызык бит, Казанга килгән мәшһүр кунаклар үз нәселләрендә татар табылса, моны бик сөенеп сөйлиләр. Исемдә калган шундый бер очрак: күптән түгел Зур концертлар залында Дмитрий Хворостовский чыгыш ясады, безнең журналистлар белән әңгәмәдә ул әнисе ягыннан бабасының яртылаш себер татары икәнлеген, аның Бөек Ватан сугышында һәлак булып калуы, аның белән горурлануы турында тәфсилләп сөйләде.

Болар барысы да татар милләтенә карата мөнәсәбәтнең тамырдан үзгәрүе турында сөйли. Безнең белән санлашмыйча мөмкин түгел хәзер. Мин боларны шушы заманда үзем эшләгән өчен генә әйтмим, татарны дөнья күләмендә таныйлар. Моңа шатланам гына. Димәк, вакытны юкка уздырмаганбыз.

- Мин Сезнең белән тулысынча килешәм. Без - Сез Президент булган чорда үскән, үз ана телебездә белем һәм тәрбия алган бәхетле буын...

- Без дә татар мәктәбендә укыдык. Ләкин югары уку йортларына керү имтиханнарын рус телендә бирергә кирәк иде. Гел “бишле”гә укыган булсам да, институтка керәсе фәннәрне җәй буе русча өйрәнеп утырдым. Ничек итеп сөйләргә, ничек итеп аңлатырга дип баш ваттым.

1954 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына керү имтиханнарын тапшырырга баргач, комиссиядә татар укытучылары да бар иде, әмма күбесе безнең хәлгә кермәделәр, мин үземнең иң яраткан фәнем - математикадан “дүртле” алдым. Рус телендә аңлатып бирә алмаганмындыр инде... Шуңа күрә хәзерге вакытта, ничек кенә зарлансак та, бүгенге кебек ирекнең моңарчы булганы юк иде әле. Заманында республикада җитештерлә торган эремчекнең майлылыгын да Мәскәү билгели иде. Бөтенесе үзәк күзәтчелегендә эшләнде.

- Сезнең тормыш кагыйдәләренең берсе - тотрыклык. Сез шуның өчен көрәштегез һәм уңышка ирештегез. Шул ук вакытта тормышта яңалык та кирәк. Сез Россия Федерациясендә яңалык кертү өчен дә шактый көч куйдыгыз. Тотрыклык һәм яңалык - монда каршылык юкмы соң?

- Минемчә, элек каршылыклар чагыштыргысыз күп иде. Бу - вәзгыятькә бәйле нәрсә. Мәсәлән, хәзерге чорда яңалык кертер өчен тотрыклык, тәртип кирәк, ә яңалыкның эчтәлеге үзгәреп тора. Җәмгыять үзгәртеп корыла, социализмнан социаль-демократик дәүләт төзү юлына бастык. Болар - җитди тарихи үзгәрешләр һәм, нигездә, уңай күренешләр. 90 нчы елларда республикадагы үзгәртеп корулар эволюцион юл белән узды. Күпләп кан кою булмады, әмма булырга мөмкин иде. Һәр халыкның, һәр дәүләтнең тарихында революцияләр ясала, ләкин аның нәтиҗәләрен ничек саклап калырга, тормышны ирешкән хокукларга тәңгәл итеп ничек көйләргә? Төп мәсьәлә шушы. Бу - барлык дәүләтләр һәм инкыйлаблар дилеммасы.

Россиядәге, Татарстандагы бүгенге процесслар - моның мисалы. Соңгы берничә елда икътисадый реформалар белән күбрәк мавыгып, сәяси реформалар ил күләмендә сүлпәнләнгән булып чыкты. Ә алар бик кирәк бүген, чөнки яңа җәмгыять төзибез. Шуңа күрә халык сәяси үзгәрешләр таләп итеп митингларга чыкты. Ә 90 нчы елларда, Горбачев, Ельцин вакытында, киресенчә - сәяси үзгәрешләр вакыт-вакыт чамадан тыш алга киткәләде. Халык икътисадый реформалар даулый башлады. Совет чорында гел сугыш кораллары җитештерүгә генә корылган икътисадны үзгәртү җиңел түгел иде. Үзгәрешләрнең икенче көнендә үк ничек башка товар чыгара башларга мөмкин? Әйткәнемчә, мондый хәлләр теләсә кайсы дәүләттә булырга мөмкин.

Бүгенге көндә җәмгыятьнең сулышын тою мөһим, чөнки Россия халкының үзаңы көчәя. Бөтен дөньяны берләштерүче массакүләм мәгълүмат чаралары бар, күпчелек йортларда компьютер куелган, интернет эшли. Безнең халык - йөз процент белемле халык ул, барысын да белә, аңлый, тыңлый, уйлый, нәтиҗә ясый. Шуңа күрә хакимияткә җәмгыятьнең халәтен тоеп, таләпләрен белеп, аларны исәпкә алып яшәргә һәм эшләргә кирәк. Әйтик, 2000 елдагы Путин 2012 елгы Путиннан нык аерыла. Чөнки үзгәрмичә хәле юк. Владимир Владимирович хәзер күп нәрсәләргә колак салачак. Ә гамәлгә яраклы таләпләрне тормышка ашырып, яңалыклар кертү өчен тотрыклык булу шарт.

- Сез сәнгатьне, әдәбиятны, бигрәк тә шигъриятне яратасыз... Нинди генә очрашуларда, мәдәни чараларда булмасын, халык белән турыдан- туры җанлы итеп аралаша беләсез, гамьле уйларга этәрәсез... Бу кешеләрне, үз ватаныңны, халкыңны яратудан киләме?

- Минемчә, тәрбиядән, үз халкыңа һәм туган җиреңә бирелүдән килә. Язмыш шулай язган булган күрәсең, яшь вакыттан ук зур эшләргә кереп киттем. Дөресен әйтим, Мәскәүгә эшкә күчәргә дә күп кенә тәкъдимнәр булды, ләкин бу хакта уйлап та караганым булмады. Ул тәкъдимнәрне һәрвакыт кире кага идем, чөнки минем үз республикамда, үз мохитебездә яшисем һәм эшлисем килде. Яшь чакта, ике улым тугач, хыялым да шундый иде: ике йөзләп гектар җир алып, улларым белән шул җирдә хезмәт куеп яшәү. Каядыр башка якларга китеп урнашуны башыма да китермәдем. Бу яктан мин үземне бәхетле дип саныйм. Президентлыктан киткәч тә, үз Ватанымда лаеклы эш таптым - тарихи ядкәрләребезне торгызу белән шөгыльләнәм.

- Әдәбият һәм сәнгать - күпләп табыш китерә торган өлкә түгел. Бу юнәлештә хезмәт куючы кешеләр - чын талантлар, фидакарь җаннар. Алар гасырларга калырлык, татарның милләт буларак үз йөзен ассызыклый торган бәһасез иҗат җимешләре тудыра, тудырырга тиеш тә. Димәк, әлеге өлкә кешеләре дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Шул ук вакытта дәүләт контроле дә кирәк. Теләсә кем шагыйрь, җырчы, йә булмаса, композитор, рәссам була алмый бит. Моңа кадәр ярдәм һәм контроль мәсьәләсе ни дәрәҗәдә хәл ителде һәм бүгенге көндә ничек хәл ителә ала?

- Безнең республикада әдәбият-сәнгать әһелләренә дәүләт тарафыннан ярдәм һәрвакыт күрсәтелеп килә. Аерым иҗтимагый оешмалар - Язучылар берлеге, Композиторлар берлеге, Рәссамнар берлеге, театрлар, иҗади коллективлар белән беррәттән күренекле шәхесләребезгә генә түгел, яшь иҗатчыларыбызга да игътибар бирелә. Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды - бу юнәлештә эшләүче оешмаларның берсе. Ярдәмнең төрле формалары бар бит. Мәсәлән, республикада иң югары дәүләт бүләге -Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеннән тыш берничә дәрәҗәле премия бар. Дәүләт һәм төрле компанияләр, оешмалар тарафыннан бирелеп килә торган грантлар да иҗат кешеләренә алга таба үсеш өчен көч бирәләр дип саныйм.

Ә дәүләт контроле мәсьәләсенә килгәндә мин болай уйлыйм. Милли традицияләргә, рухи-әхлакый нормаларга яки юридик законнарга каршы килмәгән очракта, һәр иҗат - мактауга лаек гамәл ул. Әгәр кешеләр әдәбият, җыр-музыка яисә рәсем сәнгате дөньясына тартыла, ниндидер уңышларга ирешергә омтыла икән, шатланырга кирәк: һәрхәлдә, бу бит кирәкле шөгыль. Дөрес, теләсә кем шагыйрь яки җырчы була алмый. Ләкин һәр кешенең үз сәләтләрен сынап карау мөмкинлеге булырга тиеш. Дәүләтнең бурычы - күзәтчелек итү түгел, иҗат өчен тиешле шартлар тудырудан гыйбарәт дип уйлыйм. Кем шагыйрь яки җырчы, ә кем мондый дәрәҗәгә күтәрелә алмый - монысын тамашачы, укучы, ягъни халык үзе әйтә, үзе бәя бирә.

Бервакыт, илдә үзгәртеп кору башланган елларда, Бөгелмәгә баргач, миңа берничә рәссам белән очрашырга туры килде. Алар миңа шундый сорау бирделәр: “Социализм чорында безгә һәрвакыт төрле лозунглар язарга туры килә иде. Ул төп эшебезгә әйләнде. СССР таркалгач, заказлар юк. Безгә ничек яшәргә инде?” Чыннан да, тормышта иҗат кешеләренең мондый проблемалары бар. Әлбәттә, зур таланты һәм төпле белеме булган рәссам ничек тә үз юлын таба ала. Әгәр дә лозунг язудан башкага талантың булмаса? Эчтән генә шуларны уйлап, мин аларга төгәл җавап бирә алмадым. Шәһәр хакимиятенә мөмкинлекләрегезгә карап ярдәм итегез, хәзер үткәрелә торган чараларга катнаштырыгыз дип киңәш иттем.

Аллага шөкер, татар театрлары яши, халык спектакльләргә йөри. Язучыларга исә әсәрләрен укучылар кирәк... Үзебезнең милләтне, телебезне саклап калу өчен, иҗат кешеләренә хөкүмәт тарафыннан ярдәм булдырырга кирәк дип саныйм. Моны шул ук грантлар аша да эшләргә була. Хәзер, әйткәнемчә, күп кенә күренекле иҗат берлекләренә - оркестрларга, театрларга һ.б. грантлар бирелә. Ул язучыларга да шул рәвештә булырга тиеш, минемчә. Яхшылабрак уйлап, үзебезнең милли иҗат әһелләренә ярдәм кулы сузу кирәк дип саныйм. Әлеге мәсьәләне республикабыз Президенты да, калганнарыбыз да аңлыйбыз. Бүгенге глобальләшү чорында, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап калу максатыннан чыгып, безнең татарча иҗат итә торган зыялыларыбыз булуы бик мөһим. Гонорар, премия күләмнәрен арттыру да күтәрелмәгән мәсьәләләр түгел. Моның уйланылган бер рәвешен генә табарга кирәк.

- Җитмеш биш яшьлек Минтимер ага белән узган гасырның 90 нчы елларындагы Минтимер Шәймиев арасында аерма бармы?

- Бардыр, әлбәттә. Адәм баласы һәрдаим үсештә, үзгәрештә бит ул. Сәламәтлек ягыннан әйтсәк, зарланырлык түгел, яшемә карата яхшы, Аллага шөкер. Мин бик күп хәрәкәт итәм, җәяү дә, чаңгыда да йөрим, көн саен йөзәм. Хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр бит. Яши-яши кайбер нәрсәләргә башкача карыйсың, кайбер фикерләр үзгәрә, яңа уйлар өстәлә... Ләкин иң мөһим максатым үзгәрешсез: һаман да халкыбызга, туган җиребезгә хезмәт итәсе килә. Өйдә кул кушырып утыра алмыйм. Сәкинә апагыз бераз ачулана инде, ул бит гомер буе минем эштән китүемне көтте, мине гел үзе янында булыр дип өметләнде. Аны да аңларга тырышам. Сүз дә юк, үземнең дә аның янында утырасым килә. Ләкин мин эш “җене кагылган” кеше булып чыктым, ахрысы. Үзегез күреп торасыз, өстәлемдә китаплар өелеп тора. Минем кабинетта беркайчан да моның кадәр китап булганы юк иде. Бик күп тарихи басмалар укыйм, архитектура, археология мәсьәләләрен карыйм. “Яңарыш” фондының эшен алып бару өчен гаять күп белем һәм мәгълүмат кирәк. Без бит тарихи ядкәрләребезне дөньякүләм таләпләргә, ЮНЕСКО кагыйдәләренә туры китереп торгызабыз. Бу - проектның төп үзенчәлеге. Шуңа күрә һәр адымыңны үлчәп, белеп, дөрес итеп атларга кирәк.

- Татар халкының киләчәген ничек күзаллыйсыз? Безгә, киләчәк буынга, нинди әйтер сүзләрегез, бирер киңәшләрегез бар?

- Үз милләтебезне сакларга һәм үстерергә, туган җирне яратырга. Бу - милләткә хезмәт итү дип атала. Бервакытта да шуны онытмаска кирәк: үзебезгә кирәген үзебез эшләргә тиеш, аны башкалар эшләмәячәк. Милләтебезне, телебезне саклау, аны үстерү, халкыбызның үзаңын киләчәктә дә югарыга үрләтү - ул без башкарырга тиешле гамәлләр. Ә без булдырабыз! Үзебезнең язмышны үз кулыбызга алып, соңгы елларда ирешкән уңышларыбыз моны дәлилләп тора.

- Эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Минтимер Шәрипович! Алла ярдәм биреп, сәламәт булып, тагын озак еллар республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен эшләргә язсын!

- Рәхмәт.


“Казан утлары” журналы, №6, 2012 ел